Әнвәр абый, хәлләрегезне белергә дип шалтыратуым иде? Тернәкләнәсезме инде?
Рәхмәт, әлегә бер көйгә. Концертларны күчердем дә, бераз тәнәфес ясап, ял итәм. Болай үземне начар хис итмим, вакыт-вакыт хәл генә бетеп куя. Октябрь концертларын декабрьгә күчердек. Ноябрьдә Татарстан, Самара якларына чыгабыз.
Табиблар җырларга ярый диләрме соң?
Яравын ярамый да инде, әкренләп барыбер эшләргә кирәк. Йөрәктә стент хәзер, күп йөрергә ярамый. Ләкин концертларны бөтенләй куймыйча да булмый, чөнки билетлар инде сатылган. Безнең ел да бер үк маршрут бара, гыйнвар - Мәскәү белән Казан, февраль - Чаллы, Түбән Кама, март- Уфа, Оренбург яклары. Үзем турында күбрәк уйлап эшләргә кирәк. Алдагы елларда нагрузканы да киметергә кирәк булмагае.
Йөрәгегез белән проблемалар юк иде кебек, Әнвәр абый. Кисәк китереп бәрдеме?
Һәр икенче-өченче кешедә була торган вак-төяк проблемалар бар иде. Бу юлы барысы да җитдирәк булып чыкты, хәл беткәләп алды. Шуннан табибларга күренергә булдым. Холтер куйган килеш Бишбүләккә концертка бардым әле, чыбыклар аскан килеш 3 сәгать җырлап чыктым. Икенче көнне холтерны күрсәтергә бардым. Иң куркыныч вакыты концертның икенче бүлегендә булган. Икенче көнне гастрольгә кузгалган идек, табиб телефонымны табып шалтыратты. Иртән үк килеп җитәргә кушты. Бару белән теркәп тә тормады, ашыгыч ярдәм чакыртып, хастаханәгә озатты.
Без бит хәл бетсә, авырый башлыйм ахры дип уйлыйбыз, йөрәктер дип башка да килми. Хастаханәдәге плакатларны укып йөрдем әле. Тромб ун яшьтән үк әкренләп формалаша башлый икән. Ә 50 яшьтән соң аның барлыкка килү куркынычы бермә-бер арта. Канны сыеклата торган дарулар эчәргә, холестеринны тикшертергә кирәк булган. Без дә әниләр кебек, чекап, диспанзеризация кебек әйберләрне эшләмибез. Хөкүмәт эшендәгеләр, ярар, медкомиссия үтәләр әле. Диспансеризация дә яхшы әйбер. Минем очракта, йөрәк белән проблемалар булуын холтер гына күрсәтте. ЭКГларым чип-чиста иде. Табиблар барысы да: «Вакытында килгәнсең, теләсә-кайсы мизгелдә, юлдамы, концерт вакытындамы «эләктереп» алырга мөмкин иде», - диделәр.
Без бит гел гастрольләрдә, төнлә дә йөрибез. Йокы булмау йөрәккә бик тискәре йогынты ясый икән. Артист башлыча салкын тидермәскә тырыша инде ул. Аз гына авырый башласам, мин дә вируска каршы берәр дару эчәм, яки үземә уколлар ясый идем. Ә йөрәк, бавыр турында уйлаган булмады.
Соңгы елларда борчуларыгыз да күп булды.
Минем тормышымда 2020 елдан бирле югалту арты югалту… Ел саен кайгы килеп торды. Ир кеше мондый хәлләрне бик авыр кичерә. Нык булып кылансак та, без хатын-кызга караганда күпкә көчсезрәк, нечкәрәк .
Диананың эше һаман бетми әле…. Әле менә тагын участковыйга чакырталар. Инде хәзер гаепле кешенең хатыны тынычлана алмый, гаризалар яза. Бер барып аңлатма биргән идем инде, тагын чакырталар… Иманы булмаган кешеләрдән нәрсә көтәсең… Ул темага кабат-кабат кайтасы да килми, бик гаугалы булды барысы да. Дианабыз тыныч йокласын.
Тормыш иптәшегез Ирина бик борчылгандыр.
Ирина, мин паникага бирелмәсен дип, борчылганын сиздермәде. Балалар да, ул да янәшәмдә йөгереп кенә йөриләр. Ирина ул электән дә миңа «бераз тыелыбрак йөр» дип әйтә килде. Тик мин командам өчен дә җавап бирәм бит. Командамны ашатырга кирәк, аның өчен көн саен концертларга чыгарга кирәк. Өйдә дә торасы килә, тик өйдә генә торып та булмый. Алай да, хәзер элеккегечә сикергәләп йөреп булмас. Һәр кешенең тормышындагы иң мөһим нәрсә ул - гаилә. Алар хакына үземне сакларга кирәк. Мин һәрвакыт әйтәм - минем иң бәхетле вакытым - гастрольләрдән өйгә кайтып керүем. Без шәһәр кырыенда шәхси йорт белән торабыз. Уфага гына чыгып керсәм дә, тизрәк өйгә кайтасым килә башлый. Мине гел өйгә тарта. Гаилә – кеше бәхетенең төп нигезе.
Бу хастаханәгә эләгүем дә болай гына булмагандыр. «Әнвәр, азрак тыел», - дип Аллаһы Тәгаләнең кисәтүе буларак кабул иттем. Социаль челтәрләрдә дә уйнап-көлеп сөйләштем. «Йөрәгеңә операция ясатырга ятасың, ә үзем шаяртасың» - дип язучылар да булды. Тик төшенкелеккә бирелеп, елап утырып булмый иде.
Йөрәк уен эш түгел…
Операциягә керер алдыннан борчылдым, борчылмадым дип әйтмим. Ә аннан соң шулай тиеш әйбер итеп кабул иттем. Димәк, бу мин үтәсе юл.
Борчылу күбрәк концертларым өчен булгандыр. Җырчы өчен иң куркынычы ул концертларны туктату. «О, акча дип чаба инде бу», - дип әйтә торгандыр кайберәүләр. Ләкин тамашачыларым инде алдан билет алганнар минем концертка, махсус авыллардан килгәннәр. Күз алдына китерегез - залга бөтен кеше җыелыша, ә артист юк. Тамашачыны шулхәтле уңайсыз хәлдә калдыру инде бу.
«Менә килмәде, безгә генә килеп китсә була иде, аннан яткан булыр иде хастанәсенә», - дип уйлаучылар да була. Мине менә шушы ягы борчыды һәм хәзер дә борчып тора. Аңлап кабул итсә иде тамашачым барысын да.
Рәхмәт, Әнвәр абый, тизрәк савыгып, сәхнәгә кайтуыгызны көтәбез.
Фото: © «Татар-информ» архивы