«Күңел халәте буенча үземне һаман да яшь итеп хис итәм»
50 яшьне нәтиҗәләр ясар вакыт диләр. Сез үзегез өчен ниндидер нәтиҗәләр ясадыгызмы?
Ниндидер йомгак, нәтиҗәләр ясап, төен төйнәп куя торган вакыт дип әйтәләр. Әле 50 белән генә чикләнми, алдагысы да булсын дип әйтәсе килә. Ләкин артка борылып карарга да кирәк. Гомумән әйткәндә, мин үземне бәхетле кеше дип саныйм. Теләгәнемә ирештем – артист булдым. Башкалада, Казанның үзәгендә урнашкан театрда эшләү үзе зур бәхет. Ныклы терәгем – тулы гаиләм бар. Ир-атка өй салу, агач утырту, малай үстерү нәзер диләр бит, шуларның барысы да булды. Шулай да әле бик зур нәтиҗәләр ясап, бөтен нәрсәгә булды инде, тынычланырга вакыт дигән сүз түгел, күңел халәте буенча үземне һаман да яшь итеп хис итәм.
Театр – балачактан килгән хыялмы?
Әйе, балачак хыялы. Мин кечкенәдән әти-әниләр белән кич утыруларга, мәҗлесләргә йөрдем. Авыл өйләрендә җырлап, гармуннар уйнап утыралар иде – күңелле, рәхәт вакыт. Авылга килгән спектакльләргә, концертларга да бер дә үзләреннән калдырмадылар. Кунакка баргач һәрвакыт җырлаталар, ялындырсам, җырлатырга акча җыялар иде. Беренче гонорарларым да шуннан килгәндер инде (көлә).
Авылдашларның «Артист булыр бу, артист булыр», – дигән сүзләре күңелгә уелып калган. Ләкин мәктәпне бетергәндә татар теле укытучысы яки журналистика юнәлешенә керергә дигән фикерләр дә булды. Безнең вакытларда артист булу ирешеп булмас хыял кебек иде. Чөнки без – авылда үскән балалар, әти-әниләребез гади эшчеләр. Ул чакта артистлар әллә нинди даһилар кебек тоела иде. Бактың исә, алар чынлыкта шундый ук авыллардан чыккан гади, ихлас кешеләр икән.
Аллаһының рәхмәте белән артистлык булу теләге баса төште, театр училищесына укырга кердем. Мулла булырга тәкъдим иткән кешеләр дә булды. Без мәктәпне бетергәндә диннең кире кайткан чоры, мәчетләр салына башлаган вакытлар иде. Шунда мине Уфага мәдрәсәгә муллалыкка укырга җибәрергә дә теләгән иделәр, бармадым.
Нишләп бармадыгыз?
Хыялга тугры калудыр инде. Дингә аннары да кереп китеп була дип уйладым. 1 курсы тәмамлаганнан соң да остазыбыз Аманулла (язучы, драматург Әмир Камалиев – авт.) әйткән иде: «Фәнис мин сине тотмыйм, минем сиңа шундый тәкъдимем бар – кит әле син муллалыкка», – дип. «Барыбер халык алдында буласың, анда матур сөйли белергә кирәк. Вәгазьләр сөйләргә, азаннар әйтергә тавышыңның көе, сүрәләр укырга моңың да бар. Син әле яшь, хәзер укысаң, бөтен нәрсәне сеңдереп алачаксың, әгәр шул тәкъдимне кабул итсәң, шатланам, киңәшем сиңа чын күңелдән», – дип.
Кайбер остазлар үзләренең студентларын җибәрми, кызларга укып бетергәнче кияүгә чыгарга кушмыйлар, аларның да үзләре куярга теләгән, күз алдында тоткан спектакльләре, рольләре булырга мөмкин бит инде. Ләкин ул: «Мин сине биш куллап җибәрәм, риза булып. Уйла әле», – дигән иде. Мин ул вакытта хыялый – «Юк, артист булам, минем артист буласым килә», – дидем.
Шулай да мин театр училищесын бетереп, читтән торып татфакка укырга кердем, татар теле, әдәбият юнәлеше буенча белем алдым. Ул хыял да тормышка ашты дип әйтергә була, чөнки «югары белем кирәк» дигән әйбер бар бит. Ә татар теле, әдәбият юнәлеше безнең өчен бик кирәкле өлкә, татар артистларының теле чиста, камил булырга тиеш. Театрда әсәрләр белән эш итәбез, куелган пьесалар, барысы да матур әдәбиятка кагылышлы.
Мулла була алмадым дидегез, бүген дингә якынмы сез?
Дөресен әйтәм, әлегә намазлар укымыйм, ләкин укыган кешеләр янәшәмдә күп. Ураза тотам, намазны мин дә бит шулай укый алам, укырга кирәк дим үземә. Аның вакыты килеп җитәргә тиеш, син әле әзер түгел дип әйтәләр. Бер уйласаң, нәрсәсе килеп җитмәгән. Намаз вакытында укырга тиешле догаларны беләм, шуларны җыеп, керешеп кенә китәсе, әле үземдә бераз ышаныч җитми. Бер башлагач, ташларга да ярамый, ул уен эш түгел, башладың икән шуның белән гомереңнең азагына хәтле булырга тиеш. Артист булып эшләү да каршылыклар тудыра инде, алай дисәң, артистлар да намаз укый. Шундый чуалышларда әле мин.
Тырышабыз инде, атна кичләрдә мәрхүм әти-әниләр рухына догалар кылырга. Рәхмәтле булу, әлеге әйберләрне үзенә күрә аңлау бар, балалардан бер ризык дигән бит. Ләкин чынлап торып намазга кереп китә алганым юк, булыр әле. Киләчәктә үземне ак сакаллы, иман, җылылык бөркелгән, һәркем дә сыена алырлык, терәк була ала торган матур гына бабай итеп күз алдына китерәм.
Фото: © Фәнис Кәлимуллинның шәхси архивыннан
«Әнигә ярдәм итәргә мөмкин түгел иде»
Әниегез турында әйттегез. Ул берничә ел элек арагыздан киткән, аны еш искә аласызмы?
Әнием 3 ел элек октябрь аенда вафат булды. Без аның белән кечкенә чактан ук дуслар кебек идек без. Мин аңа күбрәк якын идем, ул үзе дә төпчек бала булгангадыр мине үзенә якын итте. Без гаиләдә 4әү үстек, әнигә хәтле 55 яшендә олы апабыз мәрхүмә булды. Шуннан соң 3 елдан әниебез китеп барды. Әни белән сөйләшкәндә ул миңа көлеп – «Улым, мин дә төпчек бит, син дә төпчек, төпчек хәлен төпчек аңлый», – дия иде. Күп балалы гаиләдән булса да, әнине дә үзенә күрә кадерләгәннәр, яратканнардыр инде. Ул да мине кадерләп, яратып үстерде.
Кечкенә чакта әнисез калудан бик курка идем мин, чөнки авылда күп очраклар булды, мәктәптә – «Шушы кешенең әнисе үлгән, шулай икән», – дигән сүзләр ишетелә иде. Шунда Аллаһы сакласын, әни генә исән булсын дигән курку туа иде. Әни бераз авырый башласа, аны югалтырбыз кебек тоела, шуңа күрә мин аның бөтен эшен эшләргә әзер идем, бер эштән дә куркмадым. Әни кер юа башласа да, тазның икенче башына мин килеп тыгыла идем – «Әйдә мин сиңа булышам, җиңелрәк булсын», – дип.
Әниегез ни сәбәпле вафат булды?
Әнигә 2004 елда онкология буенча операция ясадылар. Ул вакытта бик курыккан идек аны югалтудан. Ләкин әни операциядән соң 17 ел яшәде. Ул вакытта икенче стадиядә иде, авыруны җиңә алды. Соңрак шуның өстенә инфарктлар да булды. Шулай да ул тернәкләнә алды, без шактый гына әниле булып бик рәхәт яшәдек. Берничә ел элек апа тиз арада онкологиядән китеп барды. Шуннан соң пандемия башланды, әни әле әкрен генә үз аягында йөрде. Шулай да больницаларга барып, күренеп тора идек. Ул больницалар юлын күп таптадык инде без... Шуннан соң бер күренергә баргач, әнинең бавырында метастаз булуга шикләнү булды. Тикшеренергә Казанга килдек, шунда тикшерә-тикшерә соңгы стадия икәне ачыкланды. Шуннан әни 6 ай эчендә китеп барды. Әнигә ярдәм итәргә мөмкин түгел иде, врачлар «Химияләр куллансагыз, газаплау гына булачак, бик каты интектереп, газаплап бетерәчәкбез», диделәр. Авыруы бөтен җиргә таралган иде. Әни ярдәм сорады, берәр нәрсә эшләтеп булмыймы икән ни дип. Ләкин шул ук вакытта үзе дә әлеге авыруның нәрсә икәнен бик яхшы аңлый иде. Әнигә ярдәм итә алмаудан үзәк өзелде, бик авыр булды. 79 яшендә китеп барды әниебез, 80 яшен, түгәрәк юбилеен үткәрә алмадык. Әти бик дә яшьли китте, 55 яшендә, мин икенче курста укый идем. Аның башына кан сауды, бер-ике көн эчендә юкка чыкты әтиебез дә.
«Кайтасы килсә, җибәрегез бу баланы, үссен әзрәк...»
Театр училищесына укырга кергәч, аны ташлап, кире авылга кайтып киткән булгансыз, авыр булдымы?
Без кечкенә чакта артистлык ул бик нык дәрәҗәле һөнәр иде. Аңа бөтен кеше дә ирешә ала торган түгел, бигрәк тә авыл балалары дигән фикерләү яши иде. Әти-әнием – икесе дә чын хезмәт кешеләре. Минем шулай хыяллануым алар өчен кызыклы иде. 8нче сыйныфны бетергәч,Казанга киттем, театр училищесына укырга кердем. Ләкин бала бит инде, уйлап карагыз, гомердә бер шәһәргә барганым юк иде, ул вакытларда группировкалар заманы, урамнарда әллә нинди бандитлар бәйләнүләре, этләр белән куркыткан чаклар булды… Бик каты сагындым мин авылны, курку да булгандыр инде. Кайтып китергә булдым, ике ел укырга мөмкинлек бар бит мәктәптә. Уйладым да, театр училищесын ташлап авылга кире кайттым. Бер айдан артык укып калдым училищеда, көз көне авылда юньләп укымыйлар да, бәрәңгегә йөриләр, кыр эшләре, күп югалтмадым.
Мәсгут абый Имашев ул вакытта театр училищесы директоры иде, ул – «Кайтасы килсә, җибәрегез бу баланы, үссен әзрәк, ике елда зур егет булачак әле ул, тимәгез», – дигән булган. Миңа – «Фәнис, әгәр хыялларыңнан кире кайтмасаң, ике елдан соң шушы театр училищесы ишекләре синең өчен ачык. Синең монда урының бар, кире килеп – укып китәрсең», – диде. Аннары 10нчы сыйныфны бетергәндә мин инде шунда ук бөтен әйбергә дә кирәкми, минем үземнең теләгән урыным бар дия идем. Училищеның орнаментлы баскычларын төшләремә керде. Кире килгәндә дипломатлар тотып, күкрәгемне киереп килеп кердем инде бик каты. Хәзер укыган төркемдәшләр белән бергә эшлибез бит, алар һәрвакыт көлеп искә ала.
Фото: © "Татар-информ", Абдул Фәрхан
«Драма артистының бәхете режиссердан тора»
Сез бер мәлне эстрадага да бирелеп алган идегез, нишләп әлеге өлкәгә тулаем кереп китмәдегез?
Әйе, булды андый вакыт. Шәхси концертлар куймасам да, төрле артистлар белән эшләп алган идем. Нурзадә белән берничә программа эшләдек. Чиста җыр өлкәсенә генә кереп китмәдем, минем теләгем дә аның хәтле көчле түгел иде. Театрда мөмкинчелекләр күбрәк, монда рәхәтләнеп сәхнәдә уйныйсың – биисең дә, җырлыйсың да. Җырчы гына буларак, эстрадада үзеңне тотып, балкытып тору бик катлаулы, бигрәк тә хәзер. Беренчедән, финанс ягы, эстрадада бөтен нәрсә акчага корылган, коммерциягә. Гаилә дә булгач, театрда да иркенләп эшләгәч, үземне башка өлкәдә күз алдына китерә алмадым. Шулай да мәҗлесләр алып барырга тырышабыз, никахлар, туйлар, юбилейлар. Элегрәк күбрәк эшли идек. Хәзер инде спектакльләр күп булгач, артык мөмкинчелек тә юк. Чакырган җиргә барабыз.
Җыр ягыннан күпмедер дәрәҗәдә үземне тормышка ашырам. Җырсыз тормыйм, 4 ноябрьдә генә театрда «Умырзая» спектакленең премьерасы булачак. Ул әсәргә инде икенче тапкыр мөрәҗәгать итәбез, 2008 елда премьерасы булган иде. Ул рольне мин туйганчы уйнап өлгерә дә алмадым, чөнки безнең биналар белән проблема иде бит, тегендә-монда күчеп, спектакль төшеп калды. Хәзер инде – «Әйдәгез юбилейны шушы спектакль белән үткәрик, әйбәт булыр», – дидем.
(Быел «Умырзая» спектакле 4-5 ноябрьдә Кариев театры сәхнәсендә яңартыла. Музыкаль драма ТАССРның халык артисты Рәшит Ваһапов биографиясенә нигезләнгән. Режиссёры Ренат Әюпов – авт.)
Эстраданы сайлаган булсам, популяррак, баерак булыр идем дигән уйлар туганы бармы?
Юк. Мин һәрвакыт эстрадага китсәм, театрны ташларга кирәк булачак дип уйлый идем. Әгәр эстрадада үзеңне күрсәтәсең килә икән, бөтен көчеңне шуңа гына бирергә кирәк. Хәзер театрда эшләгән вакытта да җырлап торам.
Уйнаган рольләрегезнең исемлеге бик зур, ләкин аларның күбесе икенчел. Кайсыдыр рольне бирмәделәр, уйныйсы иде дигән ролегез булдымы?
«Шуны куйсыннар, шуны уйнар идем», – дигән әйбер юк миндә. Мин булганыннан канәгать булып, сабыр гына көтеп тора торган кеше. Вакытында «Галиябану»да Хәлилне, «Башмагым»да Галимҗанны уйнадым. Әзрәк урап килдем мин, ләкин җырлы рольләрне дә уйнадым, менә аның сәгате җиткән булгандыр инде, миңа уйныйсы булган ул рольне. Әзме-күпме җырлаган актерларның хыялы бар инде шундый геройларны уйнау. Тормышка ашмый калган геройлар да бардыр, ләкин минем иртәме-соңмы теләгән рольләрем уйналды дип әйтә алам.
Үпкәгез калмадымы?
Юк алай, Ренат Мирзахәсәнович белән (Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры Ренат Аюпов – авт.) без инде ничә ел эшлибез. Ул барыбер минем табигатемә ята, миңа туры килә торган рольләрне дөрес итеп сайлап бирә белә. Мин аңа бик рәхмәтле, артистны артист иткән кеше – режиссер. Драма артистының бәхете режиссердан тора. Ул, сине күреп, ниндидер рольне бирә икән – син бәхетле.
Еш кына артистлар үз театрында чикләнеп, башка спектакльләр белән кызыксынмый. Сез премьераларны күзәтеп барасызмы?
Коллегалар, яңа премьералар белән кызыксынырга кирәк. Үземне алай күп йөрим дип әйтә алыйм. Ләкин кызыксыну булырга тиеш, башка театрлар нинди сулыш белән яши, нинди спектакльләргә халык күп йөри, йөрми, ничек кабул итә. Мин күбрәк тамашачы буларак карарга тырышым, критика йөзеннән түгел. Була ошаган әйберләр дә, охшамаганы да, төрлечә. Кемдер спектакльне кабул итә, кемдер юк.
Соңгы арада чыккан кайсы спектакльне карарга киңәш итәсез?
Тинчурин театрына йөргәнем юк соңгы арада. Әлмәтләрнең «Ул әле өйләнмәгән иде» спектакле бик ошаган иде. Куелу алымы ниндидер яңачарак, алар бит инде яшьләр, үз күзлекләреннән, үзләре тапкан яңа формалар белән куялар, шул ук вакытта үткән чор да төгәл бирелә, хилафлык килмәгән дип әйтәсем килә.(Гаяз Исхакыйның «Ул әле өйләнмәгән» әсәрен Әлмәт театрында режиссер Айдар Җаббаров 2022 елда куйды – авт.). Кайвакытта бит классиканы танып та булмаган очраклар була, бик бәхәсле спектакльләр.
Бүген бик күп артистлар Айдар Җаббаров белән эшләп карарга хыяллана, андый теләгегез бармы?
Теләр идем. Ничек эшли икән, җентекләп, бөртекләп, чөнки аның куйган спектакльдәге образларына карыйсың – шулхәтле вак-вак энә очы хәтле генә детальләр. Бигрәк нечкә бит, ничек шуны күреп бетергән икән. Ничек җыйган шушындый тары бөртеге шикелле әйберләрне дигән уйлар килә. Ничек эшли икән актерлар белән, ничек ача икән? Мине ничектер икенче яктан ача алмасмы икән, минем белән нәрсә эшли алыр икән, дигән сорауларым бар.
Сез бик озак еллар бер театрда эшлисез, башка җиргә күчеп карарга теләгегез туганы булмадымы?
Юк, андый уйлар кергәне булмады. Алай уйларлык булса, мин мәдәният институтына кергән булыр идем. Мин укырга кергән елны Фәрит Бикчәнтәев Камалга үзенең беренче карлыгачларын җыйды. Фәнис Җиһанша, Искәндәр Хәйруллинар актерлыкка беренче тапкыр институтка укырга керделәр. Элек бит татар артистларын гел театр училищесы әзерләгән. Әгәр дә шул вакытта анда барсам, бәлкем мин дә үткән булыр идем дигән уй кергәне бар. Ләкин никтер мин аңа омтылмадым.
Нишләп?
Театр училищесы төшләремә керде. Хәзер дә үзем яңадан барып, үзем ишеген ачып кереп – «Исәнмесез, мин килдем, вәгъдәмдә тордым, мин сезнеке», – дип әйтер идем.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Шушы бина өчен безнең бик күп тир түгелде»
Бүген татар сәнгатендә шундый проблема бар: театрда да кинода да бер үк артистлар уйный, бездә кино артистлары юк та кебек. Шуңа бәйле, киноның сыйфаты да аксый.
Кино артистларын аерым әзерләргә кирәктер. Без бит драма артистлары, без сәхнәдә уйныйбыз, ул уйнау башкача. Без тамашачыларга эмоцияләрне башкача җиткерәбез. Ә камера алдында син гел дә табигый булырга тиеш. Бернинди көчәнү дә кирәкми, анда барысы да тыныч кына эшләнелә.
Без театрда эшләгәч, канга сеңгән инде ул. Безнең шушы алымнарыбыз чыгып китә торгандыр, камерага алай эшләргә кирәкми.
Бездә бөтенләй кино артистлары юк дип әйтеп булмый инде. Барыбер соңгы вакытларда татар артистлары киноларда төшә, миңа калса, алар барыбер шомара баралар. Үсеш юк түгел һәрхәлдә. Дөрес, табигыйлык кирәк инде. Театр сәхнәсендә дә кирәк ул, безнең барлык эмоцияләр күпертеп бирелә кебек миңа.
Бүгенге татар киносын карап барасызмы, ничек бәялисез?
Бөтенесен дә түгел. Уңай бәялим. Үземнең дә төшәсем килә. Булыр әле дип көтеп утырам.
Нишләп көтеп утырасыз? Кастинглар булып тора бит.
Кастингларга артык йөргәнем юк. Чакырулар да була. Кайчак барып булмый. Күптән түгел шундый хәл булды – чакырдылар, баштан вакытлар туры килә иде, аннары алар төшерү вакытларын үзгәрттеләр дә, мин бара алмадым. Шуның белән килеп чыкмады. Әлбәттә, зур роль түгел иде. Ләкин миңа шушы да җитә, ул да кемнеңдер хыялыдыр.
Татар киносына кайсы якка йөз тотарга кирәк?
Кино индустриясендә үземне әллә ни көчле дип әйтә алмыйм. Ләкин минем күңелемә үзебезнең классик язучыларның әсәрләренә игътибар хуш килә. Соңгы арада әлеге юнәлештә актив эшлиләр. Классик әсәрләргә игътибар булуы минем күңелемне җылыта. Без үзебез укып үскән әсәрләр булгангамы икән, мәктәптән, шул хәтле якын алар. Минемчә, бу дөрес, ул шулай булырга тиеш. Чөнки ул безнең тарихыбыз, үткәнебез. Тарихын белмәгәннең киләчәге юк.
Сәнгать өлкәсендә тәнкыйтькә ничек карыйсыз?
Тәнкыйтькә бөтен әйбер дучар була. Спектакльләр дә, фильмнар да. Тәнкыйтьлиләр икән, димәк, нәрсәдер эшләнелгән. Нәрсәдер бар, сөйләрлеге бар дигән сүз. Начар сүз булса да, димәк, игътибарга алып үткәннәр, ул шулай ук кирәк. Тәнкыйть – кирәкле шәйдер, дигән бит бөек Тукай.
Сез 29 ел гомерегезне Кариев театрына багышлагансыз, әлеге театрның тарихы бик кызыклы, ул озак еллар бинасыз була, әлеге вакытны еш искә аласызмы?
Без бүгенге көнгә бик зур сикәлтәләр аша килдек. Яшьләр театрында эшлибез дип әйтә идек, бинасы да, бер әйбере дә юк иде ул театрның. «Кая соң ул, кая барып карарга соң спектаклегезне», – дип сорыйлар иде. Ә чынлыкта юк иде ул театр, Островский урамындагы рус ТЮЗының ишек алдында бер бүлмә бар иде. Караңгы гына бер почмакта, кеше таба торган җир түгел. Анда спектакльләр дә уйнап булмый иде. Күчмә халәттә идек без, шулай теләсә кайда йөреп, театрны бөртекләп җыйдык.
Ничә ел Киров районында эшләдек, ярым җимерек бинада, салкында. Авызны ачкач, пар чыга, салкыннан батарейлар шартлый иде. Ничә ел ягылмаган бинада спектакльләр уйнадык. Без күргән ягылмаган биналар, ватык машиналар...күпме йөрелде, бик күпне күрдек. Хәзер шушы җылы өебездә утырабыз, шушы бина өчен безнең бик күп тир түгелде. Нинди авырлыклар аша үтәргә туры килде…
Юлыбыздан тайпылмадык, үзебезнең профессиянең фанатлары булганбыздыр. Чөнки теләк зур иде, без укырга кергәндә – хезмәт хакы аз була артистларның, тегеләй-болай дигән диделәр. Кирәкми безгә акчасы да, безгә артист булырга, сәхнәгә чыгарга кирәк, калганы «чипуха» иде.
Куйган максатыңа ирешер өчен тырышырга кирәк. Җиңел генә булмый, бар да әйбәт була дигән әйберне баштан чыгарып ташларга. Алай була алмый ул, бар да җиңел булса, кадере дә, кыйммәте дә булмый.
Гайрәтегез кайтып, «китәм» дигән вакытлар да булгандыр.
Бер шундый чор булып алды. Күпкә яшьрәк вакыт, акча җитмәгән чак, гаиләдә дә ниндидер кризис иде. Әгәр китсәм әйбәт булмасмы икән, «әй, тегендә эшлиләр икән акча, әй монда эшлиләр икән акча, теге шуның хәтле алган», дигән сүзләр күп иде.
Шул вакытта мәрхүмә апа белән сөйләшүебез истә калды – «Апа, нишләргә соң, авыр бит», – дигән идем. Апа шунда – «Китүне башыңа да кертмә, үзеңнең ничек хыялланганыңны оныттыңмы әллә, бу авырлыклар – үтә ул, без синең белән горурланабыз», – дип туктатып калды.
Сез бит гаилә башлыгы, балаларыгыз бар, акча мәсьәләсе дә еш күтәрелгәндер...
Төрле чаклар булды, ләкин китәргә дигән уй озакка бармады, шул авыр вакытларда кереп алды инде. Исемдә калган, Алия беренче балага авырлы, бер мәлне акча бирми башладылар. Болай да акча юк, өйдә вак төякләрне җыеп, бер кефирлык, ярты ипилек акча белән яши идек. Шул вакытта гастрольләргә чыгабыз, диләр. Алиянең инде эче шактый беленә, Әгерҗе районына гастрольләр, ә гастрольгә чыксаң – суточный бирәләр. Ул акчаны баштан ук түләмәсәләр дә, билет саткан акчадан һәр көнне ала аласың. Анда бит инде юлда йөргәндә ашаталар, эчертәләр. «Казанда ятканчы, мин дә синең белән чыгып, йөреп кайтам», – диде. Декабрь ае, шулай авылдан-авылга салкын клубларда гастрольләр белән йөрдек. Ул вакытта без яшь идек. Авыр булса да бергә, төркемдәшләр белән бергә... Без бит күпме хыялландык бергә йөрергә. Яшьлек белән тоелмагандыр инде...
Артист дигәч, бер кеше дә шундый тормышны күз алдына китермидер. Артист бит сәхнәдә матур костюмда, елмаеп басып торган кеше.
Шулай инде, элеккеге артистларны күреп хыяллана идек... Ыспай гына киенгән, тамагы тук, авызы ерык, барысы да әйбәт. Вәт рәхәт яши бу!... Кеше шулай уйлый инде... Гайрәт кайткан чаклар да булды.
Бина булмаган чакта эт типкесендә йөрдек. Ул салкын клубларда гастрольләр белән йөрүләр... Шундый тормышлы артист булам дип хыялланмыйсың бит инде. Ләкин ниндидер ышану, өмет чаткысы бар иде. Бер-беребезгә ышану, кулга кул тотынып алга бару. Төркемебез белән килеп, әле дә бергә эшлибез.
Фото: © Кәлимуллиннарның гаилә архивыннан
«Тәүлегенә 24 сәгать бергә, ул кайчакта 48 сәгатькә бәрә»
Хатыныгыз турында да сорамый кала алмыйм. Сез – Кариевта театраль гаиләләренең берсе. Өйдә дә, театрда да бергә булу ничек ул?
Хәзер ияләнеп беттек инде шундый тормышка. Безнең бүтәнчә була алмыйдыр, гадәттә бит кешенең ире бер җирдә, хатыны икенче җирдә эшли. Без андый тормышта яшәп карамадык. Тәүлегенә 24 сәгать бергә, ул кайчакта 48 сәгатькә бәрә, тиңләшә (көлә). Без бер дә аерылып эшләмәгәч, мин аны тоеп караганым юк бит, ничек икәнен белмим дә. Безнеке шулай гына булырга тиеш кебек. Мин аңлата да алмыйм инде аны. Салынган ул безгә шулай, канга сеңгән, шулай гына булырга тиештер кебек.
Бер-берегездән арыган чакларыгыз булмыймы?
Өйдә талашкач та, театрда үтә инде. Авызны ерып килеп керәсең дә, репетиция вакытында күз карашы белән дә дуслашып китәбез. Безнең әллә нинди глобаль талашулар да булганы юк. Гадәттә, вак-төяк инде, балалар аркасында булырга мөмкин. Бик эмоциональ икебез дә.
Балаларыгыз иҗат юлын сайламаган.
Дөресен әйткәндә, мин үзем балаларым иҗат кешеләре булсын дип теләмәдем. Алардан да аның хәтле кызыксыну булмады. Кызыбыз Миләүшә шәрык биюләре белән шөгыльләнеп алды. Артистлар белән дә йөрде. Бер сезон Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшләде, гастрольләргә йөрде. Үзе аңлады гастроль тормышы нәрсә икәнен, әкренләп ул өлкәдән китте. Улыбызны биюгә биргән идек, аны ташлады. Аннары баянга бирдек, быел соңгы елы, зур көрәш белән башлаган идек елны, ләкин йөртеп бетереп булмас ахыры. Теләми, миңа ул кирәкми, мин үземне башка өлкәдә күрәм ди. Ул безнең спортка күбрәк тартыла, спорт турында хыяллана. Хәзер егет бит инде, 15 яшь, дөньяга бөтенләй башкача карый.
Гаиләдә татарча сөйләшәсезме?
Әйе, кызыбыз һәрвакыт татарча сөйләште. Улыбыз Ильяс та әйбәт сөйләшә, шулай да кайвакыт онытылып китәбез. Мәктәптә дә, дуслары белән дә русча аралаша бит инде, русча сөйләшә башласа, тиз генә татарчага күчәргә тырышабыз. Балаларга вакытында дөрес юнәлеш бирергә кирәк.
Бүгенге көндә тел проблемасы турында нәрсәләр уйлыйсыз?
Күп сөйләшелә моның турында. Ләкин тәгаен генә нәрсәдән икәнен беркемнең дә ачыклап биргәне юк. Шуңа да карамастан, әллә кайларда татар теле яңгырый, чит төбәкләрдә, илләрдә. Гаиләдән башлануы дөресрәктер дип саныйм. Кечкенәдән гаиләдә сөйләшсәң була, балаларың барыбер әзме-күпме телне беләчәк.
Фото: © Кәлимуллиннарның гаилә архивыннан
«Җылы сүзләр әйтеп күңелне үстереп җибәрсәләр, безгә шул җитә»
Киләчәккә нинди уйлар, планнар белән яшисез?
Гаилә белән сау-сәламәт булып яшәргә. Хәзер инде театрда ничә яшьләргә хәтле эшләячәгемне әйтә алмый, ләкин барыбер кайтып егыла торган соңгы нокта – гаилә, өй. Хәзер инде оныклар тәрбиялисе килә. Һәр эшнең, яшьнең үз вакыты.
Оныкларыгыз юкмы әле?
Әлегә юк шул, кызым гаиләле түгел. Һәр нәрсәнең үз вакыты. Театрда шулай артык шау-гөр килмәсәң дә, алга таба матур гына эшләргә язсын иде.
Әле дәрт бар?
Әлбәттә, эшләргә дәрт бар әле. Бу бинаны булдыру өчен тырыштык, теләдек, ул тормышка ашты. Хәзер шунда исән-сау гына эшләргә. Безне дә кирәк дип тойсыннар, вакытында әзме-күпме эшләребезне бәяләсәләр иде. Шунда җылы сүзләр әйтеп күңелне үстереп җибәрсәләр безгә шул җитә. Матур спектакльләр, яңа рольләр театрыбыз тагын да гөрләсен, исеме яңгырасын иде. Без – яшьләргә киңәш бирерлек, тәҗрибәле артистлар булып, бездән соң килгән буыннарның хөрмәтенә лаек булып яшисе килә.
Шулай булсын, Фәнис абый. Уңышлар телибез!
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов