Казанда курьер егет клиент кызны «свидание»гә – очрашырга чакыра. Кыз очрашудан баш тарткач, курьер егет аны интернетта мәсхәрәли башлый. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Курьерга бер клиенты бик ошый, һәм ул аны эзәрлекли башлый. Баш тартуны кичерә алмыйча, интернетта танышулар сайтында шушы кыз исеменнән фейк аккаунтлар ача, интим-хезмәтләр тәкъдим итә. Кызның адвокаты Адель Хайдаршин бу турыда «Татар-информ»га сөйли.
«Октябрь уртасында кызга зур маркетплейстан әйбер китерәләр. Посылканы курьер алып килә, ул кызны ошата, шуннан соң даими рәвештә хәбәр язып, очрашуга чакыра. Кыз баш тарта, бераз язышкач, блокировкалап куя», – ди адвокат.
Үчле егет танышулар сервисында шушы кыз исеменнән аккаунт ясый һәм акчага интим хезмәтләр күрсәтергә әзер, дип яза. Сервис регистрацияне раслагач, курьер скриншотны кызга җибәрә һәм «Кич белән заказ көт» дип язып куя.
Ялангач фотолардагы кыз курьер белән очрашудан баш тарткан кызның фотолары булмый. Курьер интернетта аңа ошаган башка шәрә кыз фотосын таба да, фейк аккаунттагы чын фотолар янына куя.
«Клиентым белән без танышулар сайтының техник хезмәтенә мөрәҗәгать иттек, фейк аккаунтны бетерттек. Мондый очракларда, әгәр челтәрдә кешенең намусын, абруен яки хезмәт репутациясен пычрата торган белешмә булса, аны суд тәртибендә бетертеп була. Судка мөрәҗәгать итеп, мораль зыян өчен компенсация алырга да мөмкин. Суд тәртибендә интернет-ресурстан кеше турында белешмәне бетертеп була», – ди адвокат Адель Хайдаршин.
Аның сүзләренчә, курьерның гамәлләре Җинаять кодексы маддәсенә туры килә.
«Без полициягә гариза язарга һәм җинаять эше ачтырырга җыенабыз. Бу очракта җәза - 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү. Моннан тыш, бу кешедән компенсация алып була. «Сталкеринг» яки эзәрлекләү өчен безнең законнарда җаваплылык юк. Россия Җинаять кодексында моңа якын маддә – шәхси тормышның кагылгысызлыгын бозу, ләкин бу очракта сүз яла ягу турында бара», – ди ул.
Фото: © «Татар-информ», шәхси архивтан