фото: Әлмәт театрының матбугат үзәге, Татьяна Афонина
Ул тантанада мин дә булдым – карлы-яңгырлы юлдан Әлмәткә килеп, сәхнәдән күземне дә алмыйча, белмим, ничә сәгать, шул кичәне тамаша кылдым. Кичә турында белергә теләсәгез, рәхим итеп театр кичәсенә карата бер тәнкыйть булмаган, әмма кайбер ризасызлыклар булган язмамны укый аласыз.
Юбилей кичәләре театрныкы буламы, газета-журналныкымы, һәрвакыт тарихтан башлана, әлбәттә. Әлмәт театры үз тарихын экрандагы фоторәсемнәр һәм сәхнәдәге спектакль өзекләре белән күрсәтеп чыкты. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов санавына караганда (чыгышында искәртте) ул 40 минутка сузылды. Әлмәт театры артистлары «ут уйнатып» күрсәткәндә 80 еллык тарих өчен 40 минут нәрсә инде ул – бер тында карадык.
Театр нигезендә торган шәхесләрнең берсе Камал Хәләпов кулъязмасыннан: «Әлмәт театры минем өчен хыялларны чынга ашыру урыны, өмет уятучы, һәр башлангычта терәк була алырдай төбәк булып тоелды. Чөнки биредә башка төбәкләрдә булмаган бер нәрсә бар иде – ул да нефть. Әлегә нефть эзләүчеләрнең беренче төркемнәре генә эшли башлаган чор булса да, киләчәктә мин аның Әлмәт төбәгенең зур байлыгына, терәгенә әйләнәчәгенә ышандым. Тик бу турында кычкырып әйтергә курыктым.
Артистлар башка авылларга барганда унар чакрым җәяү атлыйлар, сәхнә киемен, бар булган җиһазны күтәреп барырга кирәк, профессиональ артистларга кытлык, илдә хәерчелек. Мин профессиональ артистлардан тыш яхшы труппа төзеп булмавын яхшы аңлый идем. Театрга директордан, режиссердан элек артист кирәк...»
Әйе, артист артында күпме кешенең эше торса да, театрга беренче чиратта артист кирәк – молодцы да инде Резеда белән Динар – кулъязмадан иң кыйммәтле сүзләрне җыеп ала белгәннәр.
Әлеге кичәне әзерләү театр артистларына, хәер, байтактан инде артист кына түгел, берсе драматургия, берсе режиссура белән актив һәм уңышлы шөгыльләнә башлаган курсташлар Резеда Хәертдинова белән Динар Хөснетдинов тапшырган.
Тамаша менә шулай истәлекләр һәм өзекләр белән үрелеп барды. Театрның беренче премьерасыннан – Риза Ишморатның «Кайту» спектакленнән бүгенге артистлар белән уйналган өзек карадык. Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфак» спектакле дә хәтердә яңарды. Аны яңартып яшьләр уйнап күрсәтсә дә, сәхнәгә театрның беренче Хәмдиясе Роза Солтанова чыгуы алкышларга күмелде.
Аннары аны икенче өлеш – котлаулар һәм бүләкләүләр өлеше алыштырды. Котлау сүзләрен «сөзеп» кенә алсам да, өлешенә күбрәк тукталырмын.
Инсценировкадан кайбер юллар:
«...1962 елда алган дәүләт театр исеменә театр һәрвакыт тугры булган.
Динар абый, дәүләт нәрсә дигән сүз ул?
Дәүләт бик зур сүз инде ул. Икенче сүз белән әйткәндә, зур бер гаилә. Аның да башлыгы. Ярдәмчеләре, хыяллары, планнары бар. Соңгысы – дәүләт планы дигәне – бигрәк тә якын».
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов: «Бу якшәмбедә шәһәребезгә 71 яшь тула. Ә Әлмәт театрына – 80 яшь. Чынлыкта бу бик символик: Әлмәткә шәһәр статусы бирелү турында документка кул куелганчы театр инде барлыкка килгән булган. Театры булган шәһәрнең чын шәһәр буласы билгеле инде.
Театр артистлары 40 минут эчендә театр тарихын барлап чыктылар. Театр үскән, зурайган, легендалар белән һәм шәхесләр белән баеган. Бүген ул иң үзәктә тора. Каршысында – дөнья пролетариаты юлбашчысы һәйкәле, уңда һәм сулда администрация һәм «Татнефть». Менә шундый матур композиция барлыкка килгән. Мин сезне шәһәр һәм район халкы исеменнән котлап рәхмәт сүзләрен әйтәм. Бу сәхнәдә зур эшләр башкарыла. Бу – сәнгать храмы. Сезнең гаҗәеп коллектив, гаҗәеп труппа, яхшы җитәкчеләр, сезгә яхшы режиссерлар килә. Сезнең бик зәвыклы һәм талантлы тамашачыгыз бар. Бирегә җыелган театрның һәм шәһәрнең дусларына барысына да рәхмәтләремне җиткерәм. 71 яшьлек шәһәр бик яшь әле ул. 80 яшь театр өчен затлы яшь. Сез горурланып: «Безгә 80 яшь, алдыбызда зур киләчәк», дип әйтә аласыз. Сезгә якты киләчәк телим».
РФ Театр әһелләре берлеге рәисе Владимир Машков (видеоязма): «Актив иҗади тормыш нәтиҗәсендә театрның популярлыгы арта. Әлмәт театры Татарстанда гына түгел, Россия киңлекләрендә дә билгеле. Әлмәт театры яшь талантлар өчен тарту көче булып кала бирә. Алар өлкән буынның тәҗрибәсен алып, алга таба психологик театрның данлыклы традицияләрен дәвам итәчәк. Иҗади юлыгыз озын һәм уңышлы булсын! Һәр премьерагыз ихлас алкышларга күмелсен!»
ТР Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре, драматург Ркаил Зәйдулла: «Бәйрәм котлы булсын! Машков дөрес әйтте: Әлмәт театры бөтен Россия киңлегендә алдынгы театрларның берсе дип саныйм. Кемдер әйткән: театры булган халык кына милләт була, театры булмаган халык иләк була. Без Әлмәттә театр барлыкка килү тарихын карадык – театр шәһәр белән бергә үскән. Ул чактагы шартлар хәзерге белән чагыштырганда, күк белән җир аермасы. Хәзер мөмкинлекләр бездән алда килеп эшләгән сәнгать әһелләренә, кызганыч ки, эләкмәгән. Киләчәктә мөмкинлекләр тагын да зуррак булсын.
Әлбәттә, Чехов: «Театр кием элгеченнән башлана», дип әйткән. Дөрес тә сүз инде ул бер караганда. Икенче караганда, минемчә, театр пьесадан башлана. Мин моны язучы-драматург буларак әйтәм. Бу мәсьәләдә төрле кешенең фикере төрлечә булырга мөмкин – режиссер үзенчә уйлый, артистлар – үзләренчә. Пьеса драматургныкы булса да, спектакль булып җитешкәндә ул коллектив хезмәткә әйләнә. Чөнки аңа бик күп кешенең хезмәте кергән. Хәзер инде «режиссер театры» китте. Мәрхүм Сәлимҗанов һәр чыгышында: «Театрның умыртка сөяге – артистлар», дип әйтә иде. Без дә артистларга рәхмәт әйтик. Театрда спектакль чыкканда бик күп кешенең хезмәте керә – аларга да рәхмәт әйтик.
Мин монда әдәбият белән театрның бергәлеге турында тәфсилләп озак сөйли алыр идем. Спектакль кую – үзе үк әдәбиятны популярлаштыру. Без Фәридә ханымга да бик зур рәхмәтле. Алар өлкән язучыларга багышлап театраль композицияләр эшлиләр. Марсель Галиевка багышланган әдәби кичә истә калган. Язучыларның иҗат кичәләрен дә Әлмәт театры артистларыннан башка күз алдына китерү кыен. Язучылар берлеге исеменнән котлыйм. Без бергә!»
Ркаил Зәйдулла Татарстан Дәүләт Советы Рәисе исеменнән Рәхмәт хатлары да тапшырды. Артистларга дәрәҗәле исем алганда андый хатлар зарури баскыч булып тора. Татарстанның атказанган артисты Асия Харисова, артистка Зөлфия Газизова, Татарстанның атказанган артисты Эдуард Латыйпов шундый хатларны алды, димәк, алдагы берничә елда аларны мактаулы исемгә лаек булулары белән котларга мөмкинбез – бирсен Ходай!
Аннары Ркаил Зәйдулла Язучылар берлеге рәисе статусында медаль тапшырды. Язучылар берлеге медале театр директоры Фәридә Исмәгыйлевага, режиссер Ильяс Гәрәевка, директор урынбасары Ләйләгөл Минаевага, Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Кәшиповага тапшырылды.
Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова: »Сезне биредә мәдәният министры Ирада Әюпова исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сәламләвемә бик шатмын. Сезне шушы көтелгән матур, шатлыклы юбилеегыз белән котлыйм. Театр – беренче чиратта кешеләр. Театрда үтелгән озын иҗади юл үз традицияләрен булдырган. Шушы традицияләрдән, шушы хезмәттән башка бүгенге көн булмас иде. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле ветераннар! Без бүген театрның үткәненә күз салдык. Шушы үткәненнән башка аның бүгенгесе дә, киләчәге дә булмас иде. Хөрмәтле артистлар, рәхмәт сезгә театрга килүчеләргә якты эмоцияләр бүләк итүегез өчен! Театр кыю, шул ук вакытта милли традицияләрне саклый, тамырларын югалтмый. Шул ук вакытта бүгенге тормышта барган тенденцияләрне яктырта, экспериментлардан курыкмый. Бүген театраль картада Әлмәт театры зур урын алып тора. Сез фестивальләрдә республиканы һәм илне зурлыйсыз. Мин сезгә иҗат уңышлары телим».
Юлия Әдһәмова артистларга һәм театр хезмәткәрләренә Министрлыкның күкрәк билгесен, Мактау грамотасын, Рәхмәтен, Рәхмәт хатын тапшырды. Бу шактый зур исемлек – һәр артист һәм һәрбер театр хезмәткәре өчен сөенеп кул чабып утырсам да, исемлекне бирегә биреп тормыйм – урынны күп алачак. Әлеге грамоталар, хатлар да дәрәҗәле исем өчен баскыч.
Ә шулай да бүген сәхнәдә артистларга «атказанган артист» һәм «халык артисты» исемнәре бирелүен күбрәк күрәсе килгән иде. Бүгенге артистлар да теге заманнардагы кебек фидакарьләр ләбаса. Казан артистлары да әйбәт. Әмма дәрәҗәле исем бирү комиссияләрендә тавыш биргәндә шушы фидакарьлек өчен дә балл өстәлә аладыр, минемчә.
Инсценировкадан кайбер юллар:
Ризван: Динар абый, мин аңламыйм, ничек нефть белән дус булып була соң инде?
Динар: Үскәч аңларсын, Ризван!
«Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова: «Сезне чын күңелдән зур юбилеегыз белән тәбрик итәм. Бу тантана коллектив өчен генә түгел, шәһәр өчен дә әһәмиятле. Әлмәт театры – Татарстанның уңышлы театры. Без аларның спектакльләрен карап, яңа проектларын күзәтеп, алар белән горуланабыз. Без театрның тарихын күреп уздык, ул нефть ятмалары үзләштерелә башлаган чорга бәйләнә. «Татнефть» һәм аның хәйрия фонды театр белән актив хезмәттәшлек итә. Театр яңара, без аны бергәләшеп ремонтлыйбыз, матди-техник базасын яхшыртабыз. Минем театр коллективына зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә».
Чыгыш, әлбәттә, Рәхмәт хатлары тапшыру белән төгәлләнде. Ә театрга матди-техник базасын ныгыту өчен сертификат тапшырылды – монысы өчен дә афәрин!
Аннары Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе Ландыш Зарипова театрны котлап Конгрессның Рәхмәт хатларын Наилә Мифтахетдиновага, Рафик Таһировка һәм Динар Хөснетдиновка тапшырды.
Инсценировкадан кайбер юллар:
- Шундый ук Рәхмәт хаты белән... Ризван, мин бу миссияне сиңа тапшырам. Матур итеп кычкырып әйт, тамашачы кул чапсын, яме.
- Ярар. Татарстанның халык артисты...
- Рәхмәт! Амин дигән чакка туры килсен...
- Татарстанның атказанган артисты Хөснетдинов Динар бүләкләнә.
Аннары ТР Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев исеменнән аның урынбасары Эльмира Фәтхуллина котлады һәм театр директоры Фәридә Исмәгыйлевага Россия театр әһелләре берлегенең Рәхмәт хатын тапшырды. Тагын? Әмма нигәдер шул бер генә хат иде.
Аның каравы «Кече шәһәр театрлары» фестивале җитәкчесе Евгений Мироновның котлавы (видео язма) – аларның данлыклы «Кече шәһәр театрлары» фестивалендә 9 тапкыр катнашып, 4 тапкыр гран-при алуларын искәртеп, «Мин сезгә тагын нәрсә теләргә белмим. Тагын нәрсә кирәк сезгә? Нигә тынычлана алмыйсыз дию. Тыныч яшәп була бит. Юк, сез алай яши алмыйсыз. Мин сезнең белән горурланам», дию бөтен Рәхмәт хатларыннан кадерле булды.
Аннары Татарстан театрлары директорлары сәхнәгә чыкты. Ой, мин аларның котлауларының барысын да язып бетерә алмам.
Камал театры директоры Илфир Якупов: «Күзәтеп барам: монда килгән җитәкчеләр дә, артистлар да үҗәт булалар. Аларның монда сулары да нефтьле ахры – шундый су белән үҗәтләнеп эшлиләр. Ркаил абый сүзен дәвам итеп, бүгенге көндә театр айтишниктан башлана ахрысы – сайтың ачылмаса, билет сатылмый, интернет эшләмәсә, мәгълүмат җибәреп булмый».
Түбән Кама театрының директоры Рөстәм Галиев Әлмәт сәхнәсеннән барлык коллегаларын театрның яңа баш режиссеры белән таныштырды. Нәкъ менә биредә таныштыру символик мәгънәгә ия – Лилия Әхмәтова Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева укучысы.
Түбән Кама театрының баш режиссеры Лилия Әхмәтова: «Бу сәхнә миңа кадерле. Бу театр миңа якын, монда укучыларым да, туганнарым да эшли. Әйе, минем Әлмәтнең татар гимназиясендә Татарстан тарихы укытучысы Фәридә апа үзе иде. Балачакта Татарстан тарихы дәресенә ничек ашкынсам, бүген театрга шулай ашкынам. Алдыгызда баш иям».
«Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе, «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты Илгиз Зәйниев: «Әлмәт театрына карата күңелдә аерым җылылык яши. Минем иртәгә премьера, ә мин бүген репетицияләрдә пиджакны гына алыштырдым да Әлмәткә чыгып киттем. Әлмәт театры гел яңалык эзли, яңалык өчен яңалык түгел, яхшы яңалык эзли. Күзәтеп торам: Фәридә апа теләсә нәрсәгә барып ябышмый, берәр кызыклы эш башкарган драматург күренсә, берәр кешедә режиссер сәләте күрсә, эләктереп ала да театрга китереп эшләтә. Сез безнең буын яшьләренә зур мөмкинлекләр бирдегез – зур рәхмәт! Мин драматург буларак та, режиссер буларак та биредә үстем – рәхмәт сезгә! Әлмәт театры – республиканың йөзе».
Кариев театры директоры Илнур Гайниев: «Шушы сәхнәдә басып торган җитәкчеләрнең күбесе яшьләр. Фәридә Бәгыйсовна, Рөстәм абый кебек җитәкчеләр булганда, безгә эшләү күпкә җиңелрәк. Яшәсен Әлмәт театры! Яшәсен татар театры!»
Минзәлә театры директоры Фаяз Хизбуллин: «Иң өлкән театрларның берсеннән иң яшь театр директоры сәламли. Безгә – 90, сезгә – 80. Минзәлә театрыннан бирегә килгән актерларның да, җитәкчеләрнең дә берсе дә кире әйләнеп кайтмаган – сез аларны монда калдыра белгәнсез».
Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин: «Сез безнең якын дусларыбыз, фикердәшләребез. Сезнең уңышларыгызга бик сөенәбез. Яңа уңышлар насыйп булсын».
Сәхнәдән Түбән Кама яшь тамашачы театры да, Бөгелмә рус дәүләт театры да котлады. Ә Чаллы театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов сүз белән түгел, Рөстәм Яхинның «Бер генә сүз» җыры белән котлады. Бөтен җылы сүзләр әйтелде, кабатлап торганчы җырлый белән кешегә җырлап бирү әйбәт инде. Башка директорларны тыныч кына тыңлап утырган тамашачы Олег җырлый башлагач телефонга үрелде – төшерделәр һәм аккаунтларына куйганнардыр.
Инсценировкадан кайбер юллар:
Артист кеше дан-шөһрәт ярата инде ул. Артистларның күбесен зәңгәр экраннардан күреп таныйлар. Бер язучыга әйткәннәр бит: «Сиңа башта җырчы буларак танылырга кирәк, аннары бөтен китапларыңны укырлар», дип.
«Татаркино» оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова: «Минем бүген блат. Чөнки миңа театрлар белән чыгарга тәкъдим иткәч, аерым гына чыгарга теләвемне әйттем. Кичәнең алып баручысы Динар Хөснетдиновның мин «киноәнисе» – аның беренче кино роле «Ак чәчәкләр» фильмында иде. Ул шушы фильмда танылып китте.
Әлмәт театры – кино белән театрны кавыштыручы театр. Чөнки биредә Равил Сабырның «Фәхрине үтереп ташладылар» әсәре чыкты – мин аны әсәр дип атыйм: анда кино да бар, театр да бар. Ул республикада беренче шундый тәҗрибә. Ул алга таба да дәвам итсен иде. Хәзер инде театр белән киноны, русча әйтсәк, надо поженить.
Татарстанда кино өчен актерлар әзерләмиләр, бу театр кино өчен «кузница кадров». Чөнки күп кенә артистлар сәхнәдә яхшы уйнасалар да, кадрга органично керә алмый. Бу театрда кино өчен булган актерлар бихисап. Фәридә Бәгыйсовна, мин боларны «намек» белән әйтәм. Чөнки мин ада һәрвакыт Динарны җибәрегез инде, Рафикны җибәрегез инде дип шалтыратам».
«Фәхрине үтереп ташладылар» киноспектакле турында сүз чыккач залның җиденче рәтендә утырган драматург Равил Сабыр күкрәген киеребрәк куйды – аның әсәре турында сүз чыкты ләбаса. Әлеге әсәрнең режиссеры Александр Далматов та тыйнак кына утырган җиреннән башын чөебрәк куйды.
Аннары сәхнәгә Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар театры, Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры, Туймазы татар дәүләт театры, Уфа «Нур» дәүләт драма театры Уфа дәүләт сәнгать институты вәкилләре чыкты.
Оренбург татар дәүләт театры режиссеры Рөстәм Абдуллаев: «Сугыш вакытында оешкан, үзгәртеп коруларны кичергән, күпме вакыт үтсә дә бу театр бирешмәде, аягында нык басып торды, татарга театр кирәклеген белдереп торды. Театрның 40 еллыгын үзем оештырган идем. Шул вакыттан соң күп нәрсә алышынды, театр бер урында тормый, әйтәсе сүзен тамашачыга җиткереп тора».
- Гаҗәеп бүләк алып килгән иде: бер карасаң гап-гади ап-ак ырынбур шәле, җәеп карасаң анда «Әлмәт театры» дип язылган ләбаса. Гаҗәеп инде.
Гафури театры баш режиссеры Айрат Абушахманов: «Әлмәт театры Әлмәттә генә түгел, Татарстанда һәм Башкортстанда гына түгел, бөтен Рәсәйдә билгеле театр. Нинди генә фестивальгә барсаң да Әлмәт театрын беләләр. Июнь аенда Уфага бөтен Рәсәйдән иң яхшы спектакльләр килде. Гран-прины кем яулады дип уйлыйсыз? Әлмәт театры! Әлмәт театры коллективы югары кимәлдә һәм шушы уңышның 80 проценты Фәридә Бәгыйсовнадан тора. Ул Россиядә яхшы режиссер исеме ишетелсә, театрга чакырмыйча туктамый – ул режиссер бирегә килеп репетицияләр башламыйча тынычланмый. Төрле директорлар була: директор-деспот, директор-тиран, директор-чиновник, «никакой» директорлар да була, Фәридә Бәгыйсовна директор-коллекционер – аның коллекциясендә режиссерлар тезелеп утыра. Рәсәйдә режиссерлар арасында негласный иерархия бар: кем Әлмәттә спектакль куйган – шулар рейтингта югары урында санала. Мин дә шушы бәхеткә ирештем. Театрга яңа үрләр һәм тугры тамашачы телим».
Айтуганов сөйләгәндә чөелгән башын җыештырырга өлгермәгән Александр Далматов бу сүзләрен ишеткәч тагын да киңәеп китте – режиссер буларак дебюты биредә иде бит. Әлмәт театрына яңа спектакль чыгарырга вәгъдә иткән Илгиз Зәйниев үзенең графигын күз алдыннан үткәрде булса кирәк. Айрат Абушахманов үзе сөйләгәндә үзенең тагын бер тапкыр спектакль куярга килергә вәгъдә итеп тә килмәве өчен баш мие аклану сүзләре эзли башлагандыр күрәсең.
Режиссерлар темасын «директор-коллекционер» Фәридә Исмәгыйлева үзе дәвам итте: «Әллә ниләр әйтердәй булып торам. Иң кызыгы әле алда – зинһар өчен финалга кадәр яшәгез инде», диде ул сәхнәгә күтәрелеп һәм театрның баш режиссеры Сәрдәр Тагировскийны чакырды. Әйе, бу сезонны театр яңа баш режиссер белән башлады. Хәзер ул театр бинасына кагылган иммерсив спектакль әзерли. Директорның алдагы чыгышында алар янәшә басып тордылар.
Фәридә Исмәгыйлева: «Минем хисләремне аңлыйсыз. Бүген безнең театрыбызның «йолдыз сәгате». Биредә эшләүче һәр кешенең «йолдыз сәгате» дип кабул итәм мин моны. Минем менә дигән, искиткеч затлы актерларым булмаса, сез бу сүзләрне бүген сөйләмәс идегез. Алар үзләре турында күпме югары фикер ишеттеләр һәм ул аларны алдагы 80 елга күтәреп куйды. Барыгызга да зур рәхмәт, хөрмәтле тамашачыбыз! Театрга мөнәсәбәте булган һәр кеше бу хөрмәткә лаек. Без бер гаилә булып яшәгән театрлардан күпме кунакларыбыз килгән. Оренбургтан театрыбызның аксакалы Рөстәм Абдуллаев килгән. Башкорт дусларыбыз биредә – Уфада быел 2 атна яшәдек – 2 фестивальдә катнаштык. Илгиз Зәйниевның премьерасы алдыннан килүен каһарманлык дип кабул иттем. Тимур Дмитриевич (шәһәр башлыгы Нагуманов) бүген Казаннан безне котлар өчен кайтты, иртәгә иртән аңа тагын Казанда булырга кирәк.
Тамашачыга рәхмәт – театр тамашачы мәхәббәте белән яши. Әллә нинди фидакарьләр булсак та, үзебез генә бу хәтле эшне булдыра алмас идек. Аллага шөкер, Әлмәттә, яшибез, бу шәһәр искиткеч – мин биредә 50 ел яшим, аның ничек үскәнен күрдем. Шәһәр белән бергә театр үсә. Без Әлмәттә нефтьчеләрнең штаб-квартирасы янында гына торабыз.
Күбегезнең кулларында – китап. Без юбилеебызны өр-яңа китап-альбом белән каршыладык. Ул «Театр шәһәрнең җаны» дип атала. Без аңа күп хезмәт куйдык. «Татнефть»нең хәйрия фондына бик зур рәхмәт! Театр – ул хезмәт, искиткеч авыр хезмәт, шул ук вакытта ләззәтле хезмәт.
Театр бит ул тәэсирләр урыны. Кеше гомеренең ахырында тәэсирләр җыеп кала алмавына үкенә. Мин шундый кешеләргә бераз аптырап яшим – ничек алар театрга килмиләр икән?! Алар театрның нинди урын икәнен белмиләрме икән? Белгәннәр монда утыра. Без театрга йөрмәүче кешеләрдән бик күп тапкыр бәхетлерәк – шуны белегез һәм тапшырыгыз!
Миннән уңыш формуласын сорыйлар. Мин аны яшермим. Ул – театрга булган мөнәсәбәт һәм зәвык. Зәвыкны югалтырга ярамый!»
Шушы кыска гына чыгыш-монологтан соң кичәнең иң кызыклы һәм зәвыклыдан да зәвыклы өлеше башланды. Барысы да стильле итеп киенгән актерлар берәм-берәм чыгып театрга кагылышлы кыска монологлар укый башладылар. Әлеге кичәнең режиссеры һәм алып баручысы булган Динар Хөснетдинов та чыгып утырды. Башына балалар бакчасы утренникларында киелә торганга охшаган мөгез белән.
Инсценировкадан кайбер юллар:
Мин әйтәм, кызык инде бу тормыш, көтәсең-көтәсең, шулай уза да китә гомер... Бүгенге көнне дә көттек-көттек, үтте дә китте... Күңелдә ямансулык, бушлык калды диимме соң инде...
Анысы аңлашылды. Бу нәрсәгә ул? – диде Айрат Мифтахов мөгезгә ишарәләп.
Гадәттә безгә килгән режисселар спектакльләрдә мөгез чыгарырга телиләр. Мин бүгенге бәйрәмдә мөгез чыгарырлык урын тапмадым. Мин әйтәм, бәлки, баштагы мөгезне истә калдырырлар, журналистлар гәҗиткә язарлар...
Аннары егетләр «Ат карагы»нда башкарылган җырны башкарды. Бераз үзгәртеп: «
Без үзебез талант талантлар,
Сәхнәдәге пар атлар,
Без уйнарбыз һәр кич саен,
Билет алып карап кал».
Ярар, Динар башына уенчык мөгез белән дә чыксын, Динар бит ул - аңа барысы да килешә. Мөгез элсә дә, койрык такса да, яратабыз тек яратабыз Әлмәт театры артистларын. Мөгез куймаса да яратабыз һәм язабыз. Аларны күрер өчен табигатьнең иң карлы-яңгырлы көнендә дә Татарстанның төрле ягыннан бер зал тамашачы җыелдык бит. Һәм кичәдән бәхетле булып таралыштык.