Фото: Салават Камалетдинов \ "Татар-информ" архивы
Иран һәм Һиндстаннан тыш, Төркия Россиягә ак май кертә торган дүртенче ил булды. Майның 20 тонналык беренче партиясен 27 октябрьдә кайтарганнар.
Бу – Россиядә ак майга бәя арту аркасында килеп чыкты. Ел башы белән чагыштырганда, сентябрьдә ак майга бәя 17,96 процентка артты.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы, бәяләрне тотрыклы итәр өчен, ак майны чит илдән кертүне арттыру буенча эшләвен белдерде.
Россельхознадзор исә тагын 6 илдән май кайтару мөмкинлеген карый.
Министрлыкта әйтүләренчә, Россия базары ак май белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителгән. 2024 ел йомгаклары буенча, ак май җитештерү күләмен арттыру көтелә, дип яза ТАСС агентлыгы.