«Анам кыры» – «Әкият» татар дәүләт курчак театры «академия театры» исеме алгач чыгарган беренче премьерасы. Спектакльнең режиссеры һәм инсценировка авторы – театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев. Бу – аның режиссер буларак «Алтын битлек» театр премиясен алганнан соң беренче эше.
Спектакль Совет халкының Бөек Җиңүенә багышлана – программада шулай искәртелгән. Спектакль Зур залда рус телендә бара. Яшь чикләре – 12+.
Чыңгыз Айтматов «Әкият» курчак театрына 1987 елда язучының «Гасырдан озын төн» романы нигезендә шагыйрь Зөлфәт инсценировкасы буенча куелган курчак шигъри спектакле белән килеп кергән иде. 1987 ел – Илгиз Зәйниевның туган елы. Үсеп, танылган драматург, «Алтын битлек»ле режиссер булып җитешеп, 37 елдан соң ул Чыңгыз Айтматовны театрга кайтарды.
ххх
– Исәнме, кырым.
– Исәнме, Тулганай? Килдеңме? ...Мин сине көттем, Тулганай… Инде сөйлә, Тулганай!
Әсәр Тулганайның үзе гомере буе эшләгән кыр белән сөйләшүе, ягъни, кыргыз карчыгы йөзендә – совет хатын-кызының авыр тормышы. Без әлеге кырыс чынбарлыкны курчаклар аша күрәбез.
Тамашачы алдында ике Тулганай. Берсе – кеше зурлыгындагы курчак, аны 3 ир-ат актер йөртә. Тулганайның өч чорга – сугышка кадәрге бәхетле тормышы, сугыш чоры һәм сугыштан соң тол калган, улларын югалткан хатын-кыз чорына бүленгән тормышын кечкенә курчаклар белән күрәбез.
«Анам кыры» повестенең эчтәлеге беркемгә дә сер түгел. Тулганай ире белән яратышып өйләнешә, яшь гаиләнең бер-бер артлы 3 ир баласы туа. Ире Суанкол бригадир булып эшли. Олы улы Касыйм тракторчы була, өйләнеп, өйгә килен Алиман килә, икенче уллары Мәселбәк мөгаллим булырга хыялланып укырга китә, өченчесе Җайнак комсомол активисты була. Сугыш башлангач ире дә, уллары да сугышка алына һәм... әйе, алар кайтмый. Ике хатын – Тулганай белән Алиман тылдагы бар авырлыкларны кичерә.
Спектакль программасында Кыр персонажы да бар. Аның курчагы юк, әлбәттә, әмма тавышы бар. Кыр (Җир-ана) Татарстанның халык артисты Наталия Егорова тавышы белән сөйли. Тулганай – Татарстанның халык артисты Эльвира Гыйлемханова.
– ...син бу юлы да ялгыз килдеңме?
– Ялгыз шул.
– Димәк, син аңа берни дә сөйләмәдең, Тулганай?
– Юк, сөйли алмадым.
– Ул турыда берәү дә сөйләмәс дисеңме аңа? Берәрсе ялгышып булса да сүз ычкындырмас дисеңме?
Мелодрама яратучылар өчен дә сер бар биредә, спойлер ясап, тәмен җибәрмим – әсәрне алдан белмәгән яки белеп тә оныткан һәр кеше курчаклар аша үзе барып җитсен.
Мин спектакльдә курчакларның ниндидер әкияти-«мимимишный»-«мультяшный» түгел, кырыс реалистик булуына сокландым. Таяныр рәссамы булган режиссер бәхетле – курчак театрында Сергей Рябинин белән Илгиз Зәйниевның шундый тандемын күрәбез. Алар «Авиатор»да, «Адәмнәр»дә гаҗәеп иҗат үрнәге тудыра алдылар. Биредә дә күзне дә алмыйча карап торырлык курчаклар – аларның йөзендә кырыс заман үз буразналарын салган, курчак күзләрендә шул заман авырлыгы ятадыр кебек. Соклангыч. Декорациядә – алгы планда сары камыл, курчаклар уйната торган җирлек тә печән түкләреннән өелгән. Түбәгә күтәрелгән сары бахрома да – офыкка тоташкан иксез-чиксез кырдыр.
Рәссамнар командасы гаҗәеп зур эш башкарган: курчаклар гына түгел, товар вагоннарына төялгән сугыш техникасы да, велосипед да, трактор да, ат арбасы да, сарык көтүе дә ясалган. Артистлар гадәттә курчак артында карадан киенәләр, биредә зур ана курчагы артындагы 3 актер солдат киеменнән – ананың һәлак булган 3 улының рухлары диярсең. Ә яшь Тулганайны, аның килене Алиманны, күршесе Айшаны уйнаган актрисалар – кыргыз хатын-кызлары киеменнән.
Һәр детале нечкәләп ясалган, җиренә җиткереп эшләнгән спектакль. Тулганайның иренең, улларының берәм-берәм сугышка китүен һәм күккә ашуларын күргән саен күзгә яшь тыгыла.
Башка чор, башка форма булса да, «Анам кыры» спектаклен караганда, Илгиз Зәйниев куйган икенче бер спектакль – «Туган-тумача» драмасы искә төште. Анысы – Илгиз Зәйниевның үз пьесасы буенча Тинчурин театрында куйган спектакле. Боларның һәр икесен дә үзәктә хатын-кыз язмышы булуы, заманның кырыс чынбарлыгы һәм ниндидер эчке бер моң берләштерә.
«Анам кыры» Илгиз Зәйниевның Чыңгыз Айтматов әсәрләре буенча беренче сәхнә эше түгел. Чыңгыз Айтматовның «Гасырдан да озын көн» романы буенча куелган «Мәңгелек буран» драмасы Камал театры сәхнәсендә 2018 елда чыкты. Хәтерләсәгез, бу – туган илен, ата-бабаларын, аналарын онытырга дучар булган һәм дошманның телсез колына әверелгән мескен кеше мәгънәсендә «маңкорт» төшенчәсен дөньяга чыгарган әсәр.
Ххх
«Анам кыры» – Чыңгыз Айтматовның әтисе Түрәкол Айтматовка һәм әнисе Нәгыймә Айтматовага багышланган әсәре. Совет чоры әсәрләренә хас булган пафос белән сугарылган, әлбәттә.
«...беренче тапкыр, кешегә эндәшкән күк, җиргә эндәштем: «Җир-ана, без барыбыз да синең күкрәгеңдә яшибез, әгәр безгә бәхет бирмәсәң, синең җир булуыңнан, безнең дөньяга тууыбыздан ни мәгънә? Җир-ана, без – синең балаларың, бәхет бир безгә, бәхетле ит безне», – дидем».
«Анам кыры» – театр сәнгатендә дә шактый куелган әсәрләрнең берсе. Әйтик, аның мотивлары буенча кече форматта Вахтангов театрының арт-кафесында да бара. Татар театрына килсәк, байтак еллар Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры репертуарында, театр аны Тукай премиясенә дә тәкъдим иткән иде. Яңа гына ул «Тулганай» исеме белән Туймазы театрында куелды – премьерасы булды.
Курчак театрларында куелгандырмы-юкмы – белмим, күргәнем булмады.
Быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәр театр бу темага үз сүзен әйтәчәк, әлбәттә. «Әкият» курчак театры командасы «Анам кыры» белән әсәрдәге пафосны да «баллы» итмичә бирә алды, тамашачыдан ипләп кенә яшь тә сыгып чыгарды, Бөек Ватан сугышында һәлак булган бабаларыбыз, шул чорда тылда эшләгән әбиләребез турында уйларга этәрде, безнең татар дәүләт курчак театрыбызның югары дәрәҗәсен тагын бер кат күрсәтте.