Зәйнәб Фәрхетдинова «Зәңгәр кыңгыраулар» җырына яңа яңгыраш биргән.
«Зәңгәр кыңгыраулар» җырының элекке яңгырашы белән чагыштырып карагыз.
«Зәңгәр кыңгыраулар» – Зәйнәб Фәрхетдинованың иң беренче җырларыннан.
Фуат Әбүбәкеров көе Әхсән Баян сүзләре
Кырда йөргән чакта кыңгырау гөл
Бүләк иткәннәрең истә гел.
Шуннан бирле, сине сагынганда
Кыңгыраулар чыңын ишетәмен.
Җирдә, күктә, кая барсам — шунда
Уем синең белән очраша.
Бөтен хыялларым чынга аша
Зәңгәр кыңгыраулар чыңласа.
Син биеккә очып, күздән киткәч,
Чыңлаганын күкнең ишеттем.
Күңелемне дәшкән күк гөмбәзен
Мин, кыңгырау, диеп хис иттем.