Күптән түгел интернетта Әлфинә Әзһәмова башкаруында «Каршыма килгән идең» җыры таралган иде. Артист үзенең хит җырын өйдә башкара, фонда артистның якыннары да күренеп китә. Видео Әлфинә Әзһәмованың сәхифәсендә меңләгән караулар җыйды. 1988 елда төшерелгән әлеге видео – җырчының үз гомерендәге беренче видеосы икән. Бу хакта ул журналист Линар Закировның «Әйтче» проектында, «Мәскәүчә» тапшыруы кысаларында сөйли.
«Иптәшемнең якын дусты килгән иде. Ул видеокамералар ремонтлау белән шөгыльләнә. Үзе белән видеокамера алып килгән. 1988 елда видокамералар бик юк иде бит әле. «Менә ремонтладым, хуҗасы һаман килеп алмый әле», – ди. «Мине төшер әле алайса. Нәрсә эшлим икән?» – дим. Иптәшем: «Син, Әлфинә, җырлыйсың бит инде, җырла бер җырыңны шунда», – ди. Тоттым да җырладым. Очраклы рәвештә килеп кергән видеокамера, очраклы рәвештә җырланган җыр ул. Көтелмәгәндә эшләнгән. Бу – минем үз гомеремдәге беренче видео. Анда минем иптәшем, ике улым, әткәйнең әнисе – әби дә бар. Хәзер әткәй дә, әби дә юк инде арабызда...» – дигән Әлфинә Әзһәмова.