Календарь

Ноябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

03:00, 11.11.2024

Туйдырган кунакны куып чыгарырга маташканда, ана белән балага пычак кадаганнар

Мәскәүдә 9 сыйныфта укучы малайны һәм аның анасын пычак кадап яралаганнар. Хәзер алар хастаханәдә ята. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Ана белән малай 10 ноябрьгә каршы төндә туйдырган кунакны чыгарып җибәрергә маташканда яралана.

36 яшьлек хатын бергә яши торган ирен куып чыгармакчы була. Бу ир-ат зоотоварлар складында эшли. Биредә ул 4 ел яши. Ир-ат агрессив була, бергә яши торган хатынын кыйный да.

Фаҗига булган көнне ул сыра эчә, аннары бер шешә виски эчеп бетерә. Хатынның 15 яшьлек улы белән сөйләшкәнен ишетә дә талаш чыгара. Ана белән малай участковый чакырырга тели, шулай итеп бергә яши торган ир-атны чыгарып җибәрергә җыеналар. Ир-ат исә моны ишетә дә пычакка ябыша. Ул үсмергә дә, хатынга да кадый. Аннары пычакны хатынның кулына тоттыра, бармак эзләрен калдырырга мәҗбүр итә.

Хатынның корсагы, иңбашы, кулы, арт ягы яраланган. Малайның кабырга астында, сул ботында яра бар, сул кулы эшләми, сулыш алу кыенлашкан. Аларны табиблар дәвалый.

Җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 571

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.