Новосибирск һәм Новосибирск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Рафаил хәзрәт Сөләйманов махсус хәрби операция зонасына киткән.
Аның максаты – сугышчыларга рухи ярдәм күрсәтү, дип яза «Вконтакте»да «Новосибирск татарлары» төркеме.
Рафаил Сөләйманов моңа кадәр җинаять җаваплылыгына тартылган булган.
2023 елның 13 февралендә 63 яшьлек Рафаил хәзрәт Сөләймановка хөкем карары чыгарылган булган. Аны мигрантлар өчен легаль булмаган кунакханә оештыруда гаепләгәннәр. Нәзарәт җитәкчесен сынау срогы белән шартлы рәвештә ел ярымга ирегеннән мәхрүм иттеләр (җәза срогы август аенда төгәлләнгән).
«Вести Новосибирск» язуынча, мигрантлар өчен кунакханә Хилок базары янында оештырылган булган. Аны җирле ФСБ хезмәткәрләре узган елның февралендә ачыклый. Аннары Россия Эчке эшләр министрлыгының Новосибирск өлкәсе буенча Баш идарәсе рейд үткәрә һәм төзелештә Үзбәкстан Республикасының 40 гражданы булуын ачыклаган. Тикшерү күрсәткәнчә, аларның 12се легаль булмаган рәвештә яшәгән. Кунакханәдә яшәүчеләр «легаль булмаган тулай торак»ның хуҗасы Новосибирск шәһәре һәм Новосибирск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рафаил Сөләйманов булуын әйтә. «Кунакханәдә тору өчен түләүне ул шәхсән, акчалата һәм банк күчерүләре аша, шулай ук үзенең ышанычлы кешесе – Бохромжон аша кабул иткән», – диелә суд документларында.
2022 елның язында Новосибирск өлкәсе Хөкүмәте «Ихлас» мөселман җәмгыятеннән Новосибирскиның Фрунзе урамындагы тарихи мәчет бинасын азат итүне таләп иткән булган. Бу хакта оешма башлыгы Рафаил Сөләймановка хәбәрнамәне 2022 елның март башында җибәргән. Документта төгәл өч ай эчендә бинаны бушатырга һәм янкормаларны җыештырырга кушылган була. Полиция хезмәткәрләре Новосибирскның тарихи мәчетендә хокук бозу ачыкланды дип җинаять эше кузгата. Хокук саклаучылар версиясе буенча, «Ихлас» мөселман җәмгыяте җитәкчелеге храмда мигрантлар өчен хостел оештырылган һәм алардан яшәү өчен түләү алган. Моннан тыш, ревизорлар килештерелмәгән янкормалар тапкан.
Рафаил Сөләйманов РФ мөселманнары Диния нәзарәте ягыннан ярдәмгә өмет иткән дип яза «Вести-Новосибирск». Ул шул максаттан 2020 елның 5 мартында бу оешманың Новосибирск өлкәсендәге филиалын терки, ләкин үзе өчен бернинди уңай нәтиҗәгә дә ирешми. Шул ук вакытта, 2022 елның 11 апрелендә мөселман җәмгыяте башлыгына, бинада янгын куркынычсызлыгы таләпләре бозылган өчен, 20 мең сумга штраф салганнар.
Рафаил хәзрәт Сөләйманов 2019 елда 13-14 нче июнь көннәрендә Казанда Х Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында да катнашкан булган.