Кеше, берәр җире сызласа да, кечкенә баласы туктамый еласа да – барысын күз тиюгә, күзсенүгә юрый. Хәзрәтләргә мөрәҗәгать итсәк, алар күз тию бар икәнен әйтә, аннан арыну өчен догалар укырга, өшкертергә кирәк, дип кисәтәләр.
Кайберәүләр күз тиюне тормыштагы гади туры килүләр белән бәйләп аңлата һәм аларга гомумән ышанмый.
- Фән күз тиюне кешенең психологик халәте белән аңлата. Мәсәлән, психотерапевт Александр Полищук үзенең чыгышларында «кешегә үзенең проблемаларының чын сәбәбен эзләүгә караганда, күз тиюгә ышану җиңелрәк, бу – безнең психика үзенчәлеге» дип аңлата. Ягъни, аның аңлатуы болайрак – әйтик, хатын-кыз янына дусты килә, аларның гаиләләренең ныклыгына соклана. Бераздан гаиләләрендә талаш башлана, бу хатын, билгеле, күз тиде дип аңлата. Психотерапевт әйтүенчә, дустының читләтеп әйткән сүзләре аның аңына керә, ул, үзе дә аңламастан, гаиләләрендә ниндидер кыек-мыек эзли башлый, ирен югалтудан курка, ышанычсызлык килеп чыга, һәм ул үзе дә сизмәстән, нәрсәдер эзләнә, иренең гамәлләрен анализлый башлый. Нәтиҗәдә, күз тию «эшли».
Күз тию бармы? Күз тиюгә бәйле кызыклы вакыйгалар еш очраштыргалый. Миңа да аларны ишетергә туры килде, сезгә дә сөйләп китәм.
Гәрәева Дилбәр, 26 яшь. Мин шәфкать туташы булып эшлим, практикамда нинди генә авырулар очраганы юк: табибларның сүзләре белән килешмәүчеләр, дәваланырга килеп тә, үзләре янына якын килергә дә ирек бирмәүчеләр... Араларында рәхмәт укып, изге теләкләр теләүчеләре дә, усал караш белән каршы алып озатучылар да шактый очрый. Без, медицина өлкәсендә эшләүчеләр, һәр пациентның савыгуы өчен көчебездән килгән кадәрен эшлибез, һәрберсенә тиешенчә игътибар бирергә, җылы сүз белән юатырга тырышабыз.
Бер вакыйганы сөйләп китәм. Табиб тарафыннан билгеләнгән уколларны ясау өчен палатага кердем, анда мине бик мөлаем, май кояшыдай балкып утырган апа каршы алды. Аны күргәч, бу апа сәламәт кешедән дә бәхетлерәк күренә, дип уйлап куйдым. Янына килдем дә, кан тамырына укол ясарга керештем. Беренче тапкырдан кан тамырына эләгеп, кирәкле препаратны керттем дә, чыгу ягына юнәлдем. Бу апа, елмаеп: « Кызым, эшегез бигрәк авыр инде. Менә хәтта кан тамырына эләгү дә кыен бит, ә сез беренче тапкырдан эләктегез», – диде, рәхмәтләр әйтте. Икенче көнне дә минем смена иде, эшкә килдем, тагын уколлар ясар вакыт җитте. Көн дәвамында кайсы авыру янына керсәм дә, кан тамырларына беренче тапкырдан эләгә алмыйм гына бит... Шунда теге мөлаем апаның сүзләре исемә төште, мөгаен, ул күз тидергәндер, күзе каты булгандыр, дип уйлап куйдым..
Шөкер, мондый очракның тагын булганы юк, булырга да язмасын.
Аноним. Мин – шәһәр кызы, тик авылны бик яратам һәм дәү әниемнәргә кунакка бик еш кайткалый идем. Шулай җәй авылда, әниемнең төп нигезендә, мәҗлес үткәрделәр. Барлык туганнар җыелдык. Кунаклар көтеп утырганда, күптән күрешмәгән апам килеп керде. «Сәлам!» – дип елмайдым, ул миңа сәер генә карап, «Исәнмесез», – диде. Соңгы күрешүдән соң тышкы кыяфәтем шактый үзгәрде, буйга җиткән кыз булдым, әзрәк түгәрәкләнеп тә киттем. Танымаган булып чыкты! Аннары кемлегемне әйткәч, гаҗәпләнеп карады да, минем шул ук вакытта күзем яшьләнә, шешә башлады… Ни булганын үзем дә аңламый калдым, күз тию диимме, яисә минем организмның берәр әйбергә реакциясе генә булганмы… Билгесез!
Шакирова Гөлүсә, 49 яшь. Миңа 18 яшь иде, таудан йөгереп менеп барам, каршыма бер апа очрады. Ул миңа: «Ай-яй, син сайгак (антилопа) кебек йөгерәсең!» – диде. Шуннан мин өйгә кайтып җиттем, көтү кайткан чак иде. Чиләк алып, «бисмилла»мны әйтеп, сыер савырга утыруым булды, беркайчан да типмәгән, бик акыллы сыерыбыз чиләгемне тибеп очырды, буйдан буйга аягымны тоягы белән кырды. Шуннан соң ычкынып ишегалдына чыгып китте һәм урамда яткан песи балаларына басып, аякларын сындырды. Теге тау башында очраган апа минем җитезлегемне күпсенгәндер, аның күзе каты булгандыр, дип уйладым. Чөнки ничә ел асраган, тыныч холыклы сыерның болай котыруы бик гаҗәп тоелды миңа.
Аноним. Туган нигеземә кунакка кайткач булган хәл бу. Бернинди буяу белән буялмаган сап-сары агач идәннәрне юып өйгә кердем. Өстәлгә пешергән пирогларымны чыгарып куйган идем, шуннан токмач кисә башладым. Шул вакытта өйгә үзбәк хатыннары керде дә: «Идәннәрегез дә сап-сары икән, тәмле пироглар да пешергәнсең! Әле, өстәвенә, токмачны да бигрәк нечкә кисәсең, уңган икәнсең», – дия башладылар. Әйтеп бетерүләре булды, токмач кискән вакытта бармагымны тирән итеп кистем, гөрләп кан ага башлады.
Аноним. Күрше авылда гына иремнең туганнан туган апасы яши. Кунакларга сирәк йөрешсәк тә, яхшы, җылы мөнәсәбәтләрдә булып, аралашып яшәдек. Икенче балам тугач, болар ире белән бәби хәле белергә безгә килделәр. Баланы 40 көн күрсәтергә дә ярамый бит әле, безнең якта моңа игътибар биреп тору юк инде, хастаханәдән кайтуга кунаклар килергә тотына иде, алар да шулай эшләде. Бу апаның «күзе каты» икәнен бик әйбәт белә идек, шуңа нәни кызыбызны күрсәтәсе дә килми иде. Тик бик сорагач, күрсәтми калдыра кала алмый идек. Карап кына чыгуга, кызыбыз үкереп елый башлый иде…
«Барысын да күз тиюгә сылтаган идем...»
Аноним. 2005 елда икенче балабыз – бик матур, зур коңгырт күзле, алма битле кызыбыз туды. Бала тудыру йортындагы шәфкать туташлары да кызымны күргәч сокланалар, кулларына алып яраталар иде. Бала туганнан соң 5 көннән хастаханәдән чыгардылар. Барысы да әйбәт иде, балабыз өйне тагын да ямьләндереп җибәрде. Тик өйгә кайтып берничә көн торгач, кызыбыз бик каты авырый башлады, тән температурасы 40ка җитте. Мин моны шәфкать туташларының күзе тигәндер дип уйладым, эчтән аларны сүгеп йөри башладым. Район хастаханәсенә алып бардык, анда табиблар тикшерде, зур-зур шприцлар белән уколлар кададылар, тик баланың температурасы бары төшмәде. Шуннан соң табиблар ашыгыч ярдәм машинасы белән Казанга җибәрделәр. Анда авыруның сәбәбе ачыкланды – бала тугач, кендеген кискәндә табиблар инфекция җибәргән булып чыкты, 1 ай хастаханәдә ятып дәваландык. Ә мин барысын да күз тиюгә сылтаган идем...
Күз тиюгә каршы халыкта нинди чаралар кулланыла?
Яңа туган бәбиләргә бик еш күз тия. Берәр җире авыртып еласа да, ата-аналары «Күзсенгән бу!» дияләр дә аннан арыну өчен төрле чаралар куллана башлыйлар. Алар арасында иң киң таралганнары:
- баланың маңгаена корым яисә иннек белән төртке кую. Бу – балага карауга беренчел игътибарны җәлеп итү өчен эшләнә;
- баланың баш киеменә кечкенә генә миләш ботагы тегеп кую, максаты – югарыдагы кебек үк;
- 40 көн үтмичә, бәбине кешегә күрсәтмәү, үсә төшкәч тә кеше күп йөри торган җирләргә алып бармау, чөнки кеше белән соклану, мактау нәтиҗәсендә күз тидерү очраклары бихисап. Моны булдырмау өчен «сөбханалла», «машалла» сүзләрен әйтергә онытмаска кирәк. Шулай ук көнчелек тә күз тиюгә китерә, беркайчан да кешедән күпсенергә, көнләшергә ярамый;
- баланың беләзегенә кызыл җеп тагу;
- баланың башлыгы эченә, яисә күпчеге астына бөти (дога язылган кәгазь кисәге) кую. Кайберәүләр әлеге бөтине баланың муенына да асалар;
- киң таралган чара: баланың киеменә «күз»ле булавкалар, брошкалар эләктерү. Ислам дине буенча әлеге әйберләрнең күз тиюдән саклау сәләтенә ышану – гөнаһ;
- шулай да, иң киң кулланыла торган чара булып, баланы догалар укып үзең өшкерү яисә мәчеткә барып, хәзрәтләргә өшкертү тора.
Күз тиюдән саклану өчен түбәндәге догаларны укырга киңәш ителә:
• Аят әл-Күрси.
Әгүүзү-билләәһи-минәш-шәйтаанир-раҗииим Бисмил-ляяһи-рраһмаани-ррахиим. Аллааһу ләә иләәһә илләәһүү әлхәййүл кайюум, ләә та — хузухүү синәтүү-үә ләә нәүүүм, ләһүү мәә фис-сәмәәүәәти үә мәә фил-ард, мәң зәл-ләзии йәшфәгу гиңдәһүү илләә би изниһ, йәгләмү мәә бәйнә әйдииһим үә мәә хальфәһүм үә ләә йүхиитуунә би шәйим-мин гильмиһии илләә би мәә шәә‘а, үәсига күрсийюһу ссәмәәвати үәль-ард, үә ләә яудуху хифзухума үә һүвәль- галийюль-газыыыйм
Мәгънәсе: «Һәрбер күркәм сыйфатны җыйган Зат, гыйбадәт кылына торган һичбер хаклы зат юк, мәгәр һәрбер күркәм сыйфатны җыйган Аллаһы Тәгалә генә. Ул Аллаһ терек, һаман халык белән идарә итеп торучы. Ул Аллаһы Тәгаләне ару һәм йокы тотмас, ягъни Аллаһы Тәгаләдә йоклау һәм ару сыйфатлары юк. Күкләрдә һәм җирдә булган нәрсәләр Аллаһы Тәгаләнеке. Аллаһы Тәгалә каршында шәфәгать кылучы кем бар, ягъни һичкем шәфәгать кыла алмас, мәгәр Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте белән генә шәфәгать кылыр. Аллаһы Тәгалә кешеләрнең алларында һәм артларында булган нәрсәләрне белер. Бәндәләр Аллаһы Тәгалә белгән нәрсәдән һичнәрсәне камил белмәсләр, мәгәр Аллаһы Тәгалә белдерергә теләгән нәрсәне генә белерләр. Аллаһы Тәгаләнең көрсисе күкләрне һәм җирне сыйдырды. Дәхи Аллаһы Тәгаләгә күкләрне һәм җирне саклау авыр булмас. Аллаһы Тәгалә шәрикләрдән (иптәш) пакь булучы».
( «Һәфтияк Шәриф» китабыннан алынды).
• Ихлас, Фәләк, Нәс сүрәләрен уку. Һәр көнне йоклар алдыннан Пәйгамбәребез (с.г.в.) уч төбенә өргән һәм Коръәннең соңгы өч сүрәсен – «Әл-Ихлас», «Әл-Фәләк» һәм «Ән-Нәс» сүрәләрен укыган. Шуннан соң учлары белән өч тапкыр баштан башлап бөтен гәүдәсен сыпыра торган була. Болай эшләгән кешенең иртәнгә кадәр бөтен начарлыклардан имин булуы хакында хәдистә искәртелә. Моннан тыш, бу сүрәләр балаларны яман күзләрдән саклау өчен дә укыла.
Әл-Ихлас
Бисмил-ләәһи-ррахмәәни-ррахиим. Куль һува ллааху әхәде. Аллааһу ссомаде. Ләм ялиде үә ләм йүуләде. Үә ләм йакул-ләхүү куфуван әхәде
«Әйт син, әй Мәхәммәд галәйһиссәләм: «Ул Аллаһ – һич тиңдәше һәм охшашы булмаган ялгыз бер генә Аллаһ. Һичнәрсәгә, һичбер мәхлукка ихтыяҗы юк, бәлки һәр мәхлукның хаҗәтен үтәүче Аллаһ. Ул һичкемне тудырмады һәм һичкемнән тудырылмады. Һәм Аңа һичбер зат тиң булмады».
( «Һәфтияк Шәриф» китабыннан алынды).
Әл-Фәләк
Бисми-лләәhи-ррахмәәни-ррахииим. Куль-әгүүзу-бираббиль-фәләк̣ы. Миң-шәрри-мәә-халәк̣ы. Үә-миң-шәрри-г̣аасик̣ыйн-изәә-үәк̣абе. Үә-миң-шәррин-нәффәәсәәти филь-гүк̣аде. Үә-миң-шәрри-х̣әәсидин-изә-х̣әсәде.
«Әйт син, әй Мөхәммәд галәйһиссәләм: «Мин сыгынамын таңны тудыручы Раббыма, Аның күренеп һәм күренмичә килә торган һәртөрле зарарларыннан. Бар кылынган, яратылган һәм мәхлүкның нинди булса да зарарыннан. Һәм караңгы төннең зарарыннан сыгынамын, һәркайчан караңгылыгы белән җир өстен капласа. Дәхи сихер төеннәренә өрүче сихерче хатыннар явызлыгыннан, зарарыннан сыгынам. Һәм көнче дошманның явызлыкларыннан, зарарларыннан сыгынам, һәркайчан ул көнчелек ачуы белән зарар тидерергә теләсә».
( «Һәфтияк Шәриф» китабыннан алынды).
Ән-Нәс
Бисми-лләәhи-ррахмәәни-ррахииим. Куль-әгүүзү-бираббин-нәәәс. Мәликин-нәәәс. Иләәhин-нәәәс. Миң-шәррил-үәсүәәсиль-ханнәәәс. Әлләзии-йүүәсвисү-фии-с̣удуурин-нәәәс. Минәл-җин-нәти-үән-нәәәс.
«Әйт син, әй Мөхәммәд галәйһиссәләм: «Адәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга сыгынамын. Адәмнәрнең патшасы булган Аллаһыга сыгынамын. Адәмнәрнең гыйбадәт кыла торган Илаһы булган Аллаһыга сыгынамын. Чигенә-чигенә саваплы эштән тыеп, гөнаһлы эшкә өндәп, вәсвәсә кылучы затларның зарарыннан. Ул ханнәс адәмнәрнең күңеленә явызлыкны сала. Ул ханнәс җеннәрдән дә һәм адәмнәрдән дә була».
( «Һәфтияк Шәриф» китабыннан алынды).