Айдар абый, узып киткән юбилейларыгыз белән котлыйбыз сезне. Юбилеегызны бәйрәм концерты белән уздырып җибәрергә җыенасыз икән. Нинди үзенчәлекләр көтәргә тамашачыга быелгы концерттан? Әзерлек ничегрәк бара?
Әлегә әзерлекнең иң кызган мәле. Концертым «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры белән барачак. Төп үзенчәлеге дә шунда дип әйтергә буладыр. Оркестр белән, чын тере тавышка, фонограммасыз, җанлы концерт тәкъдим итәбез. Кичәнең кунаклары – Рөстәм Асаев, Гөлшат Имамиева, Айсылу Габдинова, Вәис Бәйрәмов, Алсу Вәлиуллина, Ясмин, Ләйсән Сөнәгатова. Ринат Мөхетдинов җитәкчелегендәге гармунчылар ансамбле катнашачак, алар белән дә 1-2 җыр башкарачакмын. Шулай ук «Казан» бию ансамбле чыгышы көтелә.
Сез – төрле телләрдә җырлаучы артист. Концерт башка милләт кешеләренә дә кызыклы булыр, мөгаен.
Концертта 2 алып баручы булачак. Репертуары буенча яртысы үзебезнең татар классик җырлары, халык җырлары, калган 50 проценты рус халык җырлары, рус һәм дөнья классикасы. Рус кешесе килсә дә, Кытай халкы килсә дә күңелсез булмас дип уйлыйм. «Сәнгатьнең милләте юк» дигән сүзләрне бик еш әйтәм. Сыйфатлы музыка, сыйфатлы вокалны алманлы да, америкалы да, гарәп кешесе дә яратып тыңлый.
Туган көннәрегезне моңсуланып каршы аласызмы? Әллә инде яшь барганны аңлап һәм яратып кабул итүчеләрдәнме сез?
Ничек дип әйтим икән… Мин шундый гаиләдә үстем, бездә балачактан туган көн бәйрәм итү гадәте юк иде. Туган көннәрнең үтеп киткәнен дә сизми кала идек. Шуңа күрә туган көнгә әллә ни әһәмият биреп барганым булмады.
Ә менә 55 яшь азрак күңелне кузгатты. Беренчедән, шатлык хисләре кичердем. Гаиләм, балаларым, дусларым котлады. Шундый котлаучы кешеләрең булу – үзе зур бәхет. Бөтенләй таныш булмаган кешеләр дә тәбрикләде. Андый чакларда җәмгыятьтә нинди дә булса абруең булуны да аңлыйсың. Әле күптән түгел генә «Тәртип» радиосында туры эфирда булган идек. Телефон бертуктаусыз шалтырады, тыңлаучылардан бик күп сораулар килде. Үземне билгесез җырчыдыр дип йөри идем, аннан да «мине белүчеләр, иҗатымны яратучылар күп икән әле» дип сөенеп кайттым.
Хәзер төп басым концертка ясала инде, яхшы, сыйфатлы концерт бирергә тырышырга иде. Көз көне булгач, авыручылар да күп, шул килеш тә эшләп йөрергә туры килә. Юбилей концерты дип, башка эшләрне дә туктатып булмый. Әле «Чулпан» мәдәният үзәгендә « Йосыф – Зөләйха»ны куеп ятабыз.
Туган көннәрне элек үткәрмәдек, дисез. Хәзер барыбер алай түгелдер инде.
Хәзер үткәрүләр бар инде. 50, 55 яшьләрне болай да үткәрергә тиеш буласың. Дуслар, туганнар, гаилә дә бар бит әле, минем теләктән генә дә тормый ул (көлә). Барысының да бергә җыелып котлыйсылары килә.
Бу – шатлыклы ягы булса, каядыр соңлап барган кебек хис тә бар. Әле эшләп өлгермәгән эшләр борчып тора.
Туган көнегезгә сезнең өчен бик кадерле берәр бүләк биргәннәре бармы?
Алай аерып әйтә алмам. Гаиләм миңа һәрчак кирәкле әйберләр бирә. Балалар, мәсәлән, кием ягын кайгырталар. Айсылуның, хатын-кыз булгач, аеруча да, әтисен киендерәсе килә инде. Телефоным искереп килә башласа, аны яңартып җибәрәләр. Әле менә тагын яңа телефонлы булдым. Әллә нинди затлы телефон булмаса да, бик кирәкле, уңайлы смартфон алып бирделәр. Миңа аның артык затлылары кирәкми дә. Бик кыйммәтле әйберләр бүләк итсәләр, ачуланачагымны беләләр.
Иҗат мәсьәләсендә үзегезнең потенциалыгызны 100 процент кулланып бетердем дип саныйсызмы? Эшкә җигелмәгән өлеше дә бармы әле?
Эшләп бетермәгән, үкенеч булыбрак торган эшләр күп инде алар. Ул һәркемдә дә шулайдыр. Җырлап өлгермәгән җырлар...
Үкенечләр иҗатка гына кагыламы?
Иҗатка кагыла, әйе. Мин үзем дөнья классикасын бик яратам. Мөмкинлекләрем бар, булдыра алам. Дөнья классикасыннан иң популяр арияләрне, барлык халыклар яратып тыңлый торган, иң абруйлы, иң зур тенорлар җырлый торган, шул ук вакытта мин дә җырлый алган арияләр калды. Аларны да башкарасым килә. Әмма дә ләкин, алар бит концертларда артык кирәкле түгел. Шуңа җырланмыйча торып торалар.
Сез бер әңгәмәгездә «радио-телевидениедә еш күренмим, халыкны ялыктырасым килми» дип әйткән булгансыз. Еллар узгач бу фикерегез үзгәрмәдеме? Радио-телевидение, интернет популяр итә бит инде хәзер артистны.
Үзгәрмәде. Кайчакта очраклы рәвештә ешрак күренә башласам да үземне начар хис итә башлыйм. Гел алай экраннардан күренеп торырга яратмыйм. Һәр нәрсәнең чамасы булырга тиеш. Аннан, һәр иҗат кешесе үзенә тәнкыйди күзлектән карый, экранда үзеңнең җитешсез якларың да бик яхшы күренә, алар кәефне бозып куя.
Сез бик тыйнак кеше, ахры.
Безне балачактан шулай «тыйнак булырга кирәк» дип тәрбияләделәр бит. Гел әйтеп, кисәтүләр ясап тордылар әти-әниләр. Без үскәндә тыйнаклык бәяләнә иде, хәзер киресенчә, «тыйнак булу яхшы түгел» диебрәк баралар. Ләкин безне хәзер генә үзгәртеп булмый инде.
Сәхнә дә үзгәртә кешене.
Сәхнәдә битлек киясең. Тыйнак булсаң да, үзеңне образ таләп иткәнчә тотарга туры килә. Җырдагы кебек:
Снова туда, где море огней,
Снова туда с тоскою своей.
Маскаңны киясең дә елмаеп чыгып китәсең. Тамашачыга проблемаларыңны күрсәтергә ярамый. Матур итеп, елмаеп, балкып кына торырга тиеш кешеләр без халык алдында.
Балаларыгызның хәлләре ничек, Айдар абый? Айсылу гына сәнгать өлкәсеннән киттеме? Егетләрегез нәрсә белән шөгыльләнә?
Егетләр – чыннан да егетләр инде. Ильяс улыма 21нче яшь китте, Мансурга 18 тулды. Ильяс – компьютер технологияләре белән кызыксына, КХТИда укып йөри, студент. Мансур музыка мәктәбенең баян классын кызыл дипломга тәмамлаган иде. Кечкенәдән футбол белән дә шөгыльләнә. Музыка укытучылары бик яратып торсалар да, аны спорт күбрәк тартты. Әле кичә генә Саранскида җирле команда белән матчлары булды. Әлеге вакытта автобус белән Сочига, ярышларга китеп баралар. Ныгытып шушы юнәлештә шөгыльләнә.
Мансур сезне дә спортка якынайткандыр.
Шулай инде. Мансур үскәнче, аның өчен җанатып, матчларда бик күп йөрдек.
Балаларыгызның барысы да иҗат кешеләре булсын дип теләмәгән идегезме? Айсылуның гына җырчы булуыннан кәнәгатьме сез?
Үзләре теләгән юнәлештә укыдылар, берсенә дә каршы төшмәдек. Үскәндә азрак юнәлеш бирәсең инде, анысы, балаларга. Айсылу музыкаль белем алды. Музыка мәктәбен, аннан музыка училищесын кызыл дипломга тәмамлады. Сәнгать университетында Винера Ганеева классында укыды. Җырчылар арасында сольфеджионы белгән җырчылар күп түгел. Айсылу – ул яктан бик белемле җырчы.
Айсылуның эстрададагы киләчәген ничегрәк күз алдына китерәсез?
Кеше өчен гаилә беренче урында булырга тиеш. Әле бәби үстерәләр, шушы көннәрдә генә гаиләләре белән Төркиядә ял итеп кайттылар. Гаиләсе белән матур итеп, бәхетле яшәсә, мин бик шат булачакмын. Мин үзем дә бервакытта да карьераны беренче урынга куймадым. Айсылу да минем кебек фикерли. Без шундый гаилә җанлыклы кешеләр. Ә карьера ул – булганча инде. Тормыш иптәшең, балаларың хисабына карьера ясауның ни кызыгы бар? «Карьера барыннан да алда» дигән кешеләрне бөтенләй аңламыйм.
Рәхмәт, Айдар абый, уңышлар сезгә!