Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Бүгенге көндә бик күп хатын-кызлар ирләреннән яки мәхрәмнәреннән, ягъни кияүгә чыгу рөхсәт ителмәгән кан яки сөт туганнарыннан башка хаҗ кылырга яки гомрәгә баралар. Әмма күпчелек галимнәр бертавыштан, мәхрәм яки ир булу хатын-кыз өчен хаҗ кылуның мәҗбүри шарты булып тора, дип әйтәләр. Бу – Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сүзләреннән алына.
«Хатын-кызга якын туганы (мәхрәм) озатуыннан башка юлга чыгарга рөхсәт ителми, һәм ир-атка, якын туганы (мәхрәм) булмаса, чит хатын-кыз янына керергә рөхсәт ителми», – ди Пәйгамбәребез.
Әлегә мәсьәләне аңлатып бирү өчен, «Интертат» Мөхәммәдия мәдрәсәсендә белем бирүче, 12 елдан артык хаҗга төркем җитәкчесе булып баручы Айрат хәзрәт Яруллинга мөрәҗәгать итте.
Айрат хәзрәт, хатын-кызга иреннән яки ир туганыннан башка хаҗ кылу яки гомрәгә бару рөхсәт ителәме?
Юк шул, хәнәфи мәзһәбе буенча рөхсәт ителми. Кайберәүләр рөхсәт итә инде яки, мөмкинлеге булмаса, башка кешегә үзе урынына хаҗ кылырга йөклиләр.
Әгәр дә хатын-кыз үзе белән барырга кеше таба алмаса яки ул кешенең дә чыгымнарын түли алмаса, нишләргә тиеш соң?
Андый очракта бармый була. Гомумән әйткәндә, хәнәфи мәзһәбе буенча хатын-кыз иреннән яки мәхрәмнән башка бара алмый.
Ә бик барасы килсә?
Бик барасы килсә, ир туганын табарга кирәк.
Ә ни өчен хатын-кызга үзенә генә бару тыела соң? Бу – саклык мәсьәләсеме?
Чөнки хаҗ кылу, гомрәгә бару – ул зур сәфәр, ә хатын-кыз, кагыйдә буенча, 3 тәүлектән дә озаграк вакытка чыгып китә алмый. Әгәр дә хатын-кыз мәхрәме, ире булмау сәбәпле бара алмый яки авырый икән, ул үзе өчен хаҗ кылуны берәрсенә йөкли ала. Мәсәлән, туганына яки күршесенә.
Димәк, мәхрәм булмаса, хатын-кыз өчен хаҗ кылу ваҗиб булудан туктыймы?
Әйе, шулай килеп чыга.
Сез, хәнәфи мәзһәбендә тыелган, дидегез. Ә мәлики һәм шәфигый мәзһәбләре буенча рөхсәт ителә булып чыгамы?
Әйе, аларда хатын-кызга үзенә генә бару рөхсәт ителә (әлеге мәзһәбләрдә ышанычлы хатын-кызлар төркеме белән яки үзең генә барганда, саклык мәсьәләсе каралган булса, рөхсәт ителә. – иск. «Интертат»).
Ә безгә хәнәфи мәзһәбендә булып та, хаҗ кылу һәм гомрәгә бару мәсьәләсендә мәлики яки шәфигый мәзһәбенә таянсак ярамыймы?
Юк инде, безгә бер мәзһәбтән икенче мәзһәбкә күчәргә ярамый бит. Кайберәүләр әлеге тыюга карап тормый инде, күңелләре теләгәч, баралар. Хәзерге заманда катгый шартлар куеп булмый. Ләкин тәртип буенча, кушылганча, мәхрәм белән барсаң, күркәмрәк була. Алай дөресрәк була, дип әйтәсем килә.
Хәнәфи мәзһәбе буенча тыелган булса да, безнең хаҗ туроператорлары тарафыннан да хатын-кызга үзенә генә бару рөхсәт ителә бит?
Аны һәрбер кеше үзе хәл итә бит инде. Хәзер кешегә: «Син бармыйсың», – дип әйтеп булмый. Кемдер белеп бара, кемдер белмичә. Аннан соң андый тыю кертү өчен, Диния нәзарәтеннән «ярамый» диелгән махсус гариза булырга тиеш. Әмма яңадан кабатлап әйтәм, мәхрәм яки ире белән бару хатын-кыз өчен күпкә күркәмрәк һәм төгәлрәк.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Хәнәфи мәзһәбендә хатын-кызга иреннән яки мәхрәмнән башка хаҗ кылу тыелу, ә мәлики белән шәфигый мәзһәбләрендә рөхсәт ителүе «Islam.global» сайтында алдагыча аңлатыла.
«Хәнәфи мәзһәбе буенча, хатын-кыз өчен исламның төп изге урынына бару вакытында мәхрәм булу мәҗбүри санала. Әгәр дә мөселман хатын-кызның аны озата бара алырлык ир җенесендәге туганнары булмаса, аннан хаҗ кылу бурычы алына. Хәнбәли галимнәр дә шундый ук фикердә булганнар.
Мондый караш файдасына төп дәлилләр булып берничә хәдис хезмәт итә. Аларның берсе: «Аллаһка һәм кыямәт көненә ышанган хатын-кыз мәхрәмсез юлда булырга тиеш түгел» (Бохари, Мөслим). Мәхрәмнең янәшәдә булуы кирәклеге хатын-кызны шайтанның вәсвәсәләреннән саклау, шулай ук шәхси куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан эшләнелә, дип аңлатыла.
Мәлики мәзһәбенең кайбер галимнәре ир-ат-мәхрәмнән башка хаҗ кылу өлкән яшьтәге хатын-кызларга тыелмаган, дип санаганнар. Үз позицияләрен алар өлкән яшьтәге хатын-кызларның ир-атлар өчен вәсвәсәгә сәбәп була алмавы белән аңлаталар.
Имам аш-Шәфии хатын-кызга хаҗ һәм гомрә кылуны янәшәсендә ышанычлы мөселман хатын-кызы булганда, мәхрәмсез кылырга да рөхсәт итә. Имам Мәлик исә, әгәр ир-ат булмаса, хатын-кызлар төркеме белән баруны шарт итеп куя. Бу очракта да аргументация алдагылары белән охшаш – вәсвәсә бирелмәү һәм куркынычсызлык мәсьәләсе.
Шул ук вакытта кайбер шәфигый дин белгечләре, мөселман хатын-кыз хаҗга берүзе генә дә китә ала дип уйлаганнар, ләкин ул үз юлының куркынычсызлыгына ышанган очракта гына. Бу хәл безнең көннәрдә бигрәк тә актуаль: хаҗиларга инде арбада йөреп, бөтен чүлләрне һәм урманнарны кисеп чыгарга туры килми, ә пассажирларга куркынычсызлык чаралары тәэмин ителгән самолетта да очарга мөмкин», – диелгән сайттагы язмада.