Календарь

Ноябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

16:00, 07.11.2024

Иң куркыныч, вәхши маньяк хатын-кызны Казанга күчергәннәр

Иң куркыныч, вәхши маньяк хатын-кызны Казанга күчергәннәр

Танылган маньяк хатын иреккә чыгып, 2000 еллар башында үзен тоткан милиционердан үч алу өчен, 20 ел буе үрнәк пациент булып кыланган. Һәм аның шансы да килеп чыга, әмма күптән түгел Мария Петрова Мәскәүдәге психушкада «ычкынып китә» – хатын җәнҗал оештыра һәм үзен рәшәткә артына җибәргән майордан үч алу өчен качарга тырыша. Тик күп тә үтми маньяк хатынны, «социаль яктан куркыныч» дигән тамга салып, Казандагы иң кырыс психбольницага этап белән җибәрәләр, дип яза SHOT Телеграм-каналы.

Мария Петрова – тарихтагы иң куркыныч, вәхши маньякларның берсе. Ул 2000 еллар башында Мәскәүнең Зюзино районында йөри. 24 яшьлек физкультура укытучысы кичләрен пычак тотып йөгерергә чыга торган була. Ул мавыгып китә һәм һөҗүмнәр арасы кимегәннән-кими. Бик күп ир-ат яралана, икесе үлә. Бу хатынны тота алмыйлар, чөнки ул фотороботта трансвестит кыяфәттә була. Петрова еш кына ачык төстәге күлмәкләр киеп, макияж ясап йөри.

Серияле маньякны 2002 елда МУР хезмәткәрләре психогеографик анализның һәм профайлингның заманча ысулларын кулланып тота. Петрова сексуаль көчләүгә дучар булганнан соң ирләрне үтерүен, ир-атлардан игътибар чыгырыннан чыгаруын аңлата. Дөрес, үзен көчләүче кешеләрнең шәхесләрен төрлечә уйлап чыгара.

Петрованы вакыты чикләнмәгән мәҗбүри дәвалауга җибәрәләр. Соңгы вакытта ул Мәскәү 5нче психиатрия хастаханәсендә була. Озак вакыт ялгызы гына утыра, ә 2018 елда аны «яхшыру һәм агрессиясе булмауны» исәпкә алып, гомуми режимга күчерәләр. Мария хәтта психик авырулар арасында спартакиада да оештыра һәм үзе шунда беренче урын ала. Үзен утырткан теге майор белән очраша һәм аңа матур итеп елмая да (фотода). Ә хастаханәдә үзе әзерләнә, укый…

Тик 2024 елның сентябрендә барысы да чәлпәрәмә килә. 46 яшьлек Мариянең икенче шәхесе баш калкыта: истерика, агрессия, кул уйнатулар, качарга омтылу. Алга таба иреккә чыгу турында бернинди сүз дә була алмый инде. Һәм аны кабат Казандагы махсус психбольницага җибәрәләр. Аны күчергәннән соң Мәскәүнең 5нче психиатрия хастаханәсенең бүлек мөдире Надежда Гайдованы эшеннән куалар. Эштән куылу сәбәбе маньяк хатын эшенә бәйле булу-булмавын табиб аңлатудан баш тарткан.

Источник: Intertat
просмотров: 80

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.