Календарь

Ноябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

20:00, 29.10.2024

Анасы өйдә калдырган 1 яшьлек бала үлгән: Килеп йөрдем, ашаттым, аннары бөтенләй килмәдем

Анасы өйдә калдырган 1 яшьлек бала үлгән: Килеп йөрдем, ашаттым, аннары бөтенләй килмәдем

Ковров шәһәрендә 19 яшьлек хатын нәни улын өйдә бикләп калдырган. Сабый һәлак булган. Аннары әни кеше баланың мәетен тартмага салган да урамга чыгарып куйган. Бу турыда РЕН ТВ яза.

19 яшьлек бу хатынның 2 баласы була. 3 яшьлек улы әбисе белән яши. 1 яшьлек улын өйдә ялгызын гына озакка калдырып киткәч, һәлак була. Сабый 2023 елда туа, 1 айдан аңа 1,5 булырга тиеш.

18 октябрьдә урамда бала мәете салынган тартма табыла. Сабыйның анасы тиз арада ачыклана. Яшь хатынны тоткарлыйлар.

«Тикшерү белешмәсе буенча, гаепләнүче хатын 2023 елда туган улын үзен генә фатирда озак вакытка калдыра. Баланың ашарына да, эчәренә дә булмый, ул үлә. Өйгә кайткач, бу хатын сабый мәетен һәм әйберләрен тартмага сала, яшәү урыннан якында гына урамга чыгарып ташлый», – дигәннәр Тикшерү идарәсендә.

«РЕН ТВ» чыганагы белешмәсе буенча, бу хатын психик яктан сәламәт. Ул кәеф-сафа корып йөрергә ярата, нәни улы аңа кирәк булмый.

«КП» белешмәсе буенча, бу хатын инде җәй көнне үк өйдән чыгып киткән. Башка туганнары бала язмышы белән нигә кызыксынмаган, күршеләре бала елаган тавыш ишеткәнме – болар билгесез.

«Мин аны үзен генә калдыра идем. Башта аз вакытка. Янына килеп йөрдем, ашаттым. Аннары сирәгрәк. Аннары бөтенләй килми башладым», – ди бу хатын сорау алганда.

Җинаять эше ачылган, тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 87

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.