Бүген Мәскәү якларына, хәрби операция башланганнан бирле, иң зур һөҗүм ясалды – моңарчы булмаган күләмдә БПЛА очып килде. ПВО системалары башкалага якынлаша торган кимендә 32 БПЛА бәреп төшерде.
Моңа кадәр зур һөҗүм 10 сентябрьдә булган иде — ул вакытта Мәскәү тирәсендә 20 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән.
Мәскәүгә дип килгән дистәләгән дронның күбесе Мәскәү өлкәсе күгендә юк ителгән.
Хәзергә булган мәгълүматлар буенча, бер хатын-кыз җәрәхәтләр алды, аның тәне каты пешкән, ул хастаханәдә.
Мәскәү мэры Сергей Собянин Мәскәүгә җиткән 32 дронның юк ителүен хәбәр итте.
Мәскәү өлкәсенең Раменск районындагы Становое авылында пилотсыз очкыч кыйпылчыклары төшү нәтиҗәсендә ике шәхси йорт яна башлаган. Беренче мәгълүматлар буенча, бер йорт җимерелгән, икенчесенең түбәсе яна. Алар яныннан үтеп баручы автомобильгә дә зыян килгән.
Украина пилотсыз очкычлары Мәскәү өстеннән очучы самолетка бәрелә язган. Airbus A320 очкычының Үзбәкстандагы Бохара шәһәреннән Шереметьевога кайтуы булган.
Ул 9:37дә аэропортка төшәргә тиеш була. Соңгы моментта пилот курсны өч дрон кисүен күреп ала һәм чак кына БПЛА белән бәрелешми кала. Самолет Шереметьевода төшә, шуннан соң башка 8 бортны запас аэродромга күчерәләр. Аэропортларда «ковер» планы гамәлдә булган арада, запас аэродромнарга 36 самолет киткән.
Иртән иртүк Мәскәү якларындагы аэропортларда самолетлар тоткарланды.
"Кыйпылчыклар, кыйпылчыклар, башыңны капла!" дип видео төшергәннәр Мәскәү өлкәсендә яшәүчеләр.