фото: Рузилә Мөхәммәтова, Рамил Гали, Салават Камалетдинов
Язучылар берлеге ишегалдында, дөресрәге, элек ишегалды булып, инде күптән бүленеп куелган урынында төзелешкә әзерлек башланды.
«Әйе, анда 4 катлы торак йорт салырга җыеналар. Безнең бинага 2011-2012 елларда шул җир бәрабәренә ремонт ясатылган, диләр. Мин хәзер бернәрсә эшли алмыйм – кулларында документ», диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла.
«Әйе, анда эш бара, ләкин әле анда төзүчеләр түгел, археологлар эшли, эшләре озакка сузылырга охшаган. Алар башта техниканы безнең ишегалды аша үткәрмәкче иде. Без җыелышып киңәштек тә, каршы килдек. Чөнки асфальт та җимереләчәк – аны җәйдерү дә арзан түгел, җир астындагы коммуникацияләргә дә зыян килергә мөмкин», дип вазгыятькә ачыклык кертте Язучылар берлеге бинасының коменданты Вәкил Габдрахманов.
Шәһәр үзәкләрендә, хәер анда гына да түгел кебек, төзелеш алып барыр алдыннан археологик тикшеренүләр үткәрү зарури, ягъни, тарихи-мәдәни экспертиза үткәрелә. Димәк, Язучылар ишегалдында, дөресрәге, аның бүлеп алынган өлешендә әнә шундый тикшеренүләр бара.
«Анда «мәдәни катлам» тирән түгелдер. Озак эшләмәсләр. Төзи башларлар алар ул 4 катлы йортны», ди Ркаил Зәйдулла пессимистик тавыш белән. «Озак эшләргә охшаганнар, ниндидер торба кисәкләре дә тапканнар бугай. Йорт 4 түгел, 3 кенә катлы буласы дип ишеттем», дип ачыклык кертә Вәкил Габдрахманов.
Төзелеш эшләре башланмагач, объект турында һәм аны төзиячәк оешма турында мәгълүмат булган табличка эленмәгән. Шуңа да, рәсми булмаган мәгълүматка таянып, төзелеш компаниясе исемен язуны тиеш дип тапмыйм.
Бүлеп алынган мәйданчык Г хәрефе формасында Язучылар берлеге территориясенә ике яктан терәлеп тора. Әлегә ул калай белән генә бүлеп куелган. Мөштәри урамы ягыннан калай койма киселеп кеше йөри алырлык капка ясалган. Әлегә техника керә алырлык зур капка күренми.
Археологлар җирне казыган арада әлеге казылган җирнең тарихында казынып алыйк.
Татарстанның халык шагыйре Илфак Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза) рәислек иткән чордан башлыйк. Аның моннан 2 ел «Интертат»ка биргән интервьюсыннан бер өзек: «2006 елда бина ике урыннан җимерелде. Анда студияләр, «Идел» һәм «Салават күпере» журналлары редакцияләре урнашкан - ул вакытта алар «Татмедиа»га карамый иде. Президентыбыз Минтимер ага Шәймиев янына барып, бинага капиталь ремонт сорадым. Комиссия килеп карады. Проект ясау, җимерекләрне ямап яшәп торыр өчен ГИСУга 8 млн 700 мең сум акча бирелде. Алар кушуы буенча «Агропромстрой» оешмасы капремонт буенча проект төзи башлады. Проект төзүгә үзебез дә актив катнаштык.
Төп бина – мәдәни мирас объекты, ә янкорманы, мирас булмагач, сүтәргә, диләр. Ә бит анда Тукай клубы урнашкан, безгә ул кирәк. Башта беренче катта ясамакчы идек, ризалашканнар иде, әмма «несущий» стенаны алабыз икән, бина җимерелеп төшәчәк», – диделәр. «Кичәләрегезне Актерлар йортында үткәрерсез», – диләр. Ә мин Тукай клубы кирәк дип, нык тордым инде. Ахырда шушы проект расланды. Эшне бинаның ихатасын, подвалларны чистартудан башладык. Барлыгы 14 КамАЗ чүп түктек».
Тагын да «казый» торгач, бинаның ераграк тарихына – аның язучыларга тапшырылган чорына ук төшәбез. Язучылык гомерендә һәрвакыт идарә әгъзасы булып торган Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин «Татарстан Язучылар берлеге» китабында ул чорны болайрак искә ала: «Һич шик юк, Туфан Миңнуллин җитәкче чагында Язучылар союзының Казандагы иң матур биналарның берсенә күчүе – үзе бер тарихи вакыйга. Мәһабәт бинаның адресы – Мөштәри урамы, 14 нче йорт (ул вакытта Комлев урамы дип йөртелә иде). Яңа җир, борынгы булса да, яңа йорт, яңа хуҗалар, яңа тәртипләр... Язучылар берлегенең өч дистәгә якын елы шушы бина белән бәйле. Марсель Галиевның «Өмә» исемле шаян хикәясендә бу бинага яңа күчкән елларның бер хатирәсе бик матур сурәтләнгән...»
Татарстанның халык шагыйре Марсель Галиевның «Өмә» хикәясеннән өзек: «1986 елның җәе. Комлев урамында бер көн эчендә юл аша канау казып чыгарга кирәк. Шунсыз язучыларның яңа бинасына җылы кертмәячәкләр. Өмәгә кем генә килмәгән. Язучылар берлеге рәисе Туфан Миңнуллинның көр тавышы әле анда, әле монда ишетелә. Ленинград фронтында танкка каршы кылыч тотып барган Ворошиловны хәтерләтә ул.
Мөдәррис Әгъләмов, борынгы стена нигезен тишәргә дип, үзе кадәр отбойный чүкечкә тотынды. Чүкечнең кендеге, таш арасына кысылып, автомат кебек тырылдый башлагач, көчле һава агымы шагыйрьнең гөнаһсыз гәүдәсен уңлы-суллы бәргәли, яфрак кебек җилфердәтә башлады. Җәһәт килеп җиткән Равил Фәйзуллин отбойный чүкечне Мөдәррисе-ние белән күтәреп алды да секунд эчендә стенаны умырып та төшерде.
Аяз Гыйләҗевнең япон курткасы пычранмады пычрануын, шулай да тере классикның арада булуы үзе бер куаныч иде. Ул, ярым канәгать елмаеп, мәгънәле күзлек пыяласы аша яшьләр ягына - Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Зиннур Хөснияр кебек киң күкрәкле, кызылсу-мул чырайлы яшьләргә карап торды да, тирән сулап:
- Болар иҗатта Фәйзуллинны бәрер, ахры, - дип, үзалдына сөйләнеп алды...»
Тагын да тирәнрәк казысак, бинаның 1907 елда төзелүен, соңрак икмәк сәүдәгәре Михаил Оконишниковка сатылганлыгын, 1917 елдан соң биредә Эчке эшләр халык комиссариаты, аннары балалар клиникасы булуын, 1990 елда республика дәрәҗәсендәге мәдәни мирас объекты буларак саклауга куелуын искәртергә мөмкин. Йорт Оконишников йорты дип атала.
Шулай да, Тукай әйтмешли, «сүз башыбыз шүрәле», дигәндәй, җир бәрабәренә ясатылган реконструкция темасына кайтыйк.
Реконструкцияләнгән бина 2012 елда ачыла. Аны май аенда, Язучылар берлеге съезды алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та карап чыга.
«Аның мәйданы - 1672 кв. метр, шуның 562 кв. метры – ярдәмче бүлмәләр. Язучылар берлеге бинасын реконструкцияләргә 100 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Реконструкция 2006-2008 елларда барды, аннары яңа проект буенча 2011–2012 елларда дәвам итте. Рөстәм Миңнеханов Берлекнең активы һәм мәдәният министры Айрат Сибагатуллин белән бергә бинаның беренче һәм икенче катларын, кабинетларны, актлар залын һәм башка бүлмәләрне карап чыкты. Рөстәм Миңнеханов үткәрелгән ремонтны уңай бәяләде», диелгән Татарстан Рәисе сайтындагы хәбәрдә (2012 ел, 18 май).
«Бина әдипләрнең иҗади эшчәнлегенә күбрәк мөмкинлекләр бирер, эшенә уңай тәэсир итәр, чөнки Язучылар йорты заманча җиһазлар белән баетылды», дигән республика башлыгы шул көнне үткән Татарстан Язучылар берлегенең XVII корылтаенда.
Ә ул чорларны искә төшерү өчен хәзер туган ягында – Актанышта яшәүче Татарстанның халык шагыйре Илфак Ибраһимовка мөрәҗәгать иттем.
Илфак Ибраһимов: «Бу бинаны саклап калып реконструкция үткәрттерү үзе бер эпопея. Шактый йөрелде... Президент контрольгә алып эшләнде ул. Без шактый гына көрәшеп бинаның икенче катында Тукай клубы да ясый алдык.
Бинабыз җимерелеп төшкәннән, соң без Президентка хат яздык. 2006 ел иде ул. Президент Минтимер Шәймиев бу мәсьәләне Кабминга чыгарды. ГИСУ һәм ТР Җир һәм мөлкәт министрлыгы аша төзелеш эшләрен башкару өчен инвесторлар эзләү башланды. Чөнки бина Мәдәни мирас объекты булганлыктан аны реставрацияләү кыйммәткә төшә иде – аның һәр орнаменты эшкәртелеп үз урынына кайтырга тиеш иде. Фундаменты да юк иде. Кыска гына итеп әйткәндә, проект ясау һәм ремонт өчен күпмедер күләмдә акча бирелде. Бу акчалар Мәдәният министрлыгына да, Язучылар берлегенә дә түгел, ГИСУга бирелде – алар оештырды. Без сорап баручылар гына идек. Мәдәни мирас объектлары белән эшләргә лицензиясе булган берничә оешма каралды һәм эш шуларның берсенә тапшырылды. Алар бинаның мәдәни мирас объекты булмаган янкормасын алып ташладылар, ишегалдындагы агач йорт та сүтелде. Җирләрнең бер өлешен шәһәр алды – агачлар утыртырган 15 сутый җир парк булып – ландшафт һәйкәле булып калырга тиеш.
65 сутый җирнең бер өлешен бирү хисабына, инвестор бинаны ремонтларга тиеш иде. Президент Указы буенча Хөкүмәт тә акча бирде.
Язучылар ишегалдында йорт төзи башладылар дип әйтү дөрес түгел, Язучылар ишегалды дигән өлеше аның койма белән тотып алынган җир. Койманың аргы ягы – Язучылар берлегенә ремонт ясаган ГИСУ тарафыннан табылган иганәченең җире. Димәк, алар йорт төзиячәкләр дип аңлыйм. Башта алар аны төзи алмадылар, чөнки ишегалдында бер йорт бар иде – аның хуҗасы йортын приватизацияләп җирен дә үзенә рәсмиләштереп куйган булган. Хәзер ул мәсьәләне ничек хәл иткәннәрдер – белмим. Бу хәлләргә 12-13 ел узды бит инде, барысы да истә дә түгел.
Язучылар берлеге бинасын ремонтлаган ул инвесторга әйтелде: йорт мәдәни һәйкәл булгач, Язучылар берлеге 7-10 катлы йортлар арасында югалып калырга тиеш түгел. Каршы ягында биек йортлар төзелде, бу ягын саклый алдылар кебек.
65 сутыйның 34е - Язучылар берлеге бинасы һәм аның ишегалды, урам яктан караганда уң яктагы җирләре. Аның һәйкәл булуы әйбәт булды. Бөтен дөньяда андый биналарны иганәчеләр төзекләндереп файдаланалар, ләкин бер генә әйбер дә үзгәртелми. Төркиянең Сиде шәһәре инвесторлар тарафыннан төзекләндерелгән.
Әйе, язучылар арасында «Җирне саттың», диючеләр булды. Җир минеке түгел сатарга! Без җирне дә, бинаны да алып калдык, Аллага шөкер! Соңыннан бинага су үтә, диделәр. Чөнки соңыннан килгән хуҗалар урамнан шабашниклар алып кереп түбәдә боз ваттырганнар. Алар түбәләрне дә тиштереп бетерделәр, койма бизәкләрен дә ваттырганнар иде. Һәйкәл булган бинаны алай сакламыйлар бит. Аның өчен махсус кешеләр була».
Бизәкле койма турында лирик чигенеш: Әйе, түбәдән боз төшеп Язучылар берлегенең Чебакса осталары ясаган борынгы челтәр коймасындагы бизәкле «чаша»ларга зыян килгән иде. Ул вакыттагы Берлек җитәкчесе Данил Салихов түбәне чистартырга көнкүреш альпинистларын менгезүе, аларның балталар белән эшләп зыян китерү мөмкинлеген әйткән иде. «Капиталь ремонт ясалган вакытта куелган «чаша»лар ул гасырныкы түгел. Алар бик примитив ясалган әйберләр. Кайчандыр алар булгандыр, әмма югалтылган. Реставрация вакытында булганына охшатып юка гына калайдан сварка белән ясап куелган. Ул заманда сварка да булмаган, заклепка белән эшләнгән, караган кешегә барысы да ачык күренә. Элеккеләре тутыкмый да, бу инде тутыккан. Документларны аның муляж булуы күрсәтелгән. Шуңа күрә аны үз көчебез белән генә ремонтлатып куярбыз дип уйлаган идек. Мин үземне гаепсез дип әйтмим, чыннан да, шул вакыт ук комиссияне китертергә кирәк булгандыр», - дип аңлатты ул. (2018 ел, июнь).
«Сез сөйләгәннәрнең барысын да идарә белдеме?» дип сорадым мин Илфак агадан.
«Бу эшләрне Язучылар берлеге идарәсе белде. Ничек белмәсен? 2006 елдан соң төзелеш эшләре башлангач, мәдәни мирасны саклау комиссиясе бу эшне туктатты, чөнки без реконструкция үткәреп Тукай клубын ясамакчы идек, шушы эшләрне килештергәнче бик күп комиссия утырышлары үтте. Аның составында Туфан Миңнуллин да, Разил Вәлиев та бар иде. Атна саен диярлек җыелдык. Икенче катта Тукай клубын ясаганда төзелешне идарә әгъзалары белән дә килеп карадык. Сөйләшүләр барышы турында да идарә утырышларында әйтеп тордым, андый утырышлар бездә ай саен уза иде», диде ул.
Мәгълүмат өчен идарә әгъзалары исемлеген китерәм (Равил Фәйзуллинның «Татарстан Язучылар берлеге» китабыннан алынды. авт):
- 2005 елның маенда Берлек рәисе итеп Илфак Ибраһимов сайлана. Идарә әгъзалары: Рабит Батулла, Мансур Вәлиев, Мөдәррис Вәлиев, Лилия Газизова, МарсельГалиев, Мансур Гыйләҗев, Зөфәр Дәүләтов, Дания Заһидуллина, Ркаил Зәйдулла, Вахит Имамов, Камил Кәримов, Рафис Корбан, Сергей Малышев, Зиннур Мансуров, Роберт Миңнуллин, Газинур Морат, Шаһинур Мостафин, Гәрәй Рәхим, Данил Салихов, Факил Сафин, Равил Фәйзуллин, Зиннур Хөснияр.
- 2008 елның маенда рәис булып Илфак Ибраһимов калган. Идарә составы яңартылган: Рәмис Аймәт, Николай Алешков, Мөдәррис Вәлив, Разил Вәлиев, Лилия Газизова, Искәндәр Гыйләҗев, Нәбирә Гыйматдинова, Ркаил Зәйдулла, Рөстәм Зәкуан, Илсөяр Иксанова, Вахит Имамов, Камил Кәримов, Рафис Корбан, Ләбиб Лерон, Зиннур Мансуров, Роберт Миңнуллин, Туфан Миңнуллин, Газинур Морат, Вакыйф Нуриев, Равил Рахмани, Гәрәй Рәхим, Данил Салихов, Равил Фәйзуллин, Зиннур Хөснияр.
2012 елда – бина төзекләндерелгәннән соң булган мәгълүм съездда язучылар рәис итеп Рафис Корбанны сайлап куялар. Шулай итеп Илфак Ибраһимов рәис булганда төзекләндерелгән бинага рәис булып Рафис Корбан керә, икенче съездда аны Данил Салихов алыштыра. Чираттагы съездда Ркаил Зәйдулла сайлана. Бу вакытта инде бинаның тишек түбәсеннән тып-тып тамчы тама иде…
Ябык әдәби конкурска нәтиҗә ясалган кичәгә килгән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары һәм ТР Президенты карамагындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та шаһиты булган иде аның. Чөнки кичәдәге яңгыраган шигырь-җырга аккомпанемент булып тып-тып тамчы тамуы ишетелеп торды. Ркаил Зәйдулла рәис булып килгәч, Татарстан Рәисе белән беренче очрашуында ук бинаны ремонтлау мәсьәләсен күтәрде. Хәтта теге реставрация вакытында «кул җитмәгән» подвалда ябылып калган ниндидер бүлмәләрне дә ачтылар.
Ххх
Бюджеттан 100 млн бирелүен искә алсак, инвестор акчалары белән бергә күпмегә төшкән соң Язучылар берлеге бинасын ремонтлау?
Мәгълүмат өчен. Татарстан композиторлар берлеге бинасы булган М.И.Подуруева-Стахеев утарын (1906 елда салынган) төзекләндерү өчен Татарстан бюджетыннан 43 млн. сум акча бирелгән. Бу матбугатка ул вакыттагы Мәдәният министры урынбасары Светлана Персова биргән саннар. Әлеге миллионнар бина тирәлеген матурларга гына җитмәгән.
Язучылар берлеге ишегалдындагы алтын бәясе җирләрне һәм аның ишегалдында «Сарман» кафесы урнашкан бинаны саклап калып булмаган, димәк. Эх, кайда сезнең шушы алтын бәясе җирләргә торырлык дөнья күләменә чыгардай әсәрләрегез, бөекләр?
Текстыма нокта куйган гына идем, драматург Мансур Гыйләҗев шалтырата. Бәхәсләшкән идек без аның белән быел. «Әсәрләремне куймыйлар», дип зарланды. Мин: «Куячаклар», дим.«Мисс Гүзәллек» комедиясен быел «Нечкәбил» исеме белән Әлмәт театры куйды, аншлаг белән бара ди, тамашачы залына өстәмә урындыклар куюны сорыйлар ди. Шул турында сөйләшеп бетергәч: «Ни язасың?» дип сорап куйды. Кыскача гына аңлаттым: Язучылар берлеге ишегалдына йорт салына башлый, мин әйтәм, җирегезне биргәнсез икән, дим. «Әйбәт бит бу!» ди. «Нәрсәсе?» дим. «Ул йорттан язучыларга ничә фатир бирәләр икән? Гаризаны Ркаилга кертәсеме икән?» диде Мансур. Көлештек рәхәтләнеп...
Бинаның табигый ландшафт һәйкәле булган ягы. 2017 ел, Шигъри слэм
Фото: © Рамил Гали
Тукай клубы. 2018 ел. Ел йомгаклары
Фото: © Салават Камалетдинов
Сул ягында яңа йорт салыначак
Фото: © Рамил Гали