Һиндстанда храмга йөрүчеләр, Кришна сынының үкчәсеннән агып төшкән су дип уйлап, кондиционердан аккан конденсат эчкән, дип яза odditycentral.com.
Кемдер сыннан агып төшкән суны «изге су» дигән сүз тарата. Вакыт узгач, бу «илаһи чишмә» янына чиратлар җыела башлый. Тик озак та узмый, бу суның кондиционердан аккан конденсат икәне ачыклана.
Храм җитәкчелеге беркатлы кешеләрдән гафу үтенгән һәм аннан башка су эчмәүләрен сораган. Чын изге суның нинди икәнлеге турында җиткергәннәр, ә бу суда бактерияләр һәм гөмбәләр бар икәнен әйткәннәр.
«Без монда ышанып килә идек, бу яңалык йөрәкләрне рәнҗетте», – дигән храмга йөрүчеләр.