Календарь

Ноябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

16:00, 31.10.2024

Балтачтан игезәк хәрбиләр турында: «Алар, нәкъ әниләре кебек, 45 яшендә китеп бардылар»

Балтачтан игезәк хәрбиләр турында: «Алар, нәкъ әниләре кебек, 45 яшендә китеп бардылар»

Моннан 45 ел элек бер көнне якты дөньяга аваз салган булсалар, ни кызганыч, соңгы сулышлары да якынча бер тирә. Быел икесенең дә махсус хәрби операциядә бер айда гомерләре өзелгән: октябрьнең 2сендә Фәнис җан биргән, 24 нче октябрь исә Рәнис һәлак булган. «Интертат» хәрби батырларыбызга багышлап истәлекләр барлады.

«Фәнис шикелле кеше юк иде ул дөньяда»

Фәнис абыйның тормыш иптәше Рима Ершова әйтүенчә, игезәкләр булсалар да, алар икесе ике төрле булган. Хәер, күп очракта шулай ишетергә туры килә: йөзләре генә түгел, холыклары да төрле була игез балаларның.

«Фәнис шикелле кеше юк иде ул дөньяда, мин шулай дип уйлыйм. 18 ел тордык, ул миннән күпкә яшьрәк», – дип сөйли башлады Рима апа мәхәббәт тарихларын.

Мин үзем Ташкенттан кайттым, аннары Яшел Үзәннән Балтачның Норма авылына күчендем. Фәнис белән 2006 ел азагында райпода таныштык. Безнең кибеттә эшләде ул. Шуннан уртак тормыш башларга тәкъдим итте.

Беренче никахтан 8 һәм 6 нчы класларда укучы ике балам бар иде. Мин балалар кечкенә чакта ук ялгыз калдым, алар үскәнче, беркемгә кияүгә чыкмыйм дигән идем сүземдә тордым. Ә монда инде балалар үскән иде, Фәнис күңелемне яулады, шулай бергә тормыш корып җибәрдек. 2007 елда Казанга китеп, анда торак хуҗалык системасында эшләдек.

Фото: © Гаиләнең шәхси архивыннан

Беләсезме, Фәнис балаларымны үз балалары кебек яратты. Балалар да бик елышты аңа. Еллар узды, оныклар туа башлады, аларга үлеп китә иде. Оныклар да Фәнисне миңа караганда да күбрәк ярата иде шикелле. Хәзер олысына – 14, кечкенәсенә 4 яшь. Әле дә «бабай кая» дип йөриләр, бик юксыналар.

Ихлас йөрәктән әйтәм: Фәниснең яхшылыгы әйтеп бетергесез. 2018 елда миндә онкология тапкач та, аның нинди терәк булганын күрсәгез! Чын ир-ат ул! Миннән яшьрәк булгач, кеше сүзе чыкса да, беркемнең сүзен тыңламады. Бакчада минем янга килеп чүп утый, мин су сипсәм, икенче лейканы алып су сибә. Бар эшне бергә эшләдек, – дип горурланып уртаклашты Рима апа.

Фото: © Гаиләнең шәхси архивыннан

«Аннан кайтып булмас инде, мөгаен» дип тә әйткән булган икән...»

Махсус хәрби операция игълан ителгәч, Фәнис Фәйзрахманов мобилизацияләнеп, беренче көненнән үк Украина якларына китә. Беренче елны ук декабрьдә тәне пешеп, госпитальдә дәваланган, аннары бер айга өйгә кайткан. Рима апа сөйләгәнчә, шул вакытта әтиләрендә яман чир ачыкланган. Соңгы стадия булганлыктан, игезәге Рәнис аны өйгә алып кайтып караган. Фәнис отпускка кайткач, Фарух абый вафат була, чардуган ясап, әтисен җирләп, янә хәрби бурычын үтәүне дәвам итәргә дип китә.

Ә быел сентябрьдә чираттагы ялы вакытында Фәнис абый Рима апаны чып-чын сюрприз ясап сөендерә. Отпускка җибәрүләре төгәл билгеле булмаганлыктан, Фәнис абый Рима апага августта, «Ташкентка үзең генә барып кайт, безне алгы сафка кертәләр» дип әйткән була.

Ташкенттан 10 нчы сентябрьдә кайттым, балалар каршы алырга килде. Фәнисем дә кайткан икән, аның да мине каршыларга килүе миңа зур сюрприз булды. Кайтканын миңа әйтми торганнар.

Фото: © Гаиләнең шәхси архивыннан

«Минем машина аласы килә», – ди бу. «Әле генә саттык бит, бөтенләйгә кайткач, алырсың әле», – дим моңа. Кызым да Фәниснең теләгенә каршы килмәскә киңәш итте. Барып машина алдык, аның сөенгәнен күрсәң ул машинага! «Гел шундый машина турында хыялландым», – ди. Киткәнче ике атна рәхәтләнеп йөрде.

Шуннан беркөнне «я телефонны югалтырмын, күчереп куйыйм әле видеоларны» дип, бөтен видеосын ноутбукка яздырды. «Рима, мин киткәч, карарсың», – ди бу.

Гадәттә, озатканда тәрәзәне аска кадәр ачып бетереп, озаклап кул болгый иде. Бу юлы әз генә төшерде дә, кул болгады да япты. Шушы соңгы кайтканында уйчан икәнен сиздем аның. Кешегә, «аннан кайтып булмас инде, мөгаен» дип тә әйткән булган икән... Сизгәндер инде. Мин аны күреп тә туймадым бу соңгы кайтканында. Шундый матур булып кайтты ул.

1 нче октябрьдә 6 нчы яртыда соңгы тапкыр сөйләштек. «Кереп китәм, Рима, Гүзәлгә дә шалтыратып әйтәм, догаларыңны укы дип» ди. Минем кызның догаларны күп укыганын белгәнгә әйтүе. Үзем дә сәдака биреп тордым гел ул утка кергән саен. Алар бит анда берсе чыгып, икенчесе керә. 2 нче октябрьдә «Кеша» кушаматлы иптәшеннән, «Фәнисне күрдеңме» дип, сорап язган идем. «Рима, мин яралы» диде дә, башка бер сүз язмады. Менә шул көнне Фәнисне ике тапкыр килеп дрон бәргән икән, – диде Рима апа.

Фото: © Гаилә архивыннан

Хатын-кызның ялкынлы йөрәге әле яман хәбәр килгәнче үк дөп-дөп тибә башлый, пошаманга төшә. Сизгер күңелле Рима апа ялгышмаган булып чыга.

Бер яктан бер якка йөрим, беркем белән сөйләшәсем килми, эчем поша, тамактан ризык та үтми. Шунда кул телефонга тиеп китеп, телеграммга эләкте. Карыйм: «Фәнис инде бүтән юк» дигән хат. Аннары калганын хәтерләмим дә. Дус кызлар ашыгыч ярдәм чакыртып, өйгә кергәч кенә аңыма килдем, – дип авыр сулап искә алды Рима апа кара кайгы китергән ул көнне.

«Мин, Рима, әни шикелле 45 яшьтә китәм» дия иде»

Фәнис һәм Рәнис Фәйзрахмановларның гомерләре, әниләренеке кебек үк, бик кыска булган. Алай гына да түгел, алар өчесе дә 45 яшьтә дөнья куя. Фәнис абыйның бу хакта электән алдан күреп әйтүе дә гаҗәп хәл.

Без Казанда торганда, ул миңа: «Мин, Рима, әни шикелле 45 яшьтә китәм» дия иде. Мин аны инде болай гына әйтә дип йөрдем. Ә ул рас килде. Минем ишеткәнем бар иде, янәсе, әниләренә бәбәйләгәч, ике баласы сугышта үлеп кайтасын ниндидер күрә белән торган кеше әйткән булган. Әниләре кайгырып, моны Армия дип белеп, уллары хәрби хезмәткә киткәч, шул хәсрәттән авыруга сабышып, 45 яшендә үлә. Фәнис белән Рәнис тә шулай. Аларның язмышлары менә шундый, – диде Рима апа.

«Рәнисне бүген төнлә алып кайтырга тиешләр, иртәгә җирләрбез дип торабыз»

Игезәге Фәнис артыннан бер ел элек 9 нчы августта Рәнис тә хәрби операциягә юл тоткан.

Фәнис аны: «Кая барганыңны уйлыйсыңмы, Рәнис?» – дип, ачуланып та алган иде. «Мин монда калмыйм, барам» дип, контракт белән барыбер китте. Фәнис үлгәч, командир аркылы игезәген күмәргә чакыртып алып кайттым.

Фәнисне җирләп киткән иде генә, озак тормаган, Рәниснең дә гомере өзелгән шул, аның үлемен, 24 нче октябрьдә иртәнге 6 да үлде дип, командир язып хәбәр итте, – диде Рима апа.

Фото: © Гаиләнең шәхси архивыннан

Дус кайгыда сынала дигән кебек, Фәнис белән Рәниснең дуслардан бәхете булган диясе килә. Әнә бит гәүдәләрен алып кайтуда ниндидер тоткарлыклар килеп чыккач та, тракторист дуслары үзләре алып кайтырга тәвәккәлләгән дә, башкарып та чыккан.

Рәлиф белән Фидәил шалтыратып, үзебез алып кайтабыз дип ышандырдылар, тәки алып кайттылар. Бер тиен акча да алмадылар. Шулай алып кайтып җирләдек Фәнисне. Әниләре янында урын бар иде, шунда янәшә күмдек. Ә Рәнисне бүген төнлә алып кайтырга тиешләр, иртәгә җирләрбез дип торабыз.

Аларның классташлары алтын. Хәтта Фәниснең гәүдәсе кайтканчы чардуган ясатып куйганнар иде. Әле ул нәкъ әнисенеке төсле булган, әйтерсең, сөйләшеп куелган, әнисенең чардуган белән ташын әле күптән түгел генә яңарткан идек. Рәнис үлгәч тә, егетләр чардуган, һәйкәлне үзебез ясыйбыз, диделәр, – дип уртаклашты Рима апа.

Рима апа Рәнисне җирләү, өчесен, җидесен, кырыгын, елын үткәрү мәшәкатьләрен дә үз өстенә алмакчы. «Ул иремнең игезәге, үзем үткәрәм, иң мөһиме – гәүдәсен алып кайтырга», – ди ул.

«Фәнис киткәндә, «Гүзәл, Риманы ташлама яме» дигән»

Рима апа сөйләгәннәрдән соң, әле дә ярый, якын дусты бар икән дип, күңелгә җылы керде. Күршесендәге Гүзәл апаны «җан дустым» дип атады ул.

Фәнис киткәндә, «Гүзәл, Риманы ташлама яме» дигән. Аш уздырсам да, нинди ярдәм кирәк булса да, Гүзәл – терәгем. Җаем булмаса, өйдәге, бакчадагы эшләремне дә эшләп куя ул. Менә нинди була икән ул чын дуслар! – ди ул.

Фәнис абыйның өчесен уздырганда, әле Рима апа хәсрәттән тораташ катып утырганда да, Гүзәл апа бөтен өстәлне үзе хәстәрләгән. Ул да гаилә дусты Фәнис турында җылы сүзләр генә әйтте.

Фәнис киң күңелле, ярдәмчел иде. Нинди генә эш булса да, һәрвакыт булышырга әзер торды. Йөзеннән нур бөркелеп тора иде. Римага беркайчан авыр сүз әйтмәде ул. Сарайда чебиләр үстерүме, бакча эшләреме – гел Рима янәшәсендә йөрде. Ахыргы тапкыр отпускка кайткач, бер дә китәсе килмәде аның. Миңа «Риманы ташлама» дип китте. Урыны оҗмахта булсын! Римага Ходай Тәгалә сабырлыклар бирсен! – дигән теләктә калды Гүзәл ханым.

Фото: © Гаиләнең шәхси архивыннан

«Бөтен барлыгын гаиләсенә багышлаган ир, кайгыртучан әти, юмарт дәү әти булды Фәнис абый»

Рима апаның кызы да Гүзәл исемле.

Фәнис абый безнең гаиләгә миңа 14 яшь чагында килеп керде. Шушы 18 ел эчендә үзен ягымлы, мәрхәмәтле, йомшак, тыйнак кеше итеп күрсәтте. Әнине бик санлады, ярдәмчесе булды. Әнигә операциядән соң авыр әйбер күтәрергә, көч куярга ярамагач, камырга кадәр үзе баса иде. Барыбызга да булышты. Безнең балалар өчен чын бабай булды ул. Әрәм булды. Кыска гомерле булган инде... – дип көрсенеп куйды Гүзәл.

Рима апаның килене Ләйсән дә, Фәнис абый белән Рима апаның үзара тату, бер-берсенә хөрмәт күрсәтеп яшәве сокландырганын әйтте.

Тырыш, киң күңелле, ачык йөзле, уңган, бөтен барлыгын гаиләсенә багышлаган ир, кайгыртучан әти, юмарт дәү әти булды Фәнис абый. Аны соңгы юлга озатырга килгән хезмәттәшләре, классташларының мөнәсәбәтеннән дә күренә аңа хөрмәт. Ул безнең өчен чын герой. Яратабыз һәм яратачакбыз, аның турында хәтер мәңгегә сакланачак.

Фәнис абыйның хезмәттәшенең хатыны Гөлнурның да мәрхүм рухына җылы сүзләр җиткерәсе килде.

Зур хәрефтән Кеше дип язарлык, олы йөрәкле, якты күңелле кеше ул. Аның бер генә начар сыйфаты да юк кебек. Ирләребез өчен борчылып, кәефләрен күтәрергә тырышты. Иремнең тормышында шундый кеше очравына бик рәхмәтлемен. Фәнис абый белән икесе миңа үрнәк иделәр алар. Күзләрендә бер-берсенә мәхәббәт очкыннары сирпелеп торды аларның. Соклана идем мин аларга. Күз тимәсен дип кенә йөри идем. Мин аны Раятка да: «Рима апа белән Фәнис абый – мәхәббәтне саклап, кадерләп яши белүчеләр» дип әйтә идем», – диде.

Казанда торак хуҗалыгы конторасында эшләгән вакытта хезмәттәше булган Чәчәк ханым да Фәнис Фәйзрахманов турында җылы сүзләр әйтергә теләде.

2007 елда Фәнис безгә тракторист булып эшкә урнашты. Бик яраттык аны, ул көләч йөзле, ярдәмчел булуы белән аерылып тора иде. Аның үлемен безнең коллектив бик авыр кичерде. Елмаеп эшкә килүләре мәңгегә истә калыр. Авыр туфрагы җиңел булсын Фәниснең!

«Мин туганым янында булырга тиеш»

Фәнис абый белән Рәнис абыйның туган апалары Рәмзия һәм Кәүсәрия ханым да игезәкләрнең бик туганчыл, ярдәмчел булуларын әйттеләр.

Рәнис белән Фәнис турында яхшы яктан гына әйтә алам. Урта мәктәпне тәмамлагач, Рәнис ике ел пограничник булып хезмәт итеп кайтты. Кайткач, колхозга керде дә, шуннан бирле колхозда эшләде. Авыл халкы өчен бик ярдәмчел, кем сораса, берәүгә дә кырт кисмәде. Гаилә бәхете генә озакка сузылмады шул, хатыны белән бала бәләкәй чакта ук аерылышканнар иде. Шулай булса да, улын яратты Рәнис, какмады.

Игезәге мобилизацияләнеп киткәч, әтисе авырту сәбәпле, Рәнисне әтисен карарга дип калдырдылар. Әтисе үлгәч, «мин туганым янында булырга тиеш» дип, ул да үз теләге белән контракт төзеп шунда китте, – ди Рәмзия апа.

Фото: © Гаиләнең шәхси архивыннан

Без Фәнис белән Рәниснең туганы буларак, аларның чын йөрәкле, кешелекле, һәрвакыт ярдәмчел, туганлыкны белә торган егетләр булуын күреп яшәдек. Әти-әниләре дә шулай тәрбияләде аларны, әти-әнисен иртә югалту аларга авыр булса да, үз юлларын таба белделәр. Без алар белән бик горурланабыз! – дип уртаклашты Кәүсәрия апа.

Бертуган Фәнис һәм Рәнис Фәйрахмановларның урыны оҗмахта булсын! Бу язма аларның рухына дога булып барып ирешсен! «Татар-информ», «Интертат» редакциясе коллективы мәрхүм батыр солдатларның гаиләләре, туганнары, дуслары, якыннары, авылдашларының тирән кайгысын уртаклаша. Аллаһ Тәгалә аларга күркәм сабырлык бирсен!

Источник: Intertat
просмотров: 96

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.