Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Ак Барс» – «Локомотив» матчы 1 ноябрь көнне Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды. Әлеге уенда күпләр Казан бозында «Ак Барс»ның элекке капитаны Александр Радуловны күрергә теләгәндер, тик ул составта юк иде.
Александр Радулов ике сезон дәвамында 2022-2024 елларда Казан командасы составында уйнады. Данис Зарипов профессиональ хоккейчы карьерасын тәмамлагач, Александр Радуловка «Ак Барс» капитаны вазифалары йөкләнгән иде. Хәзер ул Ярославльнең «Локомотив» командасында уйный.
Һөҗүмче бу сезонда «Локомотив» составында 7 гол кертте. Соңгы өч уенда да нәтиҗәле пас һәм алкалары белән очколар җыйды.
«Ак Барс»ка каршы матчта Александр Радулов бозга чыкмаса да, ул командасы янында иде, камерага эләгеп, «Татнефть Арена» боз сараендагы таблода да күренеп алды. Аның командасы отты.
«Ак Барс» – «Локомотив» матчыннан репортаж.
Уеннан соң оештырылган матбугат конференциясендә журналистлар «Локомотив» тренеры Игорь Никитиннан Александр Радуловның бозга чыкмау сәбәпләре турында сорады. Игорь Никитин хоккейчының бераз җәрәхәтләнүе хакында әйтте.
- Александр Радулов – 38 яшьлек һөҗүмче, тумышы белән Түбән Тагилдан. Ул – ике кат хоккей буенча дөнья чемпионатында җиңгән һәм «Салават Юлаев» составында Гагарин кубогын откан хоккейчы.