Вахит абый нишләп китәргә булдыгыз?
Беренчедән, мин инде 70 яшемне тутырдым. Зарланып әйтүем түгел, картайдым димим. Газета бик нык энергияне «ашый», ә мин роман язарга тиешле кеше. Мин моны төрле яклап аңлатып бирә алам. Мисал өчен, Татарстанда Пугачев восстаниесен минем кадәр өйрәнгән бер кеше дә юк. Мин – бердәнбер. Архивларга йөреп, 12 ел гомерем үтте. Мин бик күп мәгълүмат тупладым. Аларны язарга кирәк. Мин аңлыйм, газетаны да чыгарырга кирәк, тик матбугатның бер ягы бар: аны бүген укыйлар, ә иртәгә онытыла. Ул хәтердә калмый. Әле укучысы буламы? Мин чыгарган газетаны егылып укып баралар дип уйламыйм. Гәрчә, үземә һәм үземнең хезмәткә мин бәя бирә беләм. Эчтәлеге ягыннан бүген «Мәдәни җомга» белән бер рәттән куя алырлык бер газета да юк. Газетага мәгълүмат эзләр өчен минем бик күп вакыт китә. Өйгә кайткач роман яза алмыйм.
Мин октябрь аенда Мәсәгут Гомәров турында роман яза башладым. Кукмара районының Пычак авылыннан чыккан кеше Пугачев восстаниесе вакытында полковник дәрәҗәсенә ирешкән, язмышы бик тә кызганыч. Моны мин генә ачыкладым. Роман язуның нинди җен икәнен башка кеше аңлый алмый. Мин эштән кайтам, төнге 12гә кадәр роман язам, иртәнге 6да эшкә киләм. Җитәкчелеккә минем урынга кеше эзләгез, дидем. Ркаил Зәйдуллага (авт. Татарстан язучылар берлеге рәисе) да әйттем. «Юк бит», - дисәләр дә, миңа китәргә кирәк.
Мин язмасам, Мәсәгут Гомәровны беркем дә язмый, мин язмасам, Бәхтияр Канкаевны беркем дә язмый. Татар милләтендә андый кеше юк. Бу мактанып утыру түгел. Мин архивларда йөрдем, ә бүген бер кеше дә алай архивларда утыра алмый, мине кабатлый алмый. Ни сәбәпле? Бүген архивка керү өчен акча кирәк. Бүген моның өчен бер иганәче дә табылмый. Мәсәлән, студентка архивта утыру өчен кем акча бирсен?
Мин шуны беләм: миннән соң роман гына кала. Минем романнарны 30 елдан соң да укыячаклар. Газетаның берәр номерын 30 елдан соң укырлармы? Шуңа миңа бит җитди рәвештә язарга кирәк. Минем йөкләнеш зур, шуңа минем өчен иң яхшысы – китү.
Сез хәзер өйдә роман язып утырырга гына җыенасызмы?
Юк, мине «Казан утлары» журналына күчерәләр. Мин баш редактор Рөстәм Галиуллинның икенче урынбасары булып эшли башлыйм. Мин бит үзем дә журнал чыгарган кеше. Мин 10 ел «Мәйдан» журналын чыгардым. Яшерәсе юк, анда эшләгәндә җиңел иде. Ул вакытта романнарны да җайлы гына яза идем. Анда йөкләнеш сизелмәде. Ә соңгы 5 елда мин бер әйбер дә язмадым. Ничек инде алай? Мин бик сирәк язучыларның берсе. Мин дә язмасам... Мәхәббәт романнары бик күп, ләкин тарихи роман түгел. Татар милләте горурлана торган, тукта, безнең бит шундый баһадирлар, батырлар булган дип уйландыра торган романнар кирәк. Ике күзе чокып чыгарылган Мәсәгут Гомәров тагын кемдә бар? Аны ат койрыгына тагып сөйрәп баралар, тотып яралар, аякка бастыралар, ә ул җәлладның битенә төкерә. Аннан сукыр килеш сөргенгә җибәрәләр. Татардагы буйсынмау бу. Пугачев баш күтәрелешендә башка андый батыр юк. Шуңа мин язарга тиеш.
Сез «Мәдәни җомга»да ничә ел эшләдегез?
10 ел. Һәр әйбернең үз вакыты, мин сизәм бит аны.
Үзегезнең урында нинди кешене күрергә телисез?
Үзем турында мин бик югары фикердә диярләр инде, ләкин минем урынга лаек кеше табылуга мин бик шикләнәм.
Бу 10 елда «Мәдәни җомгада» нинди төп казаныш булды?
Миңа күрешкәндә дә, шалтыратып та күп кеше рәхмәт әйтә. Ни өчен? Син Казанга килгәч, без татар тарихын белә башладык, диләр. Мин Казанга килүгә үк татар тарихын бик күп чыгара башладым. Чаллыда вакытта сәяхәтләргә йөрдем, тик максатчан рәвештә түгел. Монда Ләбиб Лерон, Рөстәм Галиуллин белән бергә йөри башладык, бөтен Башкортстанны гизеп чыктык. Йөри торгач, күз ачыла бара. Бик күп авылларда булдык. Күбесен йөри-йөри эзләп таптык. Урал якларына: Чиләбе, Магнитогорск, Екатеринбургка кадәр барып җиттек. Кайсы авылда, кайсы районда татарлар яшәвен аңлый, белә башладым. Шулай итеп, үзеңнең дә колач, офык киңәя. Бу йөрүләр чыннан да файдага булды. Барып күргәч, фикерләр бөтенләй үзгәрә.
Мин дә мәңгелек түгел. Миңа Аяз абый күрешкән саен: «Вахит. 60ка кадәр язып кал», - дип гел тукый иде. Ул сүзләр гел искә төшә. Ә миңа инде 70 тулды. Ялгыш мин китеп барсам? Мин казыганны, чокыганны башка чокып булмый, бу физик яктан мөмкин түгел, кызганыч. Якын киләчәктә үз эземнән барасы кешеләрне күрмим.
Күпме кешебез каһарман булган, батырлыклар кылган, аларны ничек кенә җәзаламаганнар. Без аларның берсен дә язмыйбыз, ә башкортлар яза. Роман артыннан роман чыга. Безнең көчле милләт икәнне исбатларга кирәк. Газетада мин моны исбатладым, хәзер роман язып исбатлау исәп.
Димәк, сездә якын киләчәктә романнар көтеп калабыз.
Мәсәгут Гомәров турындагы романны мин язга тәмамларга тиеш. Аннан Бәхтияр Канкаев. Аны татарлар гомумән белми. Миңа язып бетермичә үләргә ярамый.
Вахит абый, уңышлар Сезгә!