Җырчы Дилә Нигъмәтуллина, язылучыларын сөендереп, бер видео урнаштырды. Ул анда, зураеп килгән эчен сыйпый-сыйпый, ышандырырлык итеп:«Эчем күренә башлаганга сөенәм», – ди. Ә берничә секундтан соң, моның шаярту гына икәнлеген аңлатып: «Ә аннан соң авырлы булмаганымны искә төшерәм», – дигән юлларны язып куя.
Диләнең икенче тапкыр әни булганын түземсезлек белән көтүчеләр күп. Алар инде яраткан җырчылары өчен шатланышырга да өлгергән булганнар.
Галиҗанәп диастаз… Шаяртсам да, бу – проблема шул. Аз гына артыграк ашасам, эчем авырлы хатын-кызларныкы кебек чыгып тора башлый, – дип аңлата җырчы бу хәнең сәбәбен. – Тренировкалар да ярдәм итми. Операция кирәк, диләр. Тагын кемнәрнең шулай? Бәлки, арагызда операция ясатканнарыгыз бардыр? – дип сораган ул.