Календарь

Октябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

20:23, 26.10.2024

Грузиядә парламентка сайлауның беренче нәтиҗәләре чыкты: илдә чуалышлар башлануы бар

Грузиядә парламентка сайлауның беренче нәтиҗәләре чыкты: илдә чуалышлар башлануы бар

Грузиядә парламентка сайлау узды. Хәзерге вакытта хакимияттә булган «Грузия хыялы» (Грузинская мечта) 40-56 процент тавыш җыйган. Өч экзит-пол – сайлаудан соң сораштыру нәтиҗәләре шундый, дип хәбәр итә «Новости — Грузия».

Хакимият яклы Imedi каналы хакимият партиясе 56,1% процент тавыш җыйган дип хәбәр итә. Оппозицион «Үзгәрешләр яклы коалиция» 12,6, «Грузияне коткару өчен бердәмле» 12, «Көчле Грузия» – 7 процент җыйган. Ә инде оппозицион Mtavari хакимият партиясенең 42% тавыш җыйганын әйтә – оппозицион дүрт партия бергә 48 процент җыйган дип бара. Тагын бер оппозицион канал – Formula хакимият партиясенең тагын да азрак – 40 процент тавыш җыйганын әйтә.

Сайлау вакытында шактый ыгы-зыгылар да булды. Телеграм-каналларда урналарга бюллетень ташлаган видеолар чыкты. Хакимият оппозицияне, оппозиция – хакимиятне гаепләде.

Ике якта җиңдем дип белдерде. «Грузия хыялы» рәисе Бидзина Иванишвили да, оппозициягә теләктәшлек күрсәткән президент Саломе Зурабишвили да җиңү турында игълан иттеләр. «Грузия хыялы» салютлар ата, дип хәбәр итә РБК.

Грузия өчен иң мөһим мәсьәлә – 2012 елдан бирле илдә идарә иткән «Грузия хыялы» хакимияттә каламы-юкмы. «Грузия хыялы»н Россия яклы сәясәт алып баруда гаеплиләр. Иванишвили, дөрестән дә, Европа илләре тарафдары түгел, Россия белән каршылыкка бармый. Оппозиция исә аны Россиягә «сатылуда», Мәскәү белән яшерен элемтәләр алып баруда гаепли. Иванишвили илнең элекке президенты Саакашвилины (ул хәзер төрмәдә утыра, аңа теләктәшлек итүчеләр – оппозиция ягында) 2008 елгы сугышны чыгаруда гаепләде.

Грузиянең премьер-министры Ираклий Кобахидзе әйтүенчә, бу гади сайлау гына түгел. «Бу сугыш һәм тынычлык, амораль пропаганда һәм традицион кыйммәтләр, үткән заман һәм якты киләчәк арасындагы референдум». Премьер-министр оппозицияне илне үткән заманда – сугыш вакытында калдырырга теләүдә гаепли.

Президент Саломе Зурабишвили хакимияткә 2018 елда килде. Соңгы елларда парламентта күпчелекне тәшкил иткән партия белән президент арасында мөнәсәбәтләр бик начарайды. Президент хәзер ачыктан-ачык оппозиция яклы.

Грузия — парламент республикасы. Ил өчен мөһим карарларны парламент һәм депутатлар сайлап куйган премьер-министр кабул итә, ә президентның вәкаләтләре шактый аз.

Сәясәтчеләр Грузиядәге бу сайлау нәтиҗәләре илнең киләчәген билгеләячәк дигән фикердә. РУДНның Филология факультеты укытучысы, сәясәтче Камран Гасанов фикеренчә, «Грузия хыялы» хакимияттә калса, илдә Көнбатыш тарафдарлары кысрыкланачак, чөнки илдә Россиядәге кебек үк, «чит ил агентлары» турында карар кабул ителде. Шулай ук Россия белән Грузия арасында мөнәсәбәтләр җайланачак. Ә инде оппозиция килгән очракта, ул Грузияне Европа берлегенә алып бару, Россия белән мөнәсәбәтләрне кискенләштерү ягын сайлаячак.

Кайбер сәясәтчеләр Грузиядә чуалышлар башланып китәргә дә мөмкин, дип фаразлый.

Оппозиция халыкны урамга алып чыгарга мөмкин, дигән премьер-министр Ираклий Кобахидзе. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Источник: Intertat
просмотров: 75

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.