Җырчы Рифат Зарипов Буа сатира театрының җитәкчесе Раил Садриевта кунакта булган.
«Раил абый бакчасында нәрсә генә үстермәгән. Менә хәзер кәбестә белән сыйлый безне. Рәхәтләнеп 3-4 сәгать сөйләшеп утырдык. Раил абый белән сөйләшкәннән соң, яшәргә көч арта, дәрт өстәлә, канатландыра ул. Аерым бер дөнья инде ул Раил абый», – дип сөйли Рифат Зарипов.
Раил Садриев бакчасында рәт-рәт тезелеп киткән кәбестәләрен күрсәтә. Менә яфраклары тишек, бу экологик чиста дигәнне, агу сибелмәгәнен аңлата. Җыенысы бер төрле, 10-12 кг алар», – дип сөйләнеп ике кәбестәне кисеп тә бирә ул.