«Малай на белом Барсе», «Миләшләрем», «Аерылмагыз», «Уклы йөрәк» кебек җырлары белән танылган яшь җырчы Лэйна татар эстрадасыннан китүен хәбәр итә.
«Татар җырлары ярдәмендә сезне табуыма бик шатмын. Бу мин кайчандыр хыялланган гына искиткеч матур юл булды. Минем җырларымны тыңлаган һәркемгә рәхмәт. Мин даими рәвештә статистиканы күзәтеп барам һәм саннарга гаҗәпләнәм! «Малай на белом Барсе» гына ни тора! Ә «Аерылмагыз» җыры белән нинди продакшн килеп чыкты! 9 9 100 000 карау һәм бу Ютуб каналда гына.
Ә «Миләшләрем» җыры тирәсендәге гаугалар, интригалар! Ох! Әлеге тарих бер кешенең намусында калсын. Кем турында сүз барганны бик яхшы аңладыгыз. Тәҗрибә күрсәткәнчә, ялган – эшли икән. Ләкин мондый арзанлы провокацияләр минем турында түгел. Саннарым һәм статистика мине шатландыра һәм илһамландыра.
Мин үзем теләгәннең барысын да алдым һәм бернәрсәгә дә үкенмим! Иң мөһиме, мин үземнең иҗатымны кабул иткән кешеләрне таптым. Минем белән булганыгыз өчен рәхмәт! Минем өчен бу иң мөһиме һәм мин сезне бик нык яратам.
Шуны әйтәсем килә, соңгы арада чыккан җырым – минем карьерамда соңгы татарча җыр.. Шулай яшь килеш көрәшеп, татар эстрадасының үсәргә тиешлеген һәм яшь татар башкаручыларының ишетелергә тиешлеген исбатлап арыдым. Кызганыч, ни өчендер яңа артистларга ярдәм итү урынына һәрвакыт хейт, һәм бу музыка жанры аша татар телен популярлаштыруны катлауландыра. Яу кырында бер сугышчы – сугышчы түгел, диләр. Татар эстрадасының күп кенә өлкән артистлары, яшь аудиторияләре булмаса да, элемтәләр аша Пушкин картасы буенча чыгыш ясауларын дәвам итсеннәр… Интригалар ясасыннар, үз аудиторияләрен алдасыннар. Мин дә шулай дәвам итә алыр идем, ләкин нигә? Башка бу хакта бүтән сөйләргә теләмим.
Бу көздә мин русча яңа җырлар әзерлим һәм сез миңа терәк булырсыз дип ышанам. Татарстанда да баштарак миннән көлделәр, ә сез миңа ышандыгыз һәм яраттыгыз.
Хәзер юлымны яңадан башлыйм, яңа сукмактан китәм. Бәлки, мин абынырмын, ләкин бу тормыш, барысына да әзер булырга кирәк. Мин элеккечә үк үз республикамны, үз Татарстанымны яратам һәм төбәгемә рәхмәтлемен.
Казан, Кукмара, Татарстан, яратам һәм мәңге яратачакмын! Минем белән эшләгән барлык авторларга, янәшәмдә булганнарның барысына да рәхмәтлемен Ләкин минем музыкаль карьерамда «яктылык күренмәгән» җиргә барасым килми. Татар эстрадасындагы юлымны нәкъ менә шундый нотада тәмамлыйм…
Бүген мин татар телендә соңгы «1,2,3,4» җырын чыгардым. Ул сезгә ошар дип өметләнәм. Тиздән яңа амплуада күрешербез» – дип язган Лэйна ВКонтакте сәхифәсендә.