Календарь

Октябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

03:00, 28.10.2024

«Коточкыч тавышлар ишетелә». Иртәнге янгында бала һәм хатын-кыз үлә, ике кеше имгәнә

«Коточкыч тавышлар ишетелә». Иртәнге янгында бала һәм хатын-кыз үлә, ике кеше имгәнә

Хабаровск өлкәсендә дачада хатын-кыз белән бала үлә, тагын 2 кеше – хастаханәдә, фаҗига вакытында коточкыч тавышлар ишетелә, дип яза «Комсомольская правда».

20 октябрдә 02.30 сәг тирәсендә Хабаровск өлкәсендәге «Восход» бакчачылык ширкәтендә яшәүчеләр янгын тавышына уяна. Бер йортта янгын чыга, һәм бала белән хатын-кыз һәлак була. Тагын 2 кеше имгәнә, аларны хастаханәгә озатканнар.

Тикшерү башланган. Белгечләр сүзләренчә, һәлак булган малайга 4 яшь кенә. 8 яшьлек малай белән бер хатын-кыз хастаханәдә ята. Янгын сәбәпләрен белгечләр ачыклый.

Үлгән хатын-кызга 38 яшь, хастаханәгә эләккән 52 яшьлек хатын-кыз – өй хуҗасы. Ул бер малайны алып уттан чыгарга өлгергән.

Янгынны күршеләр күреп алган, алар коткаручылар чакырган. Урынга янгын сүндерүчеләр килгәндә, өй инде ныклап яна, утны сүндергәндә, ул җимерелә. Янгынны 5 сәгать чамасы сүндерәләр. Ут 76 квадрат метр мәйданда була.

Якынча версия буенча, ут электр җиһазлары ватык булганга килеп чыгуы ихтимал. Хуҗалар өйне электр җылыткычлары белән җылыткан, диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 45

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.