Чаллыда яшәүче Диләрә Камалова яшүсмер чагында очраклы рәвештә генә үзенең тәрбиягә алынган кыз икәнен белә. Бу хәбәрне ул ничек кабул иткән? Үзенең биологик әнисен табарга теләгәнме? Хатын-кыз үзенең кичерешләре турында «Челнинские известия»га сөйләде. Ул бу авыр темага сөйләү җиңелрәк булган яшькә җиткәнен әйтте.
«Бу – шаяру түгелме дип уйладым»
Бу матур хатын сәхнәдә балкып тора, аның җырлавын тамашачылар сокланып тыңлый. Язмыш аңа иң матур гаиләдә яшәү бәхетен бүләк итте дип саный. Башканы күз алдына да китерә алмый.
– Әти-әниемнең чынлыкта минеке булмавын мин очраклы гына белдем, – Диләрә Камалованың акрын тавышы ишетелә. – Нәтиҗәләр турында уйламыйча, яңалыкны туганнан туган апам – яшьтәшем әйтте. Мин шаккаттым! Аның сүзләре минем йөрәгемә энә кебек кадалды. Миңа куркыныч булып китте – бу шаяру түгел, шулай бит? – дип уйладым.
Моңарчы аның әти-әнисе үзенеке түгел дигән уй башына да килеп карамаган. Тышкы кыяфәте белән әтисенә охшаган. Шул ук вакытта ул Сарман районыннан, Диләрә дә шундагы бала тудыру йортында дөньяга килгән. Аңа 5 көн булганда, аны кызлыкка алганнар.
Әнисе Земфира Әхмәтгалиевна аларның уртак туган көне – 30 гыйнвар булуын яхшы билге дип санаган. Бала тудыру йортыннан ир белән хатын туп-туры авылга әти-әниләре янына китә, мулла балага Диләрә исемен бирә. Шулай итеп, ул гаиләле булган.
Ирле-хатынлы Камаловлар Яр Чаллыда яшәгән. 37 яшьләрендә генә бала алырга батырчылык итәләр.
– Сыйныфташым миннән көнләшә һәм әниемнең нинди шәп икәнен еш әйтә иде, – Диләрә Әзһәмовнаның тавышында горурлык хисе сизелә. – Балачактан ук ул минем дустым иде, һәм безнең мөнәсәбәтләр ышанычлы булды. Гаилә сере турында уйлап та карамадым.
Әлбәттә, әти-әнисе үзенеке түгел икәнен белү яшүсмер кызның холкында чагылыш тапмый кала алмый. Кыз үз эченә бикләнә. Әни кеше дә моны сизә – аның белән ачыктан-ачык сөйләшергә уйлый.
– Әни мине өстәл янына утыртып, күзләремә карап, беренче тапкыр минем аларда барлыкка килү тарихын сөйләгәде. Без дачада идек, – дип искә ала әңгәмәдәшебез. – Аларга балалар йортыннан минем 3 яшьлек энемне алырга тәкъдим иткән булганнар, ләкин әни кыз бала булуын теләгән. Һәм мин, аның сүзләренчә, аның йөрәгендә туганмын. Шушы сүзләрдән соң мин аны кочаклап алдым да: «Минем бары тик сез генә бар, минем бары тик сезнеке генә буласым килә!». Икебезнең дә күз яшьләребездән яшь ага иде.…
Үги әни Диләрәгә бу хакта ул олыгайгач сөйләмәкче булган. Ләкин ничек булган – шулай булган инде. Шул ук вакытта зыялы хатын-кыз беркайчан да кызның биологик әнисе турында тискәре сүз әйтмәгән. Ул аңа ире белән сәләтле, чибәр кыз бүләк иткән.
Әни кебек хисапчы булырга теләдем
– Миңа барысын да аңлар өчен вакыт кирәк булды,– ди Диләрә. – Әни-әтием белән мине үзенчәлекле булганым өчен сайлаганнарын әйтте.
Музыкаль сәләтле кыз балачактан ук әти-әнисенә шатлык китергән, алар аның катнашындагы бер генә концертны да калдырмаган. Диләрә мөстәкыйль рәвештә музыка мәктәбенә укырга кергәч, аңа яхшы баян сатып алганнар, ә чыгышлары өчен матур күлмәкләр тектергәннәр.
Әтисе Әзһәм Заһир улы «КамАЗ» шоферы булып эшләгән, берничә тапкыр Сабантуй батыры булган һәм кызын спартанча тәрбияләгән: балыкка, урманга җиләк җыярга алып барган. Әнием Земфира Әхмәтгалиевна үзен бухгалтер һөнәренә багышлады, «Росгосстрах»та эшләде һәм кичләрен документлар белән озак утыра иде. Кызы аның юлы буенча барырга теләгән булган. Ләкин вокал буенча педагог Әлфия Зәйнуллина: «Диләрәнең сәләте бар – аңа җырларга кирәк!» – дип әйткән.
Әйтик, аның җиңел кулы белән һәм ата-аналарының зур ярдәме белән кыз мәктәптән соң вокал классы буенча Түбән Кама музыка училищесын, аннары Казан консерваториясен тәмамлый һәм студент чагында Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хорында эшли.
Шул вакыттан бирле кызның тормышы кайный, энергиясе бөтен нәрсәгә җитә: укуга, концертларга, халыкара һәм бөтенроссия конкурсларында җиңүләргә дә. Иң истә калганы – ТВЦ каналында «Җырлаучы компания» телепроектында җиңү. Ул Казанда яки Мәскәүдә карьера ясый алган, ләкин Чаллыга кайта.
– Әти белән әнигә якынрак булырга теләдем, алар мине бик сагындылар һәм көн саен шалтыратып тордылар, – ди Диләрә Әзһәмовна. – Туган шәһәремдә яңа тормыш башланды: кияүгә чыктым, 2 бала таптым һәм яраткан һөнәремнән аерылмадым: 13нче балалар сәнгать мәктәбендә 7 ел укыттым, һәм минем укучыларым даими рәвештә «Созвездие – Йолдызлык» (6+), «Зәңгәр кош» (6+) конкурсларында җиңүче булдылар, Беренче каналда «Голос. Балалар 6» (0+) тапшыруында катнаштылар.
Ә 1 ел элек аны Алабугада мәдәният идарәсе башлыгы итеп билгеләгәннәр. 2 ел элек әтисе инфаркттан үлә. Аның үлемен әнисе белән бергә кичерәләр. Яраткан әнисе аның белән горурлансын өчен, ул барысын да эшли. Фаҗига дачада була, «ашыгыч ярдәм»не күршесе язучы Факил Сафин чакырта.
– Әзһәмнең шулай иртә китүе бик кызганыч, – дип зарлана ул. – Камаловлар гаиләсе белән без бакчада күршеләр. Диләрә дә минем күз алдымда үсте. Әти-әнисе аны бик яратты, артык иркәләмәделәр – ул эшсез утырмады. Менә көчле булып үскән дә инде, хәзер үзе әнисенә таяныч. Аларның гаилә сере турында очраклы гына ишеттем һәм ышанмадым, чөнки бу гаиләдә гаҗәеп назлы мөнәсәбәтләр иде. Әти-әниләре кызларына бик яхшы белем бирделәр. Мин хәтта, аның балалар йортындагы тормышы ничек булыр иде, дип уйларга да теләмим.…
Еш кына Диләрә Камалова: «Ә мине тудырган әнием кайда икән соң?» – дип уйлаганым бар. Хәер, сагынып утырганым булмады һәм «Җан тартмаса, кан тарта» дигән татар мәкале дөрес түгел дип саныйм. Үземнән чыгып әйтәм: балачактан якыннарың белән үсмәгәч, алар турында уйламыйсың да», – ди.
– Мин аны нинди кеше булмаска кирәк икәнен белер өчен күрергә телим кебек тоела иде, – ди Диләрә Әзһәмовна. – Аның 5 бала табуын – мин алтынчы икәнемне һәм, әле мин дөньяга килгәнче үк, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән икәнен белдем. Үз балаларының язмышы белән беркайчан да кызыксынмаган, хәер, алар белән балалар йортында сирәк кенә күрешкән. Ул Әлмәт районында яшәгән. Бу – бездән ерак түгел, һәм мин үзем дә барып җитә ала идем. Ләкин минем моны эшлисем килмәде. Шулай да әти минем сеңелләремне һәм энеләремне балалар йортыннан алган. Хәзер ул исән түгел инде – моннан 12 ел элек ул һәлак булган. Дөресен генә әйткәндә, ул безнең барыбызга да әтиме-юкмы икәнен мин белмим.
Диләрә Камалова әнисе Земфира турында аеруча назлы итеп сөйли, аны «минем кадерлем» дип атый.
– Ул мине үз балаларым белән сөйләшергә өйрәтте, – дип елмая әңгәмәдәшебез. – Беренче көннәрдән үк мин кызым һәм улым белән олы кеше белән сөйләшкән кебек сөйләшәм. Моның үсешкә яхшы йогынты ясавына инандым.
Диләрә Әзһәмовна әйтүенчә, әниләре бөтен кичерешләрне сүзсез аңлый. Кызлы-әниле әле дә дачага йөриләр, анда зур булмаган уңайлы йорт төзелгән, бакча булдырылган.
Яраткан әти-әнисез аның язмышы ничек булыр иде икән?
– Мөгаен, мине балалар йортына озатырлар иде, – дип фикер йөртә Диләрә Камалова. – Ә анда, билгеле булганча, тормыш төрлечә була. Хәзер мин балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия әгъзасы булып торам һәм еш кына балалар йортларыннан проблемалы яшүсмерләр белән аралашырга туры килә. Әгәр әти-әнием мине гаиләгә алмаган булса, минем белән нәрсәләр булырга мөмкин икәнлеген күпкә тирәнрәк аңлый башладым. Гаиләләрдә әхлакый, финанс ярдәме булмаган балаларга тормышка җайлашуы кыен.
«Челнинские известия»дан Ләлә Гайфетдинова язмасы тәрҗемә ителде