Календарь

Ноябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

15:00, 30.10.2024

Сарымсак, җиләк, куаклар өчен кышка «җылы тун» ничек ясарга?

Сарымсак, җиләк, куаклар өчен кышка «җылы тун» ничек ясарга?

Сарымсак, бакча җиләге, куаклар өчен кышка «җылы тун» әзерләү ысулын «Челнинские известия» яза.

Кышка пычкы чүбе шактый шәп каплавыч була. Ул «җылы тун» гына булып калмыйча, туфракны да көпшәкләндерә әле.

Пычкы чүбен дөрес куллану кагыйдәләре:

Бер чиләк пычкы чүбенә 30 грамм мочевина, бераз су салып болгатыгыз.

Катнашманы 2 атна төнәтеп торыгыз. Аннары шуны кышка утыртылган сарымсак, бакча җиләге түтәлләре өстенә салып чыгыгыз. Карлыган, крыжовник, кура җиләген дә шулай каплап була.

Пычкы чүбенә компост яки черемә дә кушарга ярый. 1 : 1 чагыштырмасында бутагыз, ярты стакан биологик фунгицид өстәгез. Бу – менә дигән ашлама да була, үсемлекләрне авырулардан да саклый, диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 74

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.