Календарь

Ноябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

17:00, 03.11.2024

«Сәламәтлеккә зыянлы» дип, үлемгә хөкем ителгән кешегә тәмәке тартырга ирек бирмәгәннәр

«Сәламәтлеккә зыянлы» дип, үлемгә хөкем ителгән кешегә тәмәке тартырга ирек бирмәгәннәр

АКШтагы кеше хокуклары буенча адвокат Клайв Стаффорд Смит Британиянең LADbible басмасына үзенең исендә калган хәл турында сөйләгән. Ул 12 ел буе дус булган Николас Ли Ингрэм исемле кеше кораллы һөҗүмдә гаепләнә. Бу һөҗүм вакытында 55 яшьлек ир һәлак була, аның хатыны тән җәрәхәтләре ала.

АКШ законнары буенча, Николасны үлемгә хөкем итәләр. Җәза 1995 елның апрелендә тормышка ашырылырга тиеш була. Үлем җәзасына хөкем ителгән кешенең соңгы ризыкка хакы бар. Николас «мин барыбер үләм инде» дип ашаудан баш тарта һәм ризыкны сигаретка алыштыруларын сорый. Әмма төрмә сакчылары, «тәмәке тарту сәламәтлек өчен зыянлы» дигән сәбәп белән, аның бу үтенечен кире кага. Берничә минуттан Николасны электр урындыгына утыртып үтерәләр.

Адвокат әйтүенчә, ул әлегә кадәр үз клиентының һәлак булуына бәйле вөҗдан газаплары кичерә икән.

Источник: Intertat
просмотров: 76

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.