фото: Кариев театрының матбугат хезмәте, Рәмис Нәҗмиев фотолары
«Умырзая» – Татарстанның халык артисты Рәшит Ваһапов тормышы, иҗаты һәм иҗатташ дуслары турындагы спектакль. Спектакль беренче тапкыр 2008 елда, бөек җырчының 100 еллыгын каршылаган көннәрдә куела һәм зур уңыш белән бара. Театр аны ул вакытта Мәскәү тамашачысына да тәкъдим итә. Гладилов урамындагы театр бинасыннан киткәндә, спектакль репертуардан төшерелә. Ул вакытта режиссер Ренат Әюпов төп рольне – Рәшит Ваһаповны – театрның яшь артисты Фәнис Кәлимуллинга ышанып тапшыра. Беренчедән, аның җырга булган сәләте, халыкчан тавышы, Рәшит Ваһаповка тартымлыгы хәлиткеч роль уйный ул вакытта. Фәнис Кәлимуллин әйтүенчә, Рәшит Ваһапов ролен ул бик озак сагынып яшәгән. Һәм ниһаять, 50 яшьлегендә аңа кабат Рәшит Ваһапов булырга туры килде. Шушы гомер актер, бер генә сезон уйнамыйча тормаса да, моннан 16 ел элек алган тәэсирләрне сагынып яши.
Тамашачы да вакыт-вакыт бу спектакльне кире кайтаруны сорап тора. Дөрес, бүген инде тере Рәшит Ваһаповны сәхнәдән күреп белгән тамашачылар сафы сирәгәйгәннән-сирәгәя бара, әмма спектакльдә җырчы белән бер чорда эшләгән башка иҗат әһелләренең язмышлары да чагыла бит.
Сәхнәдәге вакыйгалар 1942 елда башланып китә. «Рәшит Ваһапов һәм аның иҗат дуслары коммунистлар партиясенең фронтта гастрольләр оештыру турында карарын көтәләр, ләкин «Юк!» дигән җавап алалар», – диелә спектакль програмкасында. Бу юлларны укыган тамашачыда иң беренче туган сорау: ул вакыттагы җитәкчелек Рәшит Ваһапов бригадасын фронтка җибәрүдән ни өчен курка? Без моңа җавапны беренче күренешләрдә үк табабыз. Татар артистларын Волхов фронтына билгелиләр. Ә ул – Ленинградка, ә анысы Финляндиягә якын. Җитәкчелек сугыш алып барган дошман ил чигенә җибәрергә шикләнә. Рәшит Ваһаповның үткәне, нәселе биредә дә үз ролен уйный. Артист әйтүенчә, җырның аның «көпшәсе дә, пулясы да юк». Әмма Филармония җитәкчесе Абдуллин иптәш фикеренчә, «җыр ул – ата да, шартлата да». Бигрәк тә Бөек Ватан сугышы елларында. Репрессияләнгән мулла баласы икәнен һәрдаим исенә төшереп торулар, кая гына бармасын «кара сакалы»ның һәрдаим үзе белән ияреп йөрүе җырчыда зур ризасызлык тудыра.
Филармония директоры, артистлардан иҗади төркем оештырып, тылда һәм госпитальләрдә яралыларның патриотик рухын күтәрергә, дигән тәкъдим ясый. Бу артистларны рухландыра, Ваһапов «татар эстрадасы поездына» юл ача. Рәшит Ваһапов һәм аның иҗат төркеме татар эстрадасына нигез салучылар буларак билгеле. Алар бөтен ил буйлап татар моңын яңгыратып йөриләр.
Ничек үткән соң ул Рәшит Ваһапов концертлары? Замандашлары истәлекләренә караганда, аның барлык концертлары да тулы залларда уза. Халык Рәшит Ваһаповны бик тә ярата. Аңа, иң беренчеләрдән булып, төрле мактаулы исемнәр бирелү дә шул хакта сөйли торгандыр.
Залдагы тамашачылар нәкъ менә шул чордагы концертларның тере шаһиты була алды. Ә Рәшит Ваһапов – актер Фәнис Кәлимуллин җырлады да җырлады. Җырчы репертуарының күп өлешен татар халык җырлары алып торганлыгы мәгълүм. Бу кичтә дә Фәнис Кәлимуллин үзенә хас осталык, зәвык, моң белән «Алсу», «Рамай», «Зөләйха», «Дим-дим», «Умырзая» кебек моңлы, мәгънәле халык җырларын башкарды. Безнең халык мондый җырларга, шөкер, битараф түгел. Әнә бит, бер баянга җырласа да, үз мәхәббәтен белдереп, тулы алкышларга күмә.
Гомумән, татар тамашачысы өчен җырсыз спектакль – спектакль түгел инде ул. Музыкаль драма, комедия һ.б. шундый жанрлар, әйтерсең лә нәкъ безнең өчен уйлап чыгарылган. «Умырзая» музыкаль драмасы – нәкъ шуның ачык мисалы. Труппада җырчы артистларның булуы театрның ярты бәхете дип санала. Бу уңайдан, Кариев театрында тулы бәхет дияргә дә була. Һәр артисты диярлек җырлый диярлек. Үзләре генә куйган концерт тамашалары да бар Кариевлыларның.
Ә менә бу спектакльдә Фәнис Кәлимуллин төп рольне башкару белән генә түгел, хатыны, Татарстанның атказанган артисты Алия Кәлимуллина янында булуы белән дә тулы бәхеткә ия булгандыр. Алия Кәлимуллинага җырчы, Татарстанның атказанган артисты Җәваһирә Сәлахова образын җанландыру бәхете тәтегән. Рәшит Ваһапов бригадасында эшли башлаган вакытта Җәваһирә Сәлаховага нибары 17 яшь була. Ә Рәшит Ваһаповка – 34. Кыска гына гомерендә җырчы халык хәтерендә җуелмас эз калдыра һәм аның шәхесенә карата игътибар бүген дә зур. Шунысы кызык, беренче тапкыр Рәшит Ваһапов роленә алынганда Фәнис Кәлимуллинга да нибары 34 яшь була. Ә хәзер аңа – 50.
Реаль шәхесләр турында сәхнә әсәре кую, беренчедән, зур җаваплылык булса, икенчедән, режиссер алдына өстәмә бурычларны куя. Шаблонлыктан, әсәр героен бары тик уңай итеп кенә күрсәтүдән ничек качарга? Юкса, бу тормышта беребез дә идеаль түгел. Спектакльдә Рәшит Ваһаповның принципиальлек, үз-үзеңне аямыйча халыкка хезмәт итү, сәнгатькә тугрылык кебек сыйфатлары белән беррәттән, кирелек, кызу канлылык кебек тискәре сыйфатлары да ачылды.
Җәваһирә Сәлахова һәм Рәшит Ваһапов арасындагы булган җылы хисләр тамашачыларда да сорау тудырмыйча калмагандыр. Спектакльдә бу мөнәсәбәтләргә тулы ачык җавап юк. Моның чын мәхәббәтме яки иҗат кешеләре арасындагы хисләрме икәнлеген һәркем үзе хәл итәр, мөгаен.
Спектакльдә барлыгы 14 артист катнаша. Озак еллар Рәшит Ваһаповның баянчысы, Җәваһирә Сәлахованың ире булган Гани Вәлиев роле театр баянчысы Ильяс Шәриповка эләккән. Кариев театрында җырчы-актерлар күп булса да, уен коралларына һәвәс артистлар сирәк, күрәсең. Ильяс Баянын шәп тарта, сүз дә юк, ләкин актерлык осталыгын әле шомартасы бар. Монысы да үзе өчен зур тәҗрибә, билгеле. Рәшит Ваһаповны үзенә карата алган биюче Зәйтүнә ролендә Алсинә Закирова иде. Соңгы елларда спектакльләрдә еш күренә башлаган актрисаның биюгә сәләте ярылып ята. Сүз уңаеннан, спектакльнең хореографы – Елена Музеева. Алсинәгә «Солдатка», «Чегән» биюләрен «сольно» башкарырга туры килде.
Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов белән бергә утны-суны кичкән, хәзер инде өлкән буын актерлар составын тәшкил итүче Энҗе (Сөт сатучы хатын) һәм Илфат (Абдуллин) Камалиевлар, Гөлнара Абитова (Ида Борисовна), Гөлнара Фазылҗанова (Табибә), Илнар Низамиевка (Абдулла Али), хәтта, сүзсез генә булса да, Лилия Низамиевага да фотокорреспондент роле бүлеп бирелгән. Рәшит Ваһапов бригадасында эшләгән артистлар Фәрхетдин Сабинский һәм Хәбир Мензелинский ролендәге яшь артистлар Инсаф Хәләүтдинов һәм Рәүф Шакиров үзләрен комик амплуада тәкъдим итә алдылар.
Дания ролен башкарган Татарстанның атказанган артисты Әминә Галиева, үзе теләпме, әллә инде режиссерның бурычы шундый булганмы, ясалмалык, декламатив тон аша 1940-1950 елларда сәхнә алып баручыларына пародия күрсәтте. Аның һәр чыгышы залдагы тамашачыларны көлдерде. Бигрәк тә «Баян партитурасын Гани Вәлиев алып бара» дигән фразасы. «Рәшит Ваһапов» исеме саф татарча авазлар белән яңгыраса да, «Вәлиев» фамилиясен әйткәндә татарча [w] авазы каядыр адашып кала.
Сәхнәдә катлаулы декорацияләр юк. Минимализм, әлбәттә, спектакль белән гастрольгә чыгуга юл ача. Спектакльнең режиссеры да, сценографы да Ренат Әюпов үзе. Иң алдагы планда – «Ленинград» дип язылган уенчык поезд, чөнки ул вакытта анда чыгыш ясау зур дәрәҗә саналган. Сәхнәнең уң ягында – умырзая чәчәкләре. Арткы планда – поезд вагонын гәүдәләндерүче тимер читлек. Ләкин кайбер мизансценаларның, тулы күренешләрнең, мәсәлән, «сөт сатучы хатын» белән булган сәхнәнең шул читлек эчендә уйналуы артистлар уенын күзәтүдә кыенлыклар тудыра.
Спектакль ахырында Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин котлаулар кабул итте.
Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова үз чыгышын телевидениедә эшләгән елларын искә төшерүдән башлады. 2008 елда «Умырзая» спектакле әзерләнеп ятканда ул телевидение өчен сюжет төшерергә бара. Фәнис Кәлимуллинны шул еллардан бирле белә булып чыкты. Соңрак Гүзәл Сәгыйтова Кариев театрында директор булып эшләде.
– Фәнис һәрвакыт ихтирамлы булды. Кешелеклелек спектакльләрдә дә чагыла. Бүгенге спектакльне яңарту өчен, Ренат абыйга да, хәзерге директор Илнур Зөфәровичка да бик зур рәхмәт. Кариев театрында матур традиция бар, ул һәрбер театрда да юк. Халидә апаның (Сөнгатуллина – авт.) юбилеен «Яратып туя алмадым» спектакле белән каршы алдык. Лилия Низамиева өчен – «Ханума» спектакле, Илфат Камалиевка – «Җырлап яшик», Нури абый (Сафин – авт.) өчен «Арыну» спектакле чыкты. Артистка тагын нәрсә кирәк? Әлбәттә, рольләр кирәк. Фәнискә яңа рольләр, матур рәхәт тормыш телим. Фәнисне Татарстанның халык артисты ясау хыялы бар. Ул да тормышка ашсын, дип телим, – диде Гүзәл Сәгыйтова һәм Казан мэрының Рәхмәт хатын тапшырды.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов:
– Рәшит Ваһапов, мөмкинлек булуга, татарның гасырлардан килгән матур җырларын югары баскычка күтәрә алган. Бу тарихны язган, татар тарихына зур өлеш керткән шәхес – Ренат Харис, моны инде икенче тапкыр куйган Ренат Әюпов биредә. Бу тарих дәвам итә. Сез – шушы тарихны дәвам итүче шәхесләрнең берсе. Инде 25 еллап хезмәт куелган, әле тагын шулкадәр дәвам итәргә мөмкинлек бар. Бөтендөнья татар конгрессы Рәхмәт хатын әзерләгәндә шундый фикергә килдек: шушы кечкенә генә китаплар тупланмасына Татар тарихы энциплопедиясен дә өстәдем. Анда сезнең исемнәрне дә кертергә язсын!
Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры Ренат Әюпов:
– Гротовский да, Мейерхольд та, Станиславский да универсаль артист турында хыялланган. Татар театрында да, безнең Кариев театры труппасында да менә шундый универсаль артистлар бар. Мин бүген официаль рәвештә 50 яшьлек юбилее уңаеннан әлеге статусны Фәнискә тапшырам һәм аны гомум коллектив исеменнән һәм сезнең исемнән «универсаль артист» исемен алу белән котлыйм. Син – чын артист, Фәнис! Бу статусны да ал.
Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Илнур Гайниев, юбилей белән котлап, ТР Мәдәният министры Ирада Әюпованың Рәхмәт хатын тапшырды:
– Бу спектакльнең кабат сәхнәгә кайтарылуы белән котлыйм. Фәниснең беренче иң күңелгә ята торган сыйфаты – кешелеклелек һәм гадилек. Сөйләшкәндә дә, аралашканда да сезнең белән һәрвакыт җиңел. Инде 10 еллап беләм. Бик матур гаилә. Бу юбилей моның белән генә чикләнми. Икенче елга Фәниснең тагын бер юбилее бар.
Юбилярны котлаучылар арасында Камал театрыннан Татарстанның халык артистлары Әсхәт Хисмәт, Олег Фазылҗанов, Тинчурин театрыннан Фәнис Кәлимуллинның авылдашы, ТРның халык артисты Резидә Төхвәтуллина, «Әкият»тән Татарстанның атказанган артисты Альбина Шаһгалиева, Нияз Садыйков, Әлмәт театрыннан Татарстанның атказанган артисты Мәдинә Гайнуллина бар иде. Котлаулардан соң Фәнис Кәлимуллин җавап сүзе алды:
– Бик дулкынланам. 50 яшькә җитүне гомергә кечкенә генә нәтиҗәләр ясау вакыты дип тә әйтәләр. Ул гына да түгел. Мин бүген шундый бәхетле, мин аны аңлатып җиткезә алмыйм. Мин хыялланып театрда эшлим, сәхнәдә басып торам. Резидә Төхвәтуллина әйткәнчә, Казан уртасындагы мәгърур театрда җиң сызганып эшли алам. Мин теләгемә ирештем, максатыма ирештем дип куанам. Икенчедән, юбилей кичәмне менә шундый матур җырлары булган «Умырзая» спектакле белән каршылыйсы килгән иде. Берничә еллар ул хыялым күңелемдә йөрде, ниһаять, аның сәгате сугып, бүген чын мәгънәсендә бәйрәмне шушы спектакль белән каршы алам, бәйрәм итәм. Карарга килгән һәммәгезгә рәхмәт!
Соңгы елларда театр артистларының 50 яшьлек юбилейларында «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелә башлаган иде. 29 ел гомерен Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсенә багышлаган артист Фәнис Кәлимуллинга бу исемне рәсмиләштереп өлгермәгәннәр. Гәрчә, аның туган көне инде август аенда булса да. 50 яшьлек юбилеен актер Татарстанның атказанган артисты булып каршылады. Бу исем аңа 2008 елда Ренат Харисның «Умырзая» спектаклендә беренче тапкыр Рәшит Ваһапов образын тудырганнан соң бирелә. Актер үзенең 50 яшьлек юбилеен да, яңартылган шушы роле белән каршылады. Спектакле шул ук булса да, яңа исем әзерләнеп җитмәгән булып чыкты.