Пакьстанның Кветте шәһәрендәге тимер юлда шартлау сәбәпле, 24 кеше һәлак булган, 46 кеше тән җәрәхәтләре алган һәм бу әлеге сәгатькә билгеле булган саннар.
РИА Новости хәбәр итүенчә, шартлау экспресс поезд Кветтадан Пешаварга кузгалыр алдыннан булган. Үлемдар станциягә багаж белән керә һәм вокзал кассасы янында үзен шартлата.
Пакьстан хөкүмәте теракт урынына, хастаханәләргә килмәскә өндәгән – чөнки терактлар кабатлануы бар: шартлатучылар кеше җыелган урыннарда кабат теракт ясарга мөмкин.
Владимир Путин Пакьстан җитәкчелегенә кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать иткән.
Хөкүмәт белдерүенә караганда, терактны «Белуджистанны азат итү армиясе» төркеме үз өстенә алган.
Пакьстан – күп милләтле дәүләт, анда күпчелек халык – панджаб, пуштун, синдхи, сирайки, урду. Белуджлар – 4 процент тирәсе. «Белуджистанны азат итү армиясе» – белудж кешеләре идарәсендәге террор оешмасы. Алар Белуджистан провинциясендәге белудж милләтеннән булмаган халыкларга каршы һөҗүмнәр ясый, Пакьстанны яулап алу сәясәте алып баруда гаепли. Пакьстан фикеренчә, бу армиягә Һиндстан ярдәм итә.