Илона Броневицкая улы турында куркыныч яңалыкны халыкка җиткергән. 63 яшьлек җырчы әйтүенчә, Эдита Пьеха һәм композитор Александр Броневицкийларның оныгы булган Стас Пьеха бик яшь вакытында ук наркотиклар белән мавыга башлаган. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза.
«Наркотиклар организмда кире кайтарып булмый торган реакция бирә. Күз алдыгызга китерегез, свежий кыярны рассолга маналар. 30 тапкыр манганнан соң ул инде тозлыга әйләнә һәм беркайчан да свежий кыяр була алмый. Бәйлелек химик процессларны үзгәртә, берәр өстәмә әйберсез генә шатлык хисе барлыкка килми. Шуңа күрә, наркотикларны ташлаган наркоманнар дөньяны ямьсез, куркыныч итеп күрә», – дип сөйләгән җырчы.
Аның сүзләренчә, Стас мәңге бәйлелектә калачак. «Ул гомер буе наркоман булды һәм хәзер дә шулай. Чөнки бу – дәвалап булмый торган авыру. Ул бик көчле ремиссиядәге наркоман», – дип сөйләгән Илона Броневицкая «Смысл жизни» тапшыруында.
Стас 3 тапкыр реанимациягә эләккән һәм 2 тапкыр инфаркт кичергән. «Әйе, мин өметсез, перспективасыз һәм киләчәк тормышка бернинди шансы булмаган гап-гади наркоман идем. Үз куркуларымнан, борчулардан, оялудан, ялгызлыктан һәм башка шундый хисләрдә качу өчен, бары тик наркотик кына куллана ала идем», – дип сөйләгән артист.
Наркотиклардан баш тарту өчен аңа еллар кирәк булган. Берсендә ул 2 атна үзенең бәдрәфендә яшәгән. «Анда ноутбук һәм наркотиклар бар иде, миңа ул вакытта шулар гына иң кирәк әйбер булып тоелды. Бәйлелекнең бернинди таблеткалары да юк. Ул теләсә кайсы вакытта әллә нинди хәйләкәр, үткен формаларда килеп чыга һәм кешеләрне наркотиксыз да үтерә», – дип сөйләгән Стас Пьеха.
Эдита Пьеханың оныгы 2 инфаркт кичергән. Беренчесендә бик авыр хәлдә хастаханәгә яткыралар. «Ул вакытта коточкыч дәрәҗәдә наркотиклар кабул итә идем. Өянәк тотып ятам. Танышыма шалтыраттым: «Кил. Ишек ачык. Үлгән булсам, мин идәндә. Әгәр уянсам, теләсәң нишләт, теләсә кая алып бар. Мин башка үз-үземә бөтенләй дә ышанмыйм. Бу тормышта бер яхшы нәрсә дә эшли алмыйм», – дидем», – дигән Стас.
Икенче тапкыр гастрольләр вакытында йөрәге аздан гына тотмый кала. «Передозировка, коточкыч паника атакасы булды. Бу – эштә вакыт, туйда җырлый идем. Тугызынчы җырны җырлаганда, идән астына китәсе килгәнне аңладым... Аяк өстендә генә инфаркт уздырдым. Миңа 34-35 яшь иде. Бик куркыныч. Улымны искә төшердем. Элекке хатыныма шалтыраттым, үләм бугай, передозировка, улымның тавышын ишетәсем килә, дидем... Үзем тыңлыйм, үзем үксеп елыйм... Иң куркынычы, миңа ул вакытта, йөрәгең шартларга мөмкин, диделәр», – дип исенә төшерә музыкант.
Бу вакытта аңа наркоклиникада бик озак дәваланырга туры килә. «Озак еллар минем белән булган бушлыкка, өметсезлеккә кире кайтасым килми. Мин бәйле кеше буларак, исән кала алдым. Башка теләмим... Минем белән бергә кабул итә башлаган кешеләрнең берсе дә диярлек исән түгел инде. Җирләүләргә йөреп арыдым һәм башка наркоманнар белән хушлашырга йөрмәскә булдым. һәркем үләргәме, яшәргәме икәнен үзе хәл итә», – диде Стас Пьеха.