Календарь

Ноябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

20:00, 30.10.2024

Үсмер ата-анасын, энеләрен, сеңлесен үтерә, бер сеңлесе үле булып кыланып исән кала

АКШта 15 яшьлек үсмер бөтен гаиләсен үтереп бетергән, бер сеңлесе генә, үле булып кыланып, исән калган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итә.

Үсмер малай атасының пистолетын алган һәм канлы фаҗига ясаган. Ул атасын, анасын, ике энесен, бер сеңлесен үтергән.

Тагын бер кыз яралана һәм үле булып кылана. 11 яшьлек бу кыз бөтен гаиләсен үтергәнне күреп тора. Үтерүче абыйсы исә аны үлде дип уйлый һәм чыгып китә.

Яраланган кыз тәрәзәдән чыга һәм күршеләрдән ярдәм сорый.

Үтерүче малай исә үзе хокук саклаучыларны чакыра һәм, имеш, аның бер энесе атты, дип ышандырмакчы була. Ләкин ялган бик тиз ачыла. Исән калган кыз җинаятьнең бер сәбәбен дә әйтә – абыйсы мәктәптә имтиханнарда начар нәтиҗәләр алган булган.

Үтерүче үсмерне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

dailymail белешмәсе буенча, әтиләренә 43 яшь, әниләренә 42 яшь, кызларына 7 яшь, улларына 9 һәм 13 яшь булган.

Ятим калган 11 яшьлек кыз иртән ату тавышына уянуын әйткән. Ул атасының һәм бер энесенең канга баткан гәүдәсен коридорда күргән, аннары абыйсы сеңлесен үтергәнне күреп торган. Абыйсы аннары шушы кыз янына кереп, аңа да аткан. Кызның кулы һәм муены яраланган. Аннары бу кыз бала абыйсының башка туганнарының мәетләрен тикшереп йөргәнен дә күрә. Үзе янына килгәч, үле булып кыланырга көч таба. Хәзер бу кыз хастаханәдә, диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 81

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.