Календарь

Ноябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

10:00, 09.11.2024

Казанда үз кызын көчләргә маташуда гаепләнгән ир-ат хөкем ителә

Казанда үз кызын көчләргә маташуда гаепләнгән ир-ат хөкем ителә

Казанның Яңа Савин районы судында 34 яшьлек Артем хөкем ителә. Ул үз кызын көчләмәкче булган, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Артем рәсми рәвештә гаиләле түгел, авиация заводында слесарь булып эшләгән ирнең кызы һәм улы бар. Тикшерү версиясе буенча, Артем исерек баштан кызын кызлыктан мәхрүм итәргә тиеш дигән фикергә килә – «башка кешеләргә китеп әрәм булмасын өчен». 11 яшьлек кызы, үсештә арттарак калу сәбәпле, әтисенең гамәлләрен аңлап бетермәгән. Әтисе аңа башта сексуаль тормыш турында сөйли, аны тоткалый башлый. Кыз каршы килә, елый, ә ир аны «нормаль түгел» дип ачулана. Аннары ул ваннага кереп, кызын тоткалаган, сексуаль характердагы көчләү гамәлләре башкарган. Аларның өйләрендәге видеокамера боларны төшереп барган. Артем бу гамәлләрен «порнография карап җенләндем» дип акланган. Балаларның әнисе бу вакытта өйдә булмаган. Ул аңа сөйләгәч, ирне тоткарлыйлар.

Ир психиатрда хисапта тормаган. Аңа 20 ел ирегеннән мәхрүм ителү яный.

«Татар-информ», Дмитрий Шатров

Источник: Intertat
просмотров: 87

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.