Календарь

Ноябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

03:00, 09.11.2024

Пешкән урынын май һәм аракы белән дәвалап маташкан хатын үлгән

Мәскәүдә яшәүче 38 яшьлек хатын-кыз пешкән урынын май һәм аракы белән дәвалап маташкан һәм вафат булган. Бу турыда Лайф яза.

SHOT каналы белешмәсе буенча, сәламәтлегенә карата шундый мөнәсәбәт аркасында Дарья белән фаҗига килеп чыккан.

Ул танышына кунакка килә. Танышы исә җиһазландырылган гаражда яши. Ир-ат белән хатын-кыз шактый гына хәмер эчә, аннары Дарья креслода утырып йокыга китә. Ир-ат исә кабат хәмер алырга кибеткә бар. Әйләнеп кайткач, ул Дарьяның аягын җылылык пушкасына тыгып ук куйганын күреп ала. Дарьяның аягы бик нык пешкән, ир-ат «ашыгыч ярдәм» чакырган.

Табиблар хатынны хастаханәгә салу таләп ителүен катгый әйтә. Тик ул баш тарта. Пешкән урынны май белән майлыйлар да кабат аракы эчәргә тотыналар.

Бер атнадан соң аяк авыртуга чыдарлык булмый. Дарья «ашыгыч ярдәм» чакыра, хастаханәгә ятарга ризалаша. Ләкин ул хастаханәдә үлә.

Табиблар сүзләренчә, организм бер үк вакытта пешү һәм алкоголь белән агулануга чыдый алмаган, диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 83

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.