Мәгълүм булганча, бит тиресе берничә типка аерыла. Гади кеше үзенең бит тиресенең нинди типка керүен ничек аңлый ала?
90% кешенең бит тиресе күбесенчә комби (катнаш) типка керә. Гомумән, тире: коры, майлы, нормаль, комби типларга бүленә. Әгәр көн дәвамында бит тиресе тулысынча кипшерә икән, димәк коры типка кертәбез, майланса – майлы типка. Маңгай, борын, ияк тирәсе майлы, яңак коры булса – комби тип билгеләнә. Нормаль тире көн дәвамында коры да, майлы да түгел, бетчәләр, кара нокталар булмый, тире тишемнәре күренми диярлек.
Һәр тире тибын карап тору ысуллары аерым. Шуларны әйтеп узыгыз әле.
Дөресен әйткәндә, һәр типка йомшак чистарту һәм дымландыру кирәк. Бу – бер үк косметика да булырга мөмкин. Майлы тирене артык кислота, спиртлы пенкалар белән корыландыру дөрес түгел, мин сакчыл караш ягында. Соңыннан инде майлы тире өчен аерым сыворотка, тониклар кертергә була, аларда ретинол, кислота кебек активлар да булырга мөмкин (мәсәлән, салицил кислотасы) кыскача, косметика арасында баланс булырга тиеш. Коры тире өчен, киресенчә, гиалурон кислотасы, үлән экстрактлары, косметик майлар файдалы – аларны маска, сывороткалар аша алып була. Шулай ук өйдәге тире тәрбиясенә йомшак пилинглар кертергә тәкъдим итәр идем (мәсәлән, энзим пудрасы), майлы тире өчен атнага 2-3 тапкыр, коры тире өчен – 1-3 тапкыр.
Биттә нинди «билгеләр»не күргәч, косметологка барырга кирәк?
Косметологка нәрсәнедер төзәтү өчен генә түгел, профилактика рәвешендә дә барырга тәкъдим итәр идем. Аерым алганда, пигмент, кара таплар, тире кипшерү, җыерчык һәм бетчәләр – тиз арада белгечкә мөрәҗәгать итәр өчен бер билге.
Косметологка бер барсаң, гел йөреп торырга кирәк, дияләр, бу – чыннан да шулаймы? Косметологка еш йөрергә кирәкме?
Ул бит кешенең үзеннән генә тора, аның теләгеннән, мөмкинлекләреннән. Нинди нәтиҗә көтүгә карап, бу – дәвалану өченме яки профилактика гынамы? Һәр ситуация төрле һәм индивидуаль. Әлбәттә, тирене күргәч, курс һәм процедура өчен тәкъдимнәребезне әйтәбез. Ләкин еш булуы бер дә булмаганга караганда яхшырак.
Косметологка бару мөмкинлеге булмаган хатын-кызларга, мисал өчен авылдагыларга, традицион юл белән генә битне ничек чиста, сәламәт итеп тотырга була?
Хәзер бик ерак авылларда торып, бер дә шәһәргә чыкмаучы кешеләр юктыр инде ул. Мин халык медицинасын бик яратам дип әйтә алмыйм. Косметологка бара алмасаң да, аптекадан гади косметика (юыну өчен гель, крем) алып куллану кулайрак дип әйтер идем. Мәсәлән, кул сабыны, өйдәге майларны кулланганчы. Сабында селтеләр бик күп, алар бит тиресен корыта, шуңа күрә, мин бит өчен аерым косметика кулланырга тәкъдим итәм, алар бик кыйммәт тә булмаска мөмкин.
Өйдәге продуктлардан ясала торган маскаларның рецептын әйтә аласызмы? Алар яхшыракмы яисә профессиональ маскалармы?
Профессиональ маскалар куркынычсыз компонентлардан ясала, алар тирегә үтеп керсен һәм яхшы эшләсен өчен махсус технологияләр кулланыла. Өйдә эшләнә торган маскалар файдасыз гына түгел, ә зарарлы да булырга, аллергия, тимгелләр чыгарырга мөмкин. Алар эффектив булса да, тиренең өске катламында гына эшләячәк. Тире – акыллы орган, теләсә нинди продуктларны эчкә кертмәячәк.
Сезгә ир-атлар еш мөрәҗәгать итәме? Ир-атларга да хатын-кызларга кебек үк бит тиресен еш карап торырга кирәкме?
Ир-атлар соңгы вакытта күп йөри, әйе. Бу – нормаль, аларның да матур һәм сәламәт буласы килә. Ир-атларның тирегә карата таләпләре хатын-кызныкына караганда кимрәк, шуңа күрә алар гадәттә зуррак вакыт аралыгы белән киләләр.
Салкыннарда бит тиресен ничек карарга?
Салкыннар җиткәч тирегә аерым игътибар кирәк, җилдән бит тиресе кипшерүгә каршы нинди чаралар бар?
Әйе, кыш көне температура аермасы һәм җылылык радиаторларыннан коры һава килү сәбәпле бит тиресе дымын артык югалтырга мөмкин. Берничә киңәш бирәсем килә:
- тирегә артык салкын булмасын өчен кремнарны урамга чыгар алдыннан 40-60 минут алдан сөртергә
- кремнарның тыгыз текстуралы, майлыракларын кулланырга, өстәмә лосьон, сыворотка, маскалар сыларга
- ирен турында онытмаска, гигиена иннекләрен кулланырга, чөнки бик еш авыз кырыйлары ярылырга мөмкин
- өйдә һава дымландыру җайланмаларын кулланыгыз, алар тире корылыгыннан шулай ук саклый
- әгәр дә тирегә зыян тисә, аптекадан «Метилурацил» мазе, «Биодерма атодерм» бальзамы, «Ля рош позе липикар» линейкасын кулланырга тәкъдим итәр идем, алар тиз һәм эффектив булыша
Бит тиресен карау өчен куллана торган продуктларның составында нәрсәләр булырга, ә нәрсәләр булмаска тиеш?
Компонентлар бик күп төрле булырга мөмкин, зарарлыларын санап китим: минераль майлар, силикон, авыр металлар, зур концентрацияле кислота, вазелин, формальдегид, диоксан, оксибензол кебек матдәләр булмаса хәерле.
Юынганнан соң битне сөлгегә сөртү хәерлерәкме яисә махсус салфеткаларгамы?
Сөлгедә, зур дымлылык аркасында, бактерияләр күбәергә мөмкин, шуңа күрә махсус салфеткалар кулланылса, күпкә яхшырак.
Битне бетчәләр басмасын өчен нишләргә кирәк?
Кызганычка, акне дигән авыруга, еш кына, генетик фактор йогынты ясый. Шуңа күрә, бик тырышкан очракта да, бетчәләр барлыкка килергә мөмкин. Ләкин биткә дөрес тәрбия, макияжны яхшы чистарту, дөрес ашамлыклар (шикәр, сөт продукциясен азайту) куллану, профилактика методы булырга мөмкин.
Биткә бетчәләр чыкса, алардан ничек арынырга? Аптекада сатыла торган мазьлар булышамы? Яисә косметолог янына бару заруримы?
Организмда нинди генә проблема булса да, төп белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип уйлыйм. Чөнки интернеттан, блогерлардан алган киңәшләр еш кына тискәре йогынты ясый. Һәр тире үзенчәлекле, бер кешегә яраган дарулар һәм косметика икенче кешегә ярамаска мөмкин. Аптекадагы мазьләр дөрес итеп кулланганда гына булышачак.
«Матирующий» салфеткалар биттәге артык майны бетерер өчен кулланыла, нигә аларның эффекты аз вакытка гына җитә? Бәлки, алар гомумән булышмыйдыр?
Алардан артыгын таләп итәргә дә кирәк тугел. Бу салфеткаларның бурычы тиредәге артык майны сеңдерергә, ләкин алар майлылыкның сәбәбенә тәэсир итмәячәк. Көн дәвамында кирәк булганда кулланырга тәкъдим итәр идем. Шулай ук төссез минераль пудралар яхшы булышачак.
Дөрестән дә баллы ризыклардан бетчәләр чыгамы?
Бөтен кешедә дә түгел. Кемнеңдер организмы тыныч кабул итәчәк, ә кем өчендер баллы ризык триггер булачак. Андый кешедә шикәрле продукт кулланганнан соң 1-2 көннән үк бетчәләр барлыкка киләчәк.
Бетчәләрне сытырга ярыймы?
Әлбәттә, ярамый. Бу – процессны тирәнәйтәчәк, инфекция эчкәрәк китеп, зарар китерергә дә мөмкин. Сыткан урыннарда эзләр, шрамнар калачак, бу очракта тирене дәвалау тагын да авыррак була.
Киңәшләрегез өчен рәхмәт!