Табиб-невролог Разият Чупанова сүзләренчә, баш әйләнү – нерв ялкынсыну яки йөрәк патологиясе билгесе булырга мөмкин. Бу турыда «Известия» яза.
Баш әйләнү бөтен кешедә була, хатын-кызларда 2-3 тапкыр ешрак, яшь арту белән ул күбрәк тарала. Системалы тип булган очракта әйләнә-тирдә предметлар хәрәкәт итү иллюзиясе була – карусельдә әйләнгәннән соң булган кебек. Системалы булмаган тип очрагында кеше аңын югалтуга якынлаша, селкенә һәм тотрыклы тора алмый.
«Баш әйләнүнең иң еш сәбәбе – тигезлек органы патологиясе, мәсәлән, вестибуляр нейронит – нерв ялкынсыну; Меньера авыруы – эчке колак авырту; баш торышын үзгәрткәндә барлыкка килә торган баш әйләнү һәм мигрень. Барлык бу халәтләр системалы баш әйләнү халәте белән бәйле», – ди табиб.
Аның сүзләренчә, системалы булмаган баш әйләнү сәбәбе йөрәк-кан тамырлары системасы һәм эндокрин система патологияләре була. Алар арасында йөрәк ритмы бозылу, гипотиреоз, вертикаль торышка күчү белән бәйле ортостатик гипотензия, борчылу, кайсыбер даруларны эчкәч килеп чыга торган өстәмә билгеләр, ди табиб.
«Пациентларның күбесе бу халәт спонтан барлыкка килүдән курка, ләкин көзән җыеру, аяк-куллар хәлсезләнү, сөйләм бозылу, йөз мускуллары ассиметриясе, күз алдында әйберләр ике булып күренү кебек башка неврологик тайпылышлар булмаганда, баш әйләнү сирәк очракта гына кеше тормышына яный торган халәт, мәсәлән инсульт, билгесе була», – ди ул.
Табиб һәр очракта аерым дәвалау ысулы билгели, диелә хәбәрдә.