Календарь

Ноябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

03:00, 10.11.2024

«Тезләнеп дога кылдым». Балага хайваннарны йоклатып үтерә торган препарат кадаганнар

«Тезләнеп дога кылдым». Балага хайваннарны йоклатып үтерә торган препарат кадаганнар

Краснодар краенда хастаханәдә 10 айлык кыз бала вафат була. Аңа дару урынына хайваннарны йоклатып үтерә торган препарат кадаганнар, табиблар баланы коткара алмаган. Шәфкать туташы баланың үлемендә гаепле булуын танымый. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Октябрь уртасында баланың ата-анасы мораль зыян өчен компенсация сорап судка мөрәҗәгать иткәне билгеле була. Алар 6 млн сум таләп итә.

«Безнең баланы кайтарып булмый инде, бернинди сумма безнең югалтуны каплый алмый. Без реаль таләпләргә якын булырга телибез», – ди баланың анасы Яна.

Әлеге фаҗига 2022 елның 13 февралендә була. Бу көнне әни кеше 10 айлык баласы белән хастаханәгә килә. Кыз бала өйдә уйнаганда өстенә кайнар су түккән. Пешкән урын зур булмый, тик табиблар берничә төрле дару яза. Куркыныч булмавын, тик сакланырга кирәк икәнен әйтәләр. Туганнары да бернидән шикләнми.

Яна сүзләренчә, төнлә палатага алар янына шәфкать туташы керә, ул ут яндырмыйча гына, телефондагы фонарик белән эшли. Ул катетерны юдыртырга кирәк булуын әйтә, кулында шприц була.

Шәфкать туташы киткәч, әни кеше нидер булуын абайлап ала. Бала сулыш алмый, селкенми. Әни кеше ярдәм сорап йөгерә. Табиб баланы терелтергә маташа, тик булдыра алмый.

«Мин акылдан язам дип торам, тезләнеп дога кылдым, еладым», – ди Яна.

Башта хастаханәдә бала «анасы дөрес ашатмаганга үлгән» дип баралар. Имеш, сабый азык белән тончыгып үлгән. Тик судмедэкспертиза гына үлем сәбәбе башка булуын ачыклый. Шәфкать туташы катетерны бөтенләй башка эремә белән юдырткан – бу препарат хайваннарга наркоз ясау һәм йоклатып үтерү өчен кулланыла.

«13 февральгә каршы төндә гаепләнүче хатын, һөнәри вазифаларына битараф карап, катетер юдыртканда, нәни балага медицина ярдәмен тиешенчә күрсәтми. Баланың хәле кисәк кенә начарлана, һәм ул үлә», – дигән тикшерүчеләр.

25 яшьлек шәфкать туташы гаебен барыбер танымый. Аңа 2 елга иреген чикләү билгелиләр (даими яши торган урынын 23.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр ташлап китәргә, күңел ачу биналарына керергә ярамый) һәм шул ук срокка дәвалау эше белән шөгыльләнү тыела.

Мәрхүмә бала гаиләсе фаҗигане авыр кичерә. Вакыт узгач, ир белән хатын тагын бер бала таба, диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 84

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.