Яшел Үзән районында урнашкан «Свияжск-Зернопродукт» элеватор комплексын гамәлгә ашыру 2,8 млрд сумга төшкән. Продукцияне элеваторга автомашиналар китереп тора. Тимер юл транспортына ашлыкны төяү тизлеге сәгатенә 350 тоннаны тәшкил итә, санап карасак бу – тәүлеккә 65 тонна. Ә инде су юлына, суднога сәгатенә 700 тонна икмәкне төяү мөмкин. Ашлыкны Санкт-Петербургка, Кавказ якларына, Азов диңгезе һәм Әстерхан портларына озатып торалар.
Ашлык саклый торган башняларда – аларны «банкалар» дип тә атыйлар – 112,5 мең тонна икмәк саклау мөмкин икән. 16 силос, һәркайсына 7 тонна сыйдырып була. Ә идәндә саклау складына 10 мең тонна сыя.
«Свияжск-Зернопродукт» генераль директоры Рәсил Садыйков һәм «Август-Агро» компаниясенең генераль директоры Айдар Галәветдиновлар катнашында журналистлар өчен түгәрәк өстәл үтте.
– Элеватор агымдагы елның июль аеннан, урак башлангач, үз эшен башлап җибәрде. Моңа кадәр дә тәҗрибә өчен эшләтеп караганыбыз булды. Көненә 4 мең тонна икмәк кабул иткәнебез дә булды. Август аенда аеруча күп итеп ашлык кабул ителде, ай эчендә 70 мең тоннаны тәшкил итте.
– Без бүгенге көнгә 20 тонна ашлыкны тимер юл буенча җибәрдек. Хәзер исә күпчелек тимер юл аркылы ашлык экспорты булачак. Тимер юл аша кыш көне дә эшне туктатмаска исәбебез. Әле менә шушы юл белән ашлыкны Новороссийск, Высоцкий һәм Яңа портларына җибәрдек. Мәсәлән, Санкт-Петербургка аркылы җитен Бельгиягә экспортка китә. Әлегесе көнне комплекс 50-60 процент куәткә эшли. Тулы көчкә киләсе елдан эшли башлавыбыз планлаштырыла.
Элеваторны ачкач, без видеокүзәтү һәм транспорт хәрәкәтләнүен контрольдә тоту системаларын куйдык. Элеваторга кергәндә шофёрка пропуск бирелә. Анда машина, ашлык турында тулы мәгълүмат языла. Шуннан соң комплекс эчендә дә контроль нокталар бар. Эш мониторинг аша алып барылуы бик нык уңайлы, – дип сөйләде безгә Рәсил әфәнде.
Рәсил Фердинандович, ашлыкны элеваторга «Август-Агро» хуҗалыклары гына түгел, башкалар да китерәме?
Күпләр бездән тимер юл аша да, баржалар да яхшы гына китүенә кызыга. Лаеш, Яшел Үзән районнарыннан һәм «Красный Восток» агрохолдинглары бездән җибәргәннәре дә булды инде. Аларга бу юл ошады. Чувашия аграрийлары тарафыннан да кызыксыну сизәбез.
Сездә нинди һөнәр ияләре хезмәт куя соң?
Бездә ашлыкны эшкәртү операторлары, универсаль хезмәткәрләр кебек белгечләр бар. Тулаем алганда 50 чамасы хезмәтчән эшли бездә. Алар Яшел Үзән, Югары Ослан һәм башка тирә-як районнардан. Шулай ук Казаннан килеп эшләп йөрүчеләр дә бар. Уртача хезмәт хакы 75 меңне тәшкил итә, шуңа өстәп өстәмә материаль кызыксындыру чаралары, премияләр бар. Бездә эш графигы иртәнге сәгать 7дән алып кичке 19.00 кадәр, 2 көн эш һәм 2 көн ял.
Алга таба матбугат конференциясе форматында барган түгәрәк өстәл эшенә Айдар Галәүтдинов тә кушылды.
Безнең ашлык өчен перспектив базарлар – бөтен Россия буенча ашлыкка кебек традицион – Көнчыгыш, Согуд Гарәбстаны, Мисыр. Ашлыкны Россия портлары аша Мисыр, Иран, Төркиягә, 1000 тонна борчакны Индиягә, 500 тоннасын Пакыстанга озаттык. Продукцияне Кытайга экспортлый башлауга сөйләшүләр алып барабыз, шул максатка аккредитация алырга планлаштырабыз.
Әмма бодай сатудан табыш алу әлегә барыбер барып чыкмый. Ноль, я булмаса, аз гына керем. Быел югары уңыш һәм бәя күрсәтә торган көнбагыштан табыш яхшы. «Август-Агро» өметләрен рапс уңышына да баглый. Ә менә нут һәм борчак уңышыннан керем мактанырлык түгел. Тарифлар табигый монополияләрдә дә үсә. Бу очракта бу Россия тимер юлларын күзаллыйбыз. Хәзер Көньяк портларга илтү тоннасына 4,5 мең сум. Ашлыкның бәясе тоннасына 11 мең сум булганда, бу әйбәт күрсәткеч түгел икәне көн кебек ачык, – ди ул.
Исәпләп карасак, бодай бәясенең 40% транспорт чыгымнарын тәшкил итә. Хәзерге вакытта республика аграрийлары алдында 2 проблема тора. Беренчесе – чагыштырмача түбән уңыш. Икенче мәсьәлә – логистика.
Без уңышка зарланмыйбыз ул. Татарстан – Краснодар крае түгел. Биредә 7 тонна ашлыкны 1 кыр, кайбер очракта, бәлки, 2 басу бирергә мөмкин. Ләкин безнең 80 мең гектарда уртача 7 тонна ашлык булмаячак.
Гадәттәгечә, Татарстаннан ашлыкны Көньяк портларга алып бару каралган. Төньяк портларда бөртеклеләр өчен терминаллар юк иде. «Высоцкий порты» 200 мең тонна үткәрү сәләте булган шундый комплекс төзегән. Хәзер ул ашлыкны тимер юлдан кабул итә. Көн тәртибендә – су юлы, ул навигация вакытында йөкләрне транспортировкада сизелерлек экономияләргә мөмкинлек бирә. Ләкин монда Түбән Новгород өлкәсендәге Городецкий гидроузелы зур киртә булып кала, – дип бәян итте Айдар Фоат улы. – Ул 2 мең тоннадан артык су сыйдырышлы баржаларны үткәрә алмый. Быел компания кыю эксперимент үткәрде. 5 тонна су сыйдырышлы баржа гидроузелы каршында Татарстан ашлыгын азрак судноларга төядек. Алар барьерны узгач, йөкне яңадан «пятитонник»ка төялде. Хәзер ул алу урынына барып җитте. Бу эксперимент эш маршруты булуын һәм чагыштырмача аз гына модернизацияләүне таләп ителүен күрсәтте.
Сездә селекция эше, яңа сортлар белән эшләү дә актив баруына хәбәрдарлык бар.
Бездә төрле сорт культураларын утырту, тәҗрибә үткәрү эше алып барыла. Мөслим районында 200-250 делянкада культураларның яңа сортлары үстерелә. Ә Теләчедә орлыкчылык заводы бар, ул да бик әйбәт эшчәнлек алып бара.
Автоматлаштырылган системалар
Элеваторда бар эшчәнлек автоматлаштырылган, компьютер системасы аша идарә ителә. Смена начальнигы, бригадир Альберт Газизов әйтүенчә, ашлыкның сыйфатын бозмыйча саклау өчен температура режимнарын да компьютер экраннарында күзәтеп, аны үзгәртеп торып була.
Лабораториядә көнбагыш кабул итү, аны җентекләп замана аппаратурасында тикшерүне күрсәттеләр. Лаборант Любовь Донова җитез эшли, бөтен процессны яхшылап белә. Любовь Александровна әле биредә 9 ай гына хезмәт куя, әмма үзе сөйләвенчә эш шартлары ошый, хезмәтләре лаеклы бәяләнә һәм акча вакытында түләнеп бара.
Быел бу элеваторга иң күп ашлыкны «Август-Кайбыч» китергән һәм ул 69500 тонна тәшкил итә икән ләбаса. Без анда экскурсиядә булган чакта Кайбычтан «КамАЗ»лар көнбагыш төяп килгән чакка тап булдык. Икенче урында ашлык китерүдә Югары Ослан – 29000 һәм 3лекне тәмамлый Кама Тамагы – 27000 тонналар белән
«Август-Агро» бүгенге көндә Бөгелмәдә тагын бер элеватор төзи икән. Яңа комплекс үзенең характеристикалары буенча биредәге аналогыннан аерылмавын ассызыкладылар. Ләкин аның төзелеше кыйммәтрәк һәм компаниягә 4,2 млрд сумга төшәчәк («Свияжск-Зернопродукт» өчен 2,8 млрд сум бүленгән булган). Ул гына да түгел, Иделдәге элеватор махсус икътисади зона һәм мультимодаль логистик үзәк преференцияләреннән файдалана. Монда транспорт инфраструктурасы җайга салынган.
Бөгелмәдә боларның берсе дә юк. Су юллары да юк. Барлык йөкләр тимер юл белән җибәреләчәк. Шуңа да карамастан, компания проектны гамәлгә ашырудан баш тартмый һәм аны киләсе урып-җыю кампаниясе башланганчы эшләтеп җибәрергә ниятли. Бөгелмә Башкортстан, Екатеринбург, Самара белән чиктәш булуы белән дә отышлы булыр, дип исәплиләр компания җитәкчеләре.
Мондый элеватор комплексының төзелешкә кертелгән зур-зур суммалардан керемгә чыгу вакыты 15 елга җитәргә мөмкин.