Бу пандемиядән соң бигрәк үзгәрде балалар. Дистанционкада телефон аша гына укып, шул телефоннан бер өзелмиләр хәзер. Ничә ел үтсә дә.
Җәйге каникулда да онык телефоныннан аерылмады. Бүлмәсенә кергән саен күрәм: һаман телефонда.
– Улым, – минәйтәм, – бераз куеп тор инде шул тартмаңны, әйдә, бергәләшеп чәй эчик, ашап алыйк.
– Юк, дәү әни, – ди, – минем вакытым юк. Уйныйсым килә.
Җәйләр сизелмичә үтеп китте. Көз җитте. Беренче уку көнне мәктәпкә үзем озатырга булдым малайны. Мәктәп ишегалдында балалар күп. Тик никтер алар берсе дә мәктәп ишегенә карамыйча, телефоннарына кереп киткәннәр.
– Улым, бар, классташларың белән исәнләшеп ал, сагынгансыздыр бер-берегезне.
– Әй, дәү әни, син берни белмисең! Хәзер телефон аша гына аралашыла бит...
– Ә менә без укыганда мәктәпкә килү белән, шатланышып, укытучы апабыз янында җыелыша идек. Укытучыгыз кайда соң? Ник аның янына бармыйсыз? – дип соравымны дәвам итәм.
– Кем белгән, кайда икәнен? Хәзер безнең класс чатына язып җибәрер, белербез кайда булуын.
Минем соравымны белә торып, ул дәвам итте:
– Без дәрестә дә укытучыбыз белән чат аркылы гына аралашабыз. Бик җайлы. Кул күтәреп утырасы юк. Группа
интернетта оештырылган. Шунда гына сорауларга җавап бирәбез.
– Ә билгеләрен ничек куялар?
– Хәзер көндәлекләр дә күтәреп йөрисе юк, рәхәт. Билгеләрне дә интернет аша гына куялар. Бер җитешмәгән җире генә бар – «икеле» алсаң төзәтеп булмый, кәгазь көндәлектәге шикелле. Ә болай җайлы. Китаплар да күп ташымыйбыз хәзер. Барысы интернет аша гына бара.
– Өй эшләрен ничек эшисез?
– Әй, дәү әни, безнең вакытта өй эше белән баш ватып утырасы юк. Интернетта әзер өй эшләре сайты бар. Шуннан гына күчерәбез...
– Алай икән.... Болай булгач, сез укытучыларыгызны да танымыйсыздыр?
– Шулайрак инде анысы, дәрес барамы – бара. Шул җиткән.
– Тагын бер соравым бар, улым, әти-әни җыелышлары ишетелми. Үзең әйтмисеңме, әллә җыелышлар хәзерге вакытта беттеме?
– Бетмәде. Анда йөрисе юк. Барысы да дистанционно бара. Әни телефон аша гына җыелышта утыра. Мәктәпкә барып вакыт әрәм итми. Барысы да шулай гына. Акчасын җыярга булсалар, карточка аша җибәрәләр. Бик беләсең килсә, укытучылар үзләре үзара хәзер интернет аша гына аралашалар бит. Җыелышлары да шулай була.
Менә сиңа мә! Бөтенләй тормыш үзгәргән икән! Озакламый ата-ана балаларын таный алмас, балалар – ата-анасын. Пандемия бетте, чире калган икән. Әле ярый әбиләр бар, авылга кайткач аралашырга. Анда интернет начар эшли.
«Чаян» журналыннан.