Казан янында Константиновка битәсендәге «Овощник-2» бакчачылык ширкәтендә яшәүче дүрт бала гаиләнең өе янып беткән. Балалар да, әти-әниләре дә өйдән чыга алган, этне дә коткарганнар, песиләр генә чыга алмаган. Бу турыда «Татарстан 24» телеканалы хәбәр итте.
Гаилә башлыгы биредә сантехник булып эшли. Ул төнлә фейрверкка охшаган тавышка уяна. Тәрәзәгә карагач, түбән ут чыгуын күреп ала. Ир-ат тиз генә хатынын, балалар уята, барысы да өйдән чыгалар, этне дә алалар.
Ялкын тиз арада бөтен өйгә, гаражга күчә. Ике машина янып бетә. Малларын, документларын һәм киемнәрен алып чыга алмыйлар.
Ярдәм итәргә теләүчеләр «Татарстан 24» каналында телефон номерын карый ала.