Аш-су остасы Мәрьям Миңнегулова тәмле, җиңел генә әзерләнә торган кекс рецепты белән бүлеште.
Кирәк була:
өй температурасындагы 120 гр ак май
350 гр шикәр комы
210 мл сөт
5 йомырка
110 мл көнбагыш мае
чеметеп кенә тоз
600 гр он
15 гр разрыхлитель
ванилин (яраткан кешегә)
100 гр караҗимеш (йөзем, мәк тә ярый).
Эш барышы:
- Ак майны шикәр белән болгатырга
2. аерым савытта сөт, йомырка, көнбагыш мае салырга
3. онга разрыхлитель, ванилин кушарга
4. ике массаны бергә кушып, башта йомшак кашык (лопатка) белән, аннан миксер белән тугларга
5. караҗимеш салырга
6. кекс савытына салып пешереп алырга.
210 гр мичтә ярты сәг пешә.
Тәмле булсын!