Хакасия хоккейчысы Артем Торточаков бар янында сугышканнан соң, һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» Тикшерү комитетына сылтама белән яза.
37 яшьлек спортчы Абакан хастаханәсендә 4 ноябрьгә каршы төндә үлә. Ул төнлә барда булган. Артем билгесез кеше белән талаша, аннары алар бардан чыга, Яшьләр сараена таба китәләр. Тик тынычлана алмыйлар, сугыша тотыналар. Имгәнгән Артемны хастаханәгә китерәләр, иртән ул үлә. Аның ике кызы ятим калган.
Әлегә беркемне дә тоткарламаганнар, шаһитларны сораштыралар, тикшерү бара.
Абаза шәһәренең «Металлург» хоккей командасы уенчысы Артемның хезмәттәшләре исә моңа ышана да алмый әле. «Артем уенчы гына түгел иде, ул клубның җаны булды. Аның спортка мөнәсәбәте, иптәшләрен рухландыруы, көчле рухы барыбыз өчен үрнәк», – ди алар.
Артем Торточаковны 6 ноябрьдә Абаканда соңгы юлга озаталар, диелә хәбәрдә.