Кукмара мәдрәсәсе җитәкчесе, галим Ришат хәзрәт Курамшин «ВКонтакте»дагы сәхифәсендә «Бәддогадан сакланыйк» дигән язма куйды.
«Үземне борчыган бер сорау белән мөрәҗәгать итәм сезгә. Безнең мәктәпкәчә яшендәге ике улыбыз бар. Икесе дә шук, уйный башласалар, тавышлары да каты чыга, өй дә тәртипсезләнә. Тәрбия йөзеннән шелтәлим, аңлатырга тырышам, ләкин каенанам бу хәлне үзенчә «хәл итәргә» тырыша: балаларны «каһәр суккыры» һәм башка шундыйрак сүзләр әйтеп сүгә. Еш кабатлангач, балаларыма чыннан да берәр зәхмәт ирешмәс микән, дип куркам. Бу хакта борчылуым дөресме?».
Хәзрзәт шушы сорауга җавап бирә:
Бик кызганыч, әмма сорауда тасвирланган хәл шактый күп гаиләләрдә күзәтелә: ачу чыккан вакытта олылар балаларга гына түгел, бер-берсенә дә «бәддога» сүзләре җиткерә: начар теләк теләп, якыннарын тирги, каһәрли... Кызган чакта әрләүче бу сүзләрнең начар теләк булуын абайлап та бетермәскә мөмкин, ләкин «каһәр суккыры» яки «шайтан алгыры» кебек сүзтезмәләр – асылда начар теләк, дин телендә әйтсәк, «бәддога» була.
Нәрсә соң ул «бәддога»? Галимнәр аңлатканча, бәддога (яки ләгънәт) ул кемне дә булса Аллаһның рәхмәтеннән өздерү теләге, ягъни кешене Аллаһның ярдәменнән, яклавыннан мәхрүм итеп, аның авыр хәлгә төшүен теләү. Шундый теләк белдерү өчен ачуланучы күңелендә ачуланган кешегә карата бик зур нәфрәт булырга тиештер...
Шулай итеп, бәддога ул – башкаларга начарлык теләү. Тормыш күрсәткәнчә, начар теләк кешенең теленнән ачуы чыккан вакытта ычкынып китә. Нәкъ шуңа күрә пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһиссәләм мөселманнарны кисәтеп болай дигән: «Ачуланма! Ачулану сыйфатыннан азат булган кеше генә Җәннәткә керә алыр...».
Икенче бер хәдистә исә пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләм безне: «Башкаларны беләге белән җиңгән кеше түгел, ә ачу чыккан вакытта үзен тыя алган кеше көчледер», – дип кисәтте. Ә тыелырга бик тә кирәк, чөнки ләгънәт кылган вакыты фәрештәләрнең «әмин» дигән чагына туры килсә, теләк кабул ителер һәм «шайтан алгыры» дип орышылган баланы шайтан чыннан да үзе артыннан ияртеп, начар юлга кертеп җибәрер. Шуңа күрә гаиләдә килеп чыккан низаглы хәлләрдә ләгънәт кылу сүзләрен әйтүдән бик нык сакланырга кирәк.
Ислам динендә гаилә әһелләрен генә түгел, гомумән, башка, чит кешеләрне ләгънәт кылу да тыела. Хәдисләрнең берсендә бу хакта шундый мәгълүмат бар: «Адәм баласы кемнедер ләгънәт кылса, аның бәддогасы күккә күтәрелер һәм шунда күк капкалары ябылып, бәддоганы үткәрмәсләр. Шуннан соң бәддога кире җиргә төшеп китәр, әмма җир капкалары да аның өчен ябылыр. Уңга-сулга бәргәләнеп үзенә урын тапмаганнан соң, бәддога ләгънәт кылынган кеше янына килер һәм ул бу догага лаеклы булса, аны зарарлар. Лаеклы булмаса, бәддога аны кылучыга әйләнеп кайтып, шуны зарарлар».
Кайберәүләр ачу хисенә бирелеп, башка кешене шакшы сүгенү сүзләре әйтеп тә түбәнсетә. Бер хәдистә моның турында болай диелә: «Хурлау, ләгънәт кылу, оятсыз гамәлләр эшләү һәм оятсыз сүгенү сүзләре әйтү иманлы кешегә хас була алмый». Димәк, көферлеккә тиң шушы яман гамәл шулай эшләүчене үзен бик авыр хәлгә китерәчәк.
Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһү гәләйһи үә сәлләм хәтта үзенең дошманнарын да ләгънәт кылмаган, «мин ләгънәт өчен түгел, ә рәхмәт өчен җибәрелдем» дип әйтә торган булган. Барлык мөселманнар да пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләм үрнәгендә башкаларга Аллаһның рәхмәте ирешүен теләргә тиеш. Ә шукланган балаларыбызны: «И-и, рәхмәт төшкере!» – дип «ачуланырга» кирәк. Шулай итсәк, Аллаһның рәхмәте аларга чыннан да ирешер һәм киләчәктә балаларыбыз тәүфыйклы, Аллаһның рәхмәтенә ирешкән бәхетле кешеләр булыр.
Җавапны Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.