Америка Кушма Штатларында президент сайлау башланды. Илнең иң кечкенә сайлау участокларының берсендә – Нью-Гэмпшир штатындагы Диксвилл-Нотч дип аталган торак пунктында сайлау инде узган. CNN телеканалы хәбәр иткәнчә, бу сайлау да символик булып чыккан – Дональд Трамп та, Камала Харрис та өчәр тавыш җыйган.
Бу сайлауда кем җиңәргә мөмкин икәнлеген сәясәт белгечләре дә әйтергә авырсына, чөнки сораштырулар ике кандидатның да якынча бертигез популярлыкта.
CNN, Диксвилл-Нотчтагы участок, сайлаучылары аз булу сәбәпле, 1960 елдан бирле беренче булып ябыла һәм нәтиҗәләрне игълан итә.
АКШта сайлау кампаниясе 23 гыйнварда башланды, шул вакытта беренче праймеризлар – халык фикерен алу узды. Беренче этап сайлау бүген, 5 ноябрьдә уза – халык сайлый. Икенче этап 17 декабрьдә узачак, анда штатларның ничек сайлавы нәтиҗәсендә билгеләнгән махсус сайлаучылар тавыш бирәчәк. Махсус сайлаучыларның саны штатта күпме кеше яшәвенә карап билгеләнә. Барлыгы 538 махсус сайлаучы, аларның күпчелеге тавышын җыйган кандидат җиңүче булачак. Ягъни, 5 ноябрьдә узган сайлауда иң күп тавыш җыйган кандидат җиңде дигән сүз түгел.
Сайлау участоклары 19.00 сәгатьтә ябыла – бу вакытта әле Мәскәүдә төн булачак.
Беренче сайлау нәтиҗәләре 6 ноябрьгә иртән билгеле булачак, ягъни, Мәскәү вакыты белән 6 ноябрь көнне 12.00-15.00 сәгатьтә.
Демократлар партиясе вәкиле Камала Харрис Газзә секторындагы сугышны туктату өчен кулыннан килгән барысын да эшләячәген әйтте (социаль челтәрдәге аккаунтта).
Республика партиясе кандидаты Дональд Трамп үзенең җиңелергә мөмкин икәнлеген таныды. «Минем позицияләр яхшы булса да, мин җиңелергә мөмкин. Кайвакыт начар хәлләр була», – дигән ул ABC каналына.
Кандидатлар нәрсә тәкъдим итә:
Камала Харрис:
- Украинага ярдәмне дәвам итү
- Израильдә сугышны туктату
- Салым ставкасын 21 проценттан 28 процентка күтәрү
- Мигрантларга гражданлыкны алуны җиңеләйтү
- Беренче йортны сатып алучыларга 25 мең доллар бирү
- Киң кулланылыштагы ризыклар һәм даруларга бәяләр артуны туктату
- НАТОны элекке хәлдә саклау
- Абортка ясауга хокукны кануннарда беркетү
Дональд Трамп:
- Украинадагы конфликтны туктату
- Израильгә ярдәм итү һәм «башлаганын тәмамларга» мөмкинлек бирү
- Җитештерүе АКШта булган корпорацияләрнең салымнарын киметү
- Импортка салым кертү
- Кытай товарларына бәяләрне арттыру
- Миллионлаган мигрантны илдән куып чыгару
- НАТОда илләрдән НАТОга кертелгән өлешне арттыру
- Аборт хокукын хәл итүне штатларга тапшыру