Чечняга беренче беспилотник килүен кичә хәбәр иткән идек. БПЛА Россия спецназ университеты территориясендәге буш бинага һөҗүм ясагач, түбәгә ут капты. Корбаннар һәм зыян күрүчеләр булмады.
Бу уңайдан Рамзан Кадыров хәрби операция зонасындагы чечен командирларына катгый әмерләр биргән. Ул аларга Украина хәрбиләрен әсирлеккә алмаска кушкан.
Журналистларга, Россия спецназ университеты территориясендәге бинага һөҗүмне шәрехләп, Чечня башлыгы «якын киләчәктә дошманнардан аларның төшләренә дә кермәгәнчә үч алачакларын» әйтте.
Җавап чарасы һичшиксез булачак – Чечня һәрвакыт үзенекен өенә кайтара. Алар безне тешләделәр, без юк итәчәкбез. Якын киләчәктә шундый үч алуны күрсәтербез, хәтта ул аларның төшләренә дә кермәгәннәр. Безнең белән шаярырга рөхсәт итмәячәкбез. Мин бүген алгы сызыктагы барлык командирларга әсирләр алмаска, юк итәргә һәм көрәшне 100 процентка көчәйтергә куштым. Чеченнарның үз хәрби мөмкинлекләрен ничек тулыландыра алуын аңласыннар, – дигән ул.