Балачактан ук тәмәке тарта башланан өч Чаллы кешесе тарихы
Шәһәрдә хәзер тәмәке тартуга бәйле булганнар өчен аноним оешмалар юк, бу, тәмәке тартучылар фикеренчә, зур кимчелек булып тора. Бүген тәмәке тарту ни өчендер җитди проблема буларак кабул ителми. Әмма вәзгыятьне үзгәртергә омтылышлар бар.
Петр, 34 яшь: «Компания өчен башладым»
«Барысы да 90 нчы елларда күпләрнеке кебек стандарт башланды, - дип уртаклаша Петр. - Җиде яшемдә яшьтәшләрем һәм өлкәнрәкләр белән компания өчен тарта башладым. Өлкәнрәк булып күренү өчен шулай эшләдем. Көненә якынча бер пачка тарта идем. Минем тәмәке тарту стажым – 20 елга якын. Тормышымда алкоголь һәм наркотиклар да булды.
Бәйлелек матдә белән бәйле түгел. Проблема – башыбызда, үзебезне аклауда. Моны кулланганнан бернинди дә зыян булмый, киресенчә, ул хис-кичерешләр китерәчәк, дип ышандырабыз. Минем фикеремчә, тәмәке тарту җиңелрәк танышырга мөмкинлек бирә иде. Нәрсәгә сатып ала идек? Башта әти-әниләр мәктәптә ашарга биргән акчага, аннары эшләп тапкан акчалама. Хәзер бер пачка 200 сумнан артык тора, һәм елына уртача айлык хезмәт хакы китәр иде. Ягъни елына бер ай кеше тәмәкегә эшли.
Минем бәйлелек сәламәтлеккә берничек тә йогынты ясамады – минем организм нык. Тик гомуми арыганлык, йокымсырау бар. Тәмәке тартуны ташлаган танышларым беренче көннән үк иртән йокылары туеп уянуларын, авырлык булмавын билгеләп үтәләр. Хәтта тәмәке тартканда да, мин йөзү, зур теннис, бокс, көрәш белән шөгыльләнүемне дәвам иттем. Һәм хәзер физкультура - минем тормышымның бер өлеше, дөрес тукланырга, вакытында йокларга тырышам.
Тәмәке тартуны ташларга кирәк дигән фикер колониядә килде. Анда наркотиклар белән бәйле маддә буенча эләктем. Колониядә минем кулыма православие журналы эләкте. Анда «Общее дело» проекты бергәлегенең куар-кодын күрдем. Аның координаторы мине Геннадий Шичконың бәйлелектән котылу методы белән таныштырды, мин бу программаны уздым. Дүрт ел буе начар гадәтләрдән котылырга теләгән тоткыннар төркемен алып бардым.
Минем өчен үрнәк әти иде – бәйрәмнәрдә, барысы да эчкәндә, ул һәрвакыт аек килеш кала иде, тәмәке тарта иде, әмма тора-бара аны да ташлады. Мин сигез ел тәмәкесез яшим».
Николай, 45 яшь: «Төшемдә тәмәке тартуымны күрә идем»
«12 яшемдә татып карадым, 17 яшемдә бик нык тарта башладым, – дип искә ала Николай. Көненә бер пачка тәмәке, аннары икешәрне. 28 яшемдә автомобильләр сату буенча менеджер булып эшкә урнаштым, урамга чыккан саен бер-ике тәмәке тарта идем. Сулышым кысылмыйча баскычтан менә алмый башлагач карт бабайга әверелә башлавымны аңладым. 30 яшьтә ташларга теләдем, һәрвакыт сәламәт яшәү рәвешен киләсе дүшәмбедән башлыйм дип әйттем. Ташладым, ләкин озакка бармады. Бер тәмәкедән бернәрсә дә булмаячак, дип ышандыра идем. Һәм тагын тартылды.
Минем тәмәке тартуны ташлау процессы ике ел дәвам итте. Мине имче әби коткарды.
Минем шикелле үк тәмәке тартучы дусларым белән им-томчы әби янына күрше районга киттем. Шуннан соң тәмәкегә кагылмадым да, ә минем белән булганнар яңадан тарта башлады.
32 яшьтән бирле тартмыйм. Беләсезме, ул чагында мин ни өчен ташладым? Үз алдымда, үз сәламәтлегем алдында җаваплылык көчле иде. Төшемдә ничә тапкыр тәмәке тартканымны белсәгез икән! Бүген мин андый төшләр күрмим. Янәшәдә кемдер тәмәке тартканда янәдән тәмәкене алмаска өйрәндем. Үз сафларыма тәмәкесез башка бәйлеләрне дә җәлеп итәргә тырышам. Сәламәт яшәү рәвеше алып барам».
Марат, 38 яшь: «Бабай кебек йөткердем»
«Балачактан, мәктәптән,әйләнә-тирә үрнәк булды. Олы кеше булып күренергә теләгән идем, шуңа күрә югары сыйныф укучыларыннан гадәтләрен отып алдым, - дип сөйли Марат. - Сигезенче сыйныфта тәмәке тарта башладым-бәдрәфкә качтык, тәнәфестә урамга чыктык. Тәмәке сәламәтлеккә йогынты ясады. Укытучы минем йөткерүемне бабайныкы шикелле дип әйтә иде. Мин спорт белән шөгыльләндем – йөгердем, тын бетте.
Көненә 20 дән артык тәмәке тарттым. Тәмәке дә баш миен куа торган наркотик бит, бигрәк тә кискен ситуацияләрдә. Күтәренке кәеф бирә. Башта баш әйләнүләр булды, бу да ошады.
Берничә тапкыр ташларга тырыштым – махсус дарулар эчтем. Ләкин ташлап булмый иде. Миндә бәйлелек булуын аңладым. Энә кадау ярдәм итте. Мин 15 ел тәмәке тарттым, шулкадәр вакыт инде тартмыйм. Институтта дүртенче курста укыганда ташладым. Минем әйләнә-тирәдәге кешеләр дә йогынты ясады – әни һәрвакыт тәмәке тарту модада түгел, зарарлы дип әйтте. Начар гадәтен ташлаган абый да үрнәк булды. Йөргән кызым миннән тәмәкедән соң тәмсез ис килә, дип әйтә иде. Ул да ярдәм итте. Тәмәке тарткан кешеләрдә була торган онкология авырулары турында да укыдым.
Әтидән үрнәк алдым – ул озак тарткан һәм ташлаган. Бүген актив рәвештә спорт белән шөгыльләнәм: 20-30 чакрым йөгерәм, футбол уйныйм, чаңгыда шуам, йөзәм. Атна саен чишмәгә чумам. Инде ике ел кебек үк тулысынча алкогольдән баш тарттым.
Тәмәке тартуга аз игътибар бирелә, чөнки тагын да кискенрәк проблемалар бар: наркотиклар, алкоголь. Чынлыкта – бу җитди бәйлелек. Һәм тәмәке тартуга каршы пропаганда алып барырга кирәк. Бу хакта уку йортларында мәгълүмат җиткерергә кирәк».
Тәмәке тарту – шулай ук бәйлелек
Клиник психолог Гөлназ Мансурова тәмәкегә бәйлелек балачакта да барлыкка килергә мөмкин, дип аңлатты.
«Кеше ләззәт эзләүгә биологик мотивацияләнгән. Гаиләдә сыйфатлы хис-кичерешләр җитмәү, кечкенәдән ата-аналар белән ышанычлы мөнәсәбәтләр булмау, аралашмау, якын кешенең баланы ахырга кадәр тыңламавы, әти, әни һәм балаларның үзара шатлыгы булмавы – баланың бу хисләрне мөстәкыйль эзләүгә китүенә китерә. Кагыйдә буларак, бу эзләнү начар гадәтләргә китерә, шуларның берсе тәмәке тарту, – дип сөйләде белгеч.
Әгәр якын кешенең тәмәке тартуга бәйлелеге бар икән, һичшиксез ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шуны истә тотарга кирәк, системалы ярдәм, шул исәптән психотерапевтик ярдәм кирәк. Тәмәке тарту сәламәтлеккә төзәтеп булмаслык зыян китерә – физик яктан гына түгел, психологик яктан да.
Росстат мәгълүматлары буенча, россиялеләрнең күп өлеше 20-24 яшьтә тарта башлый, ә 25-29 яшьтә гадәт формалаша. Яшьләрдә тәмәке тартуның популярлыгы үсешенә ярдәм итә торган төп фактор – электрон сигаретлар, вейплар, кальяннар. Алар яшьләргә юнәлдерелгән».
Законны катгыйландырырга тәкъдим иттеләр
Бәйлелектән котылган кешеләр проблеманы дәүләт дәрәҗәсендә хәл итәргә кирәк дип саный – кануннарга үзгәрешләр кертергә. «Общее дело» гомумроссия иҗтимагый оешмасы координаторы Илья Трубин активистлар арасында «гражданнарның сәламәтлеген әйләнә-тирәдәге тәмәке төтене йогынтысыннан, тәмәке яки никотинлы продукция куллану нәтиҗәләреннән саклау турында» Федераль законның 20 статьясына үзгәрешләр кертү турында проект белән чыгыш ясавын хәбәр итте.
Хәзер бу тәкъдим Хөкүмәттә карала.
«2027 елның 1 гыйнварыннан 2009 елның 31 декабреннән соң туган Россиянең барлык халкы өчен тәмәке, никотинлы продукция, кальян һәм башка тәмәке тарту җайланмаларын сатуны тыярга тәкъдим иттеләр. Бу тәмәке куллану белән бәйле авыру һәм үлем күрсәткечләрен мөмкин кадәр киметергә мөмкинлек бирәчәк, – дип аңлатты Илья Трубин. - Тәмәке һәм никотинлы әйберләр сату илгә икътисади зыян китерә. Бер яктан, Россия бюджетына 2023 елда кергән тәмәке акцизлары күләме 725 миллиард сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта, Сәламәтлек саклау министрлыгының Үзәк фәнни-тикшеренү институты исәпләүләре буенча, тәмәке кулланудан турыдан-туры булмаган икътисади югалтулар, тәмәке тартучыларга медицина ярдәме бәясен исәпкә алмыйча, елына 5,6 триллион сум тәшкил итә. Бу тәмәке сатудан дәүләтнең барлык керемнәренә караганда сигез тапкыр күбрәк. Турыдан-туры булмаган икътисади югалтуларга хезмәткә сәләтле россиялеләрнең вакытыннан алда үлүе, авырулар, инвалидлык керә».
Шулай ук ул бәйлелектән мөстәкыйль рәвештә котылай алмаучыларга «Илкүләм өстенлекләр» АНОга мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. Тәмәке тарту гадәтеннән сакланырга ярдәм итә торган «Давай бросать» проекты эшли башлады. Төркемнәр социаль челтәрләрдә – «ВКонтакте» һәм «Телеграм»да булдырылган. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының кайнар линиясе телефоны да эшли: 8-800-2000-200.
«Челнинские известия»да Ольга Степанова язмасы тәрҗемә ителде