Кабан күле буенда Камал театрының яңа бинасы төзелде. БРИКС узган көннәрдә ул кунакларга тәкъдим ителде. Яңа бинада ремонт эшләре дәвам итә, Камал театрының афишасына күз салсак, 8 декабрьгә кадәр билетлар иске бинада барган спектакльләргә сатыла. Яңа бина тамашачыларга декабрь аенда тәкъдим ителәчәк дип аңларга кирәктер – билгеле, бу төзелеш эшләренең ничек баруына бәйле.
Әлегә Камал театрының яңа бинасына журналистларны да кертмиләр, әмма «Интертат» журналистына бинага керә алды һәм анда барган ремонт эшләрен сезгә дә күрсәтә. Бинада тулы куаткә матурлау-чистарту эшләре бара. Эшчеләр бик ачык күңелле, араларында төрле милләт вәкилләре бар, Африка чыгышлы кешеләр дә күренә. Татар театры – бөтен халык өчен бит ул!
Фойеда эшләр тәмамланып килә, ул бик зур, бик тәэсир итәрлек. Кече сәхнә дә төзелеп бара. Гардероб иске бинадагыдан күпкә зуррак. Буфет та инде әзер, витриналар куелган.
Казанның бу яңа театры — үзенә барлык зыялы халыкны җыярлык дәрәҗәдәге затлы урынга охшаган.