Җәмәгать, Татарстан әдәбияты (республиканың татар телле һәм рус телле әдәбияты) тагын бер әдәби премиягә баеды – язучы Айдар Сәхибзадинов үз исемендәге премияне гамәлгә куйды. Әлеге премияне ул Казанның Вишневский урамындагы урнашкан Үзәк шәһәр китапханәсенең әдәби кафесында тапшырды. Бер язучының ике язучыга төргәге белән акча тапшыруын мин дә күзәтеп тордым. Сүз дә юк, акча бирү, гомумән, матур күренеш инде ул.
ххх
XXI гасыр татар әдәбияты турында язганда әдәби премияләрнең байтак булуы һәм язучыларыбызның ул премияләргә хирыслыгы турында язылмый калмас. Әдәби премияләрнең күплеге, бер яктан, дәүләтнең иҗат кешесенә игътибары дип кабул ителсә, икенче яктан, язучыларның бай яшәмәве белән бәйли алабыз – уч тутырып гонорар алып яшәсәләр, 30-50 мең өчен мәш килеп ятмаслар иде.
Ә премияләр татар әдәбиятында, чыннан да, күп: прозаиклар өчен – Фатих Хөсни, шагыйрьләр өчен – Һади Такташ, балалар язучылары өчен – Абдулла Алиш, әдәби тәнкыйтьчеләр өчен – Җамал Вәлиди, драматурглар өчен – Туфан Миңнуллин исемендәге премияләр бар. Бу – һич кенә дә тулы исемлек түгел, Гаяз Исхакый, Максим Горький, Саҗидә Сөләйманова, Гамил Афзал исемендәге һәм тагын башка премияләр бар. Аларның күпчелегенең финанс ягы Мәдәният министрлыгы аша хәл ителсә, «Татнефть» яки районнар казнасыннан хәл ителгәннәре дә бар.
Менә шушы вазгыятьтә көтелмәгән хәл – прозаик Айдар Сәхибзадинов үз исемендәге премиясен булдырган. Ялгышмасам, ул үзе – бер әдәби премия дә алмаган прозаик.
Премия тапшыру тантанасы өчен рус телле язучылар җыелып шигырь укый торган урын – китапханәнең әдәби кафесы сайланган. Җыйнак кына бүлмә ул. Өстәл, урындыклар, бар өстәле кебек урын да, аның артында чәй әзерләү өстәле дә бар. Ә агартылган кирпечле ул бар дивары имзалар белән чуарланган.
Һәр килгән кешегә гөбәдия һәм чәй тәкъдим ителә. Гөбәдиянең чыганагы турында соңрак язармын – аңа да килеп җитәчәкбез.
Менә халык җыелышып бетте, шигырь укырга җыенган һәр кеше теләген махсус кәгазьгә язып куйды. Әлеге «тусовканың» хуҗасы Эдуард Учаров шигырь кичен ачып җибәрде, сүзне Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла алды.
Ркаил Зәйдулла: «Сезнең арагызга килеп эләгүемә бик шатмын. Бу китапханәдә булганым бар, әмма монда шундый әдәби кафе бардыр дип белмәгән идем. Үз кешеләр арасында булу бик рәхәт. Без бүген бирегә Айдар Сәхибзадинов исемендәге премияне тапшыру тантанасына җыелдык. Айдарның әсәрләрен байтак тәрҗемә иттем. Мин аны Айдар Сәхибзадә дип язам – алай магик яңгырый, «Сәхибнең улы» дигәнне аңлата. Мин аны Татарстандагы рус телле язучылар арасында иң яхшы прозаик дип саныйм. Без күптән таныш.
Мин Гадел Кутуй урамындагы студентлар тулай торагында яшәгәндә, без күршеләр идек: тулай торак каршындагы ерымның теге ягында Калуга бистәсе бар – Айдар шунда яшәде. Аның «Калуга хикәяләре» дигән нәзек кенә китабы бар иде – бик ярата идем ул китапны.
Ул әсәрләр хәзер бик өйрәнчек булып тоелырга мөмкин, әмма алар бик тәмле итеп язылган иде. Соңрак безгә бергә «Идел» журналында эшләргә туры килде. Айдар криминаль хрониканы алып бара иде. Мин аның язмаларын татарчага тәрҗемә итә идем. Аның криминаль очерклары да газета теле белән язылган коры язмалар түгел, сәнгати итеп эшләнгән була торган иде – әйе, язучылык таланты үзенекен итә.
Без хәзер дә телефоннан сөйләшкәлибез, әлбәттә, еш түгел, чөнки төрле утырышлар-җыелышлар белән минем вакыт җитми – әдәби түрәгә әверелдем, ә ул иркенләп сөйләшергә ярата. Беркөнне ул миңа шалтыратты да премия турындагы идеясен сөйләде. Ул һәрвакыт киң күңелле кеше булды, бу яктан без охшаш. Айдар Сәхибзадинов бер – татар телле, бер рус телле язучыга үз премиясен бирәчәге турында әйтте».
Лауреатларны Айдар Сахибзадинов үзе сайлаган: Эдуард Учаров һәм Гүзәл Игъламова.
Эдуард – китапханәнең шушы серле бүлмәсендә әдәби очрашулар оештыручы шагыйрь егет. «Минем Эдуард Учаровны чиста рус язучысы дип атарга телем дә әйләнми, аның әтисе татар. Учаровлар – данлыклы морза нәселе, данлыклы фамилия. Үзе Киров өлкәсендә үскән. Шәп егет», – дип таныштырды аның белән Ркаил Зәйдулла. Хәер, аны биредә барысы да белә иде, таныштыру минем өчен генә булгандыр.
Гүзәл Игъламова – Татарстанның Лаеш районы Имәнкискә авылы китапханәчесе. Шигырьләр яза.
Кәгазькә төрелеп җеп белән бәйләнгән акчаларны тапшырганчы, Айдар Сәхибзадинов озын гына нотык тотты.
Айдар Сәхибзадинов: «Мин җитди авырдым – хастаханәләрдә яттым. Барысы да гаиләдәге аңлашылмаучанлыклардан башланды, шул миндә стенокардия китереп чыгарды. Үләм дип торам. Шунда мирас калдыру турында уйлана башладым. Минем кызым – акчалы кеше, ә туганнан туган кызлар минем авыруым турында да борчылмагач, аларга мин үзем дә, акчаларым да кирәкмидер, дип уйладым.
Заманында үзем дә акчасыз интеккән кеше булгач, яшь талантларга булышырга уйладым. Хәзер башларга кирәк инде моны. Машинаны да саттым – акча бар. Миңа таксида йөрү уңайлырак.
Совет чорында язучылар акчалы яшәде бит. Аккош күлендә Рөстәм Кутуйның дачасында булганым бар. Ә үзгәртеп кору еллларында редакцияләрдә гонорарлар да түләми башладылар. Хәзер тормыш яхшырды. Читкә киттем бугай... Быелгы премия Пушкинның «19 октября» шигыренә багышлана, чөнки премия шушы көнне тапшырылырга тиеш. «Роняет лес багряный свой убор, Сребрит мороз увянувшее поле» дип башланган шигырен барыгыз да беләсездер инде? Бик лирик шигырь.
Премия ел саен биреләчәк. Ике премия. Милли мәсьәләләргә бәйле тавыш-гауга булмасын өчен, бер – татар телле һәм бер рус телле язучыга бирергә булдым...»
Айдар Сәхибзадиновның озынга киткән монологын ипләп кенә булачак лауреат Эдуард Учаров үзе туктатты, чөнки ул – кичәнең модераторы, халыкны күңелсезләндерергә ярамый иде.
Гүзәл Садриева-Игъламовага һәм Эдуард Учаровка дипломны һәм акчаны Айдар ага үзе тапшырды. «Имзасы минеке, акчасы синеке», – дип ачыклык кертте Ркаил Зәйдулла. «Моя миссия выполнена», – диде Айдар Сахибзадинов.
«Акчасы күпме?» – дип сорадым мин. «Мием өйгә исән-сау кайтып җитәсе килә», – дип тукттаты Эдуард Учаров. «Һәрберсе 70әр мең. Премия фонды – 140 мең сум», – диде акчаларның хуҗасы.
Ркаил Зәйдулла, вакытлыча гына модератор вазифаларын үз өстенә алып, сүзне «новоиспеченный» Айдар Сахибзадинов исемендәге әдәби премия лауреаты Гүзәл Садриева-Игъламовага бирде. Әлеге «тусовканың» бердәнбер калфаклы ханымы, тыйнак елмаеп, бар өстәле янына чыкты. Ул үзен Имәнкискә авылы китапханәчесе дип таныштырды, татарча шигырьләр укыды. Гүзәл ханым татар теле турында шигырьләрен яңгыратты.
«Мәхәббәт турында укы», – диде Ркаил Зәйдулла. «Андыйлар юк бит әле, килеп чыкмый», – диде Гүзәл ханым. «Мәхәббәт турында килеп чыкмавы начар инде», – диде Ркаил Зәйдулла. Гүзәл ханымның икенче шигыре табигать гүзәллеге турында, өченчесе Бөек Җиңү турында иде. Азактан Айдар абыйның «нәсел горурлыгы» булуын да искәртте. «Гүзәл премиягә бик лаек», – дип өстәде Айдар Сәхибзадинов.
Әйтергә онытып торам икән – гөбәдияне Гүзәл ханым пешереп алып килгән.
Аннары Эдуард Учаров шигырьләрен укыды. Шигырьләрдән соң – тәнәфес. Аннары кичәнең икенче өлеше катнашучыларның шигырьләре белән дәвам итте.
Казан үзәгендә Вишневский урамындагы китапханәдәге әдәби очрашулар турында хәбәрләр очраштыргалый. Рус телле иҗатчыларның шулай җыелышып шигырь тыңлавы – гаҗәеп матур күренеш. «Эшем кешесе» татарларның гына җыелышып шигырь тыңларга вакытлары җитми.
Айдар абзый озын гомерле булсын, премиясе күпләрне сөендерсен иде. Аның үз премиясен бирү өчен яхшы шигырь язучыны гына түгел, ә шигъриятне пропагандалаучы кешеләрне сайлавы – күркәм әйбер. Учаров шигырь кичәсенең оештыручысы булса, Гүзәл ханым авыл балалары күңеленә шигърият салып тәрбияли.
Премияне алучылар гына түгел, бирүчеләрнең дә күп булуын телик.
Хәдисләрдә дә: «Юмартлык – ботакларын дөньяның эченә сузган Җәннәт агачларыннан берседер. Кем бу агач ботакларының берсенә тотынса, ул аны Җәннәткә тартыр...» – дигән сүзләр бар.