Россиядә алма дефициты бар, илдә бу юнәлешне үстерү кирәклеге бар, диде Россия президенты Владимир Путин Төньяк Осетия-Алания башлыгы Сергей Меняйло белән очрашуда.
Осетия җитәкчесе үз республикаларында иң зур алма бакчалары булуын әйткән – аларның мәйданы – 1500 гектар.
«Барыбер дефицит, үсәр юнәлеш бар», – диде Владимир Путин. «Былтыр без беренче тапкыр груша утырттык, анысы да бездә юк», – дигән Осетия башлыгы.
Быел алма дефициты булу сәбәпле, быел 50-70 процент бакчаларда уңыш булмады. Шул сәбәпле, Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут Төньяк Кореядан алма кайтарту ихтималы турында әйткән иде.